Татарстанда 15 табиб мобилизациягә эләккән. Бу хакта бүген республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.
"Аларның бер өлеше алгы сафта эшли. Икенече өлеше – һоспитальләрдә. Даими элемтәдә торабыз", диде ул.
Садыйков ихтыяри булып сугышка китүчеләр күбрәк булуын әйтте, ләкин төгәл санын китерә алмады. Моңа кадәр Русия басып алган Украинаның Луһански өлкәсенә Татарстан 18 педиатрны озаткан булган. Алар балаларга диспансеризация үткәргән.
Шул ук вакытта табибларның Украинадагы сугыш җибәрелүенә карастан, министр кадрларга кытлык булмавын әйтте.
Моңа кадәр Татарстанда 2,1 мең табиб җитмәве әйтелде. Моңа өстәп, икътисади кыенлыклар сәбәпле Казанда сырхауханә төзүне кичектергәннәр иде.
Мобилизация дулкынына эләккән Татарстан һәм Башкортстандагы табибларның ничек сайлануы җәмәгатьчелектә зур сорау тудырды. План тутыру өчен "бронь"лы хезмәткәрләрнең чакыртылуы, халыкта ихтыяҗ булган аерым профильле белгечләрнең дә гаскәркә алынуы, алтмышны ваклаган кешеләрнең дә исемлеккә керү очраклары булды. Азатлык сугышка алынган табибларның якыннары белән сөйләшкән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!