Accessibility links

FT: Русиянең дистәләгән нефть ташучы көймәсе Кара диңгездән чыга алмый


Босфор бугазы

Төркия хакимиятләре алардан йөкләренең иминиятләштерелгән булуына өстәмә дәлилләр сорый.

Русия портларыннан нефть төяп юлга чыккан ике дистәгә якын танкер Төркия суларында кала бирә, алар Босфор һәм Дарданел бугазлары аша үтү өчен Төркия хакимиятләренең рөхсәт бирүен көтә, дип хәбәр итә Financial Times нефть индустриясендәге чыганакларына таянып.

Кичә, 5 декабрьдә бер мичкәсе 60 доллардан артыгракка сатылган Русия нефтен ташуны иминиятләштерү һәм хезмәт күрсәтү тыелды, бу чикләүне АКШ, Европа берлеге һәм Зур җиделек илләре кертте. Шуңа Төркия нефть ташучылардан йөкләре иминиятләштергән булуга өстәмә дәлилләр таләп итә.

Нәтиҗәдә, әлегә кимендә 19 танкер Кара диңгездән чыга алмый диелә. Медиа мәгълүматынча, аларның беренчесе 29 ноябрьдән бирле рөхсәт көтә.

Төркия, әйтик, йөк көймәләре бәрелешсә, бугазларга нефть акса, мондый һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерү чыгымнарын көймә хуҗалары каплый алачагына инанырга тели, дип сөйли Financial Times әңгәмәдәшләре. Танкерларны үткәреп җибәрүдә тоткарлыклар Төркия хакимиятләрнең элеккегә караганда күбрәк документ таләп итүе белән бәйле диелә.

Әнкараның бу гамәлләре Русия нефтен сатучыларга гына проблем ясамый. Бу танкерлардагы нефтьнең күпчелек өлеше – Казакъстан экспорты. Ул нефть уздыргычлар аша Кара диңгездәге Русия портларына китерелә.

  • Элегрәк Financial Times Русия чикләүләр булачагын күз уңында тотып, "танкерлардан соры флот" булдырган, аңа йөзләп йөк көймәсе кергән дип язган иде. Бу танкерларны яки Русия ширкәтләре иминиятләштерәчәк, яки алар йөкне иминиятләштерми генә нефть ташырга тырышачак, дип язды басма.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG