Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан шиханнары ЮНЕСКОга керү ихтималы булган исемлеккә теркәлгән


Торатау
Торатау

Бу дөнья дәрәҗәсендә дан казану һәм көчле икътисади этәргеч булачак диелә.

Башкортстандагы Торатау, Йөрәктау һәм Куштау ЮНЕСКОга керү ихтималы булган исемлеккә кергән. Бу хакта Башкортстан башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"ЮНЕСКО, БМОның абруйлы оешмаларының берсе, шиханнарның уникальлеген, дөньякүләм кыйммәтен һәм әһәмиятен таный. Дөнья мирасы исемлегенә кертелү – ул шиханнарны гына саклау түгел. Бу дөнья дәрәҗәсендә дан казану һәм көчле икътисади этәргеч", диелә хәбәрдә.

2020 елның августында Башкортстанда Куштауны яклаучылар белән хакимият көчләре арасында бәрелешләр булды. Сирәк күренешләрнең берсе буларак, активистлар җиңә алды, Куштауны саклап калды. Каршылык югары ноктага җиткәч, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халык янына килергә мәҗбүр булды. Соңрак - сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде. "Башкорт сода ширкәте" акционерлык җәмгыятенең хиссәләре Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгы карамагына күчте. Соңрак активистларны куып тараттылар.

2019 елда Янгантау геопаркы ЮНЕСКО челтәренә кергән иде. 2021 елда "Торатау" геопаркы ЮНЕСКОга керүе ихтимал булган 16 намзәтнең берсе дип табылды.

Башкортстан шиханнары
Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG