Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш прокуратурасы Русия хәрбиләренең украиннарны көчләве белән бәйле 154 очрак теркәгән


Җенси җинаятьләрне Украинаның басып алынган җирләрендә кылганнар диелә. Әйтик тикшерүчеләр ачыклавынча, Русия гаскәрләре Херсонда дүрт ай дәвамында биредә яшәүче хатын-кызны көчләгән.

Русия Украинага бәреп кергәннән бирле илнең баш прокуратурасы хезмәткәрләре Русия хәрбиләренең украиннарны көчләве белән бәйле 154 очракны ачыклаган. Бу хакта Украина баш прокуроры офисының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Җенси җинаятьләрне Украинаның басып алынган җирләрендә кылганнар диелә.

Әйтик, тикшерүчеләр ачыклавынча, Русия гаскәрләре Херсонда дүрт ай дәвамында биредә яшәүче хатын-кызны көчләгән. Херсонның тагын бер хатын-кызын исә марттан башлап даими рәвештә анадан тума чишендергәннәр һәм җәфалаганнар, аерым алганда кайнар су белән коендырганнар диелә.

Прокурорлар Донбасста сугышучы яки Украина кораллы көчләрендә хезмәт итүче украин хәрбиләренең хатыннарын җәфалау очракларын да теркәгән.

Русия хәрбиләре украиннарны җенес әгъзаларына ток суктырып та җәфалаган, тикшерүчеләр шундый 30 очракны ачыклавын әйтә. Прокурорлар оккупациядәге җирләрдә русияләрнең украин ирләрен ток белән җәфалауларының 100дән артык очрагын ачыклавын белдерә.

Сугыш барган шартларда Азатлык Украина биргән бу мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 10 ай дәвам итә.
  • БМОның Украина буенча тикшерү комиссиясе рәисе Эрик Мёсе Русия хәрбиләре кылган сугыш җинаятьләренә дәлилләр күп җыелды дип белдерде. Мондый теркәлгән җинаятьләр арасында җәзалап үтерү, җәфалаулар, җенси көчләүләр һәм балаларга каршы җинаятьләр, торак пунктларны көчле һөҗүмнәргә тотулар бар.
  • Май уртасында украин хатын-кызларын көчләүдә Татарстаннан хәрби - 21 яшьлек Булат Фассахов та катнашуы әйтелде. "Ул бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, бу солдат шул кызны көчләгән", диелгән иде Украина иминлек хезмәте хәбәрендә.
  • 30 майда Украина баш прокуроры офисы Русия хәрбиләренең хатын-кызларны көчләве турындагы беренче эшне мәхкәмәгә тапшырды. "Ирне үтереп, аның никахсыз яшәгән хатынын көчләгән өчен Русия кораллы көчләренең 90нчы гвардия танк Витебски-Новгород дивизиясенең 239нчы полкы хәрби хезмәткәре Михаил Романовны хөкем итәчәкләр ", дип белдерде Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова.
  • Ноябрьдә 90нчы танк дивизиясенең 6нчы танк полкы хәрбиләре Ринат Хәкимҗанов һәм Арслан Салиховның Украинада йөкле хатын-кызны көчләүдә, кешеләрне талау һәм җәфалауда шикләнелүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG