Accessibility links

Кайнар хәбәр

ASTRA: Русиянең Кырымнан булган күзләү батальоны Украинага каршы сугышудан баш тарткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Югалтулар күп булганга баш тарттылар. Аларның үләсе килми", дип сөйләгән баш тартучыларның берсенең туганы.

Русиянең аннексияләнгән Кырымнан булган күзләү батальоны Украинага каршы сугышудан баш тарткан, дип хәбәр итә үзен "Русиянең эзәрлекләүгә яки цензурага дучар ителгән бәйсез журналистлары проекты" дип атаучы ASTRA Telegram-каналы.

Проект журналистларына бу хакта Русия хәрбиләренең туганнары сөйләгән. Алар сугышудан баш тартканнарның хәрби җитәкчесенә кырыс шелтә белдерелүе турындагы боерыкны да тапшырган.

ASTRA мәгълүматынча, Русиянең Кара диңгез флотындагы күзләү бригадасының 127нче батальоны турында сүз бара.

"Югалтулар күп булганга баш тарттылар. Аларның үләсе килми", дип сөйләгән баш тартучыларның берсенең туганы.

Сугыш барган шартларда Азатлык әлеге мәгълүматны тиз арада бәйсез тикшерә алмый.

  • Күптән түгел әзерлексез сугышта катнашудан баш тартуы өчен Брянски өлкәсеннән 25 яшьлек Мартыновны фетнәчел Луһански һәм Донецкидагы өч идән асты аша уздырулары билгеле булды.
  • Аннексияләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләрендә сугышудан баш тарткан Русия хәрбиләре тотыла торган 12 урын бар, дип яза Astra. Русия президенты Владимир Путин исә мондый урыннар юк диде.
  • Әмма сугышудан баш тартучыларны ябып тотулары беренче тапкыр гына хәбәр ителми. Күптән түгел Приморьедан мобилизацияләнгән ир - Михаил Носов та тикшерү комитетына шуңа охшаш гариза язган иде.
  • Сентябрь азагында социаль челтәрләрдә Шәйморатов батальонына кергән ир-атларның бер өлеше Украина белән сугышудан баш тарткан һәм үзләрен өйгә кайтарып җибәрүләрен таләп итә, дигән хәбәрләр тарала башлаган иде.
  • Берничә көннән Интернетта яңа видео чыкты: ул видеода, янәсе, Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атлар. Аларны билгесез җирдә ниндидер бүлмәдә тоталар, һәм, янәсе, беренче видеоролик чыкканнан соң, аларга "су һәм ризык бирмибез, бәдрәфкә сирәк чыгарырбыз" дип яный башлаганнар икән.
  • Соңрак Азатлык бу видеоны төшергән ир белән сөйләште. Аның сүзләренчә, аларны Украинаның Херсон өлкәсе Яңа Каховка шәһәрендә тотканнар. Ир сугыштан баш тартучыларны ничек эзәрлекләүләре, нинди шартларда тотулары, хәрби җитәкчеләренең коточкыч мөгамәләсе турында сөйләде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG