Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Һадиуллин: "Укучыларның татарча белмәвендә методика түгел, мохит гаепле"


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Министр татар телен белмәгән аудиторияне хөрмәт итәргә, аларны тәрҗемә итү әсбаплары белән тәэмин итәргә кирәк диде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәп укучыларының татар телен белмәвендә мохит гаепле дип белдерде. Бу хакта ул "Татарстан 24" телеканалына биргән интвервьюсында сөйләде.

Аның сүзләренчә, татар телен өйрәнү методикасы үзгәреп тора. Шул ук вакытта "тәнкыйть итүчеләр дулкыны" да кимеми.

"Беренчедән, без коммуникатив технологияләргә күчәргә тиеш идек. Төрле дәреслекләр бар. Шулай да мин дәреслекләр генә гаепле дип әйтә алмыйм. Монда мохит гаепле, чөнки телгә ихтыяҗ булырга тиеш. Безгә бу телдә барлык урында да сөйләшергә кирәк. Ихтыяҗ булганда гына ул сөйләм теленә әйләнә. Билгеле, төрле аудитория бар. Кемдер татар телен белмәскә мөмкин. Без бу аудиторияне дә хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр без татар телендә сөйләшәбез икән, әлеге аудиторияне тәрҗемә әсбаплары белән тәэмин итәргә кирәк. Бу да проблем булып тора", диде ул.

Һадиуллин татар теле кешегә үзен чын татар итеп хис итәр өчен кирәк ди. Шул ук вакытта авылларда да телнең кими баруын әйтә.

"Хәзер шәһәр яшьләрендә генә түгел, авылда да татар телен өйрәнү ихтыяҗы бар. Интернет, телевидение, радио – барысы да урыс телендә сөйли. Балалар моңа тиз арада ияләшә", диде ул.

Министр бу уку елыннан татар теле дәүләт теле буларак укытыла башлавына тукталды. Бу фәнне нигездә татар милләтеннән булмаган балалар укый ди ул.

"Әгәр бала татар милләтеннән түгел һәм татар телен өйрәнергә тели икән, дәүләт теле буларак гариза язып укый ала. Монда теләк белдерүчеләр күп. Искәртеп әйтәсем килә, беркем дә беркемне мәҗбүриләп укытмый", диде ул.

  • Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту кыенлаша баша. Бу уку елыннан гамәлгә кергән яңа федераль стандартлар туган тел дәресләрен ике тапкырга киметүне күзаллый. Татар җәмәгатьчелеге август азагыннан бирле Русия мәгариф министрлыгы белән хат алышып, туган тел сәгатьләрен саклап калу өчен көрәшә.
  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчентавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.
  • Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
  • Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG