Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ни генә булса да Украинада калам". Запорожье татарының 2022 елы


Запорожье өлкәсе Вильнянски шәһәрендә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән хастаханә, 2022 елның 23 ноябре

Украина татары 64 яшьлек Рамил әфәнде Русия хәрбиләре басып кергәч, илен якларга, сугышта катнашырга теләк белдереп гариза язган, әмма өлкән булу сәбәпле аны алмаганнар. Бүген ул Запорожьеда кешеләргә ярдәм итә. Украинадагы балалары, оныклары өчен борчыла. 

Рамил әфәнде (исеме үзгәртелде) тумышы белән Донбасстан. Әнисе Мордовия якларыннан, әтисе Донецкида туган. Ул бүгенге көндә Украинаның Запорожье шәһәрендә берүзе яшәп ята. Билгеле булганча, Русия Запорожье өлкәсенең бер өлешен басып алды, Рамил әфәнде яшәгән кала украиннар контролендә.

Русия Украинага басып кергәнче, Рамил әфәнде дә тыныч тормыш белән яшәгән. Улы гаиләсе белән Казанда гомер итә, бер кызы гаиләсе белән Львовта яши, тагын бер кызы Киевта институтта укый. Хатыны сугыш башланыр алдыннан гына Төркиягә киткән, Русия басып кергәч Украинага кайтуны кичектереп торырга булган.

"Аның бөерләре авырта, Украинада кыш көне салкында кыен булыр дип уйлаштык, шуңа башта Төркиядә яшәде, хәзер инде Русиядә. Анда туганнары да бар, малай да шунда. Дөресрәге, малай дөнья буйлап йөри. Ул IT өлкәсендә эшли. Дингә кереп китте, шәригатьчә яши. Элекке хатыны да исламда иде, аннары ничектер диннән читләште. Уртак балалары бар. Алар Киевта яши. Улым балаларына ярдәм итеп тора. Хәзерге хатыны белән Казан янында йорт салдылар. Мин дә ярдәм иттем, өч ел дәвамында Казанда яшәдем. Ләкин андагы киленнең әти-әниләре белән уртак тел таба алмадым, алар берничә тапкыр хаҗда да булганнар.

Украинадагы татарлар башка төрлерәк, алар ошамаганны турысын бәреп әйтә, шуңа бездә Майданнар уза да инде. Казандагы татарлар башка. Аннары мондагы татарлар сакланып калырга тырышу сәбәплеме, бер-берсенә карата ярдәмчел, мәрхәмәтле, традицияләрне саклыйлар. Татарстанда андый әйберне сизмәдем. Татар телен начар беләм, анда өйрәнеп тә карадым, әмма булдыра алмадым. Өч елдан соң кире Украинага кайттым", дип искә ала Рамил әфәнде.

Русиянең Украинага басып керүе билгеле булгач ук ул төпчек кызы һәм улының беренче хатыны белән оныклары яшәгән Киевка чыгып киткән.

"Улым, әти үзләрен генә калдырмыйк, диде. Оныкларны бик яратам, элекке килен белән дә гел аралашып торабыз. Төпчек кызыма 21 яшь, ул институтта белем ала.

Киевка килгәч үк тероборонага язылырга дип штабка бардым. Ялгышмасам, бу 25 февраль иде, инде караңгы төшеп килгәнгә, "корал алуга гариза языгыз" да иртәгә иртән килерсез диделәр. Бу Шевченковский район штабы иде. Иске генә бина, хәтта ут та юк. Ярый, гариза яздым да кайтып киттем.

Икенче көнне килсәм, анда чиратның очы-кырые күренми. Бер меңнән артык кеше булгандыр. Барысы да сугышта катнашырга теләп килгәннәр. Минем алдагы көнне язган гаризаны таба алмадылар. Шуннан "соңгы взводны җыябыз, башкалар әлегә кирәкми", диделәр. Мин инде эләкми калдым.

Электр белгечелегенә укыган идем, инструментларны алып килдем. Һичьюгы штабка ут кертим дип сорадым. Анда бөтен электр чыбыклар өзелгән иде. Шунда эшләп ятканда: "Русия хәрбиләре колонна белән Киевка кереп баралар" дигән хәбәр килде. Йөрәкләр "жу" итеп китте. Бу куркудан да түгел, мин офицер. Әмма туган якка басып керүләре, чарасызлык, Киевтагы кызым, оныкларым өчен борчылу иде. "Менә бит ул сугыш, инде минем янымда" дип уйлап куйдым.

Русия хәрбиләре Киевтан киткәнче ай ярым анда булдым. Аннары инде уртанчы кызым яшәгән Львов шәһәренә киттем. Анда да ике онык бар. Алар 2014 елны Луһанскидагы Стаханов (украинча Кадиевка - ред.) шәһәренә күченделәр. Ишекләр ябылганчы чыгып кала алдылар. Львов шәһәрендә аларга бик ошый. Оныклар гына кызганыч. Һава кисәтүе булганда махсус урыннарга яшеренәләр, шулай йөгереп йөриләр.

Апрель тирәсендә мин кире Запорожьега кайттым. Өйдә ялгызым гына утырасым килмәде. Җәйне сугышка киткән бер танышымның дачасында эшләп уздырдым. Хатынының дачага барырга вакыты булмады. Ә мин җир эшен бик яратам. Туган ягым Луһански өлкәсе Алчевски шәһәрендә дә гел дачада җирдә казына идем.

Шулай итеп көзгә кадәр бакчада булдым. Дачадан сугыш сызыгына бары 20 чакрым гына иде. Артиллерия тавышы гел ишетелеп торды. Баш өстеннән очкычлар очып йөрде", ди Рамил әфәнде.

Русия хәрбиләре Запорожьега килгәч, сугышта катнашырга теләп хәрби комиссариатка да барган, "мондый өлкән яшьтәгеләрне алмыйбыз" дип кайтарып җибәргәннәр.

"Сугыш булачагы инде февральгә кадәр үк билгеле иде бит. Шуңа военкоматка барып, "мине язып куегыз" дип сораган идем. Ул вакытта да баш тарттылар. Мин офицер. Хәрбигә укыдым. 1980нче елларда уку йортын тәмамлагач, Запорожьега җибәрделәр. Биш ел хәрби булдым. Аннары 1987 елда СССРда армияне кыскарттылар, шул вакытта киттем. Шуннан бирле инде Запорожьеда яшибез. Бөтен туганнарым Донбасста. Алар белән уртак тел табуы авыр. Русия пропагандасы баш миләрен юган. 2014 елдан бирле тарткалашам. "Ни өчен анда пенсия күп түлиләр дә, Украинада аз" диләр. Русия Донецкины басып алыр да, аларга уч тутырып пенсия түли башларлар, балда-майда яшәрләр дип уйладылар. "Русиягә Донецки халкы кирәкми, Путинга җирләр генә кирәк" дип аңлатырга тырышам да бит, тыңламыйлар. Пропаганда. Көн саен колагыңа берүк әйберне тукып торсалар шул була инде. Хәзер хатынымның да Русиядә яшәп фикере үзгәреп кайтмасын дип борчылам. "Кара аны, өйгә кертмим дип шаяртам", ди Рамил әфәнде.

Бүгенге көндә ул урын өстендәге 81 яшьлек украин карчыгын карый.
"Ул инде бу атыш тавышларыннан куркып, җүләргә әйләнә язды. Карчыкның кызына Болгарстанда эш тәкъдим иттеләр дә, мин "бар" дидем. Әбине килеп юындырып китәләр, калган вакытта мин карыйм.

Хатын юк бит, ашарга да пешерергә өйрәндем, хәтта бәлешләр дә салам. Пенсиям җитә. Шул акчага Киевтагы төпчек кызымны да укытам.

Русия хәрбиләре инфраструктурага даими һөҗүм итәләр, шуңа электр җитми. Утны алты сәгатькә бирәләр дә сүндерәләр. Шәһәрләрдә караңгы, подъездларда ут юк, фонарь белән йөрибез. Элек шәмнәр белән яктырта идем, хәзер аккумулятор кулланам.

Әлбәттә, ут булмаганда банклар да эшләми. Кибетләр дә эшләми иде, хәзер алар генераторлар куйды. Электр транспорт йөреше кимеде.

Халык та бар нәрсәгә дә ияләшә. Шәһәрдә качаклар бик күбәйде. Сугыш булган өлкәләрдән киләләр. Фатир яллап торалар. Дәүләт һуманитар ярдәм бирә. Бик кызганыч хәл. Гомер буе эшләп җыйган малларын югалткан кешеләр.

Аларның кайберләренең өйләрендә хәрбиләр яши. Бер ир кешегә: "Сугыштан соң кайтып йортыңны яңадан төзекләндерерсең" дигән идем. "Юк, икенче йорт төзергә инде хәлемнән килми" диде.

Шулай бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Мин дә беркайда да күченергә, китәргә теләмим. Ни генә булса да Украинада калам. Хәлемнән килгәнчә кешеләргә булышам.

Көнбатыш яхшы корал биреп, украиннар Русия хәрбиләрен чигенергә мәҗбүр итәрләр дип өметләнәбез. Русия Украина халкы куркыр, бирелер дип өметләнде. Юк, курыкмыйбыз", ди Рамил әфәнде.

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG