Accessibility links

Кайнар хәбәр

Запорожье татары Рәхимә Әхмәрова сугыштан качып Словакиягә киткән


Рәхимә Әхмәрова (сулдан икенче) милләтара очрашуда катнашучылар белән
Рәхимә Әхмәрова (сулдан икенче) милләтара очрашуда катнашучылар белән

Запорожьедагы "Алтын ай" татар үзәге җитәкчесе Рәхимә Әхмәрова март аенда Азатлыкка әңгәмәдә Украинадагы сугыш шартларында ничек яшәве турында сөйләгән иде. Күптән түгел ул Словакиягә китеп шунда сыену тапкан. Аның белән башка илгә китеп урнашу мәшәкатьләре турында сөйләштек.

Русиянең ракет һөҗүмнәре аркасында Запорожьедан чыгып китәргә мәҗбүр булган качаклар саны арта башлаганнан соң, Рәхимә апа да апрель аенда улы янына Словакиягә юл тоткан. Аның белән элемтәгә кергәндә "килгәнемә берничә көн генә булды, инде әзрәк үземә килеп ятам", диде.

Ул Азатлыкка Запорожьедан Словакиягә барганда юл мәшәкатьләре, башка илдә урнашу, яшәү шартлары турында сөйләде.

— Словакиядә минем улым яши, сугыш башланганнан бирле ул мине гел үз янына чакырып торды, мин бу сугыш бетәр, Запорожьега килеп җитмәс дип кузгалмый тордым, ләкин атышлар безнең якка якынлашкан саен, һөҗүмнәр ешая башлаганнан соң, миңа да китәргә кирәкләген аңладым.

Запорожьеда кешеләрне Украинаның көнбатышына эвакуациягә алып китүче поездга утырдым. Украина моның өчен беркемнән дә акча алмый. Без 36 урынлы вагонда 152 кеше, туктый-туктый 30 сәгәть бардык. Безнең поезд хәрбиләрне, яраланганнарны алып барган поездларга юл биреп барды. Ромны (Сумы өлкәсе – ред.) шәһәрендә 22 сәгать тордык. Юлда безне бомбалау булмады. Киев тирәсеннән әйләнеп чыктык. Киевтан ерак булмаган Белая Церковь шәһәрен узганда маскировка өчен вагоннарда утларны сүндерделәр. Бер заман вагоннарда су бетте, ләкин һәр тукталышта украин волонтерлары вагоннарга ашамлык алып килеп, нәрсә кирәк булганын сорап тордылар, булыштылар.

Шулай итеп Украина чигендәге Польшаның Хелм шәһәренә килеп җиттем, анда мине улым үз машинасында каршы алып, 6 сәгәтьтә Словакиягә китерде. Юл озак һәм авыр булды.

Нитра шәһәре
Нитра шәһәре

Рәхимә апаның улы Таһир Словакиянең Нитра шәһәрендәге машина җитештерүче бер заводта эшли, сугыш сәбәпле кайбер алмаш детальләр булмаганда бу завод та туктап тора, ул вакытта эшчеләргә эш хакының 70 процентын түлиләр, алмаш детальләр килгәч, завод эшен тагын дәвам итә икән. Таһир бер украин гаиләсе белән тоткан өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яши, Рәхимә апа янәшәдәге бүлмәдә урнашкан. Украинадан килгән, туганнары, танышлары булмаган качакларга Словакиядәге заводларның тулай торакларында түләүсез урыннар бирелә, аена шәһәр бюджетыннан 50 евро, беркеме булмаганнарга - 68 евро түлиләр. Бу ярдәмне арттыра баралар, ди Рәхимә апа.

— Запорожьедә якшәмбе татар мәктәбенә йөргән укучыларымның берсе, бала табибы Сабина ханым Германиягә китте. Анда качакларга аена 1300 евро түлиләр, телне белсәң яхшы эшкә урнаша аласың, ләкин ул телне белми. Аның музыка белеме да бар, ләкин укыту өчен лицензия алырга тиеш, анда да тел белеме тәләп ителә.

Словакиядә качаклар анкетада кая, ни өчен килгәннәрен язалар, аларның мәктәп яшендәге балаларын качаклар өчен махсус мәктәпләргә кабул итәләр. Словак теленең украин теленә охшашлыгы булса да, балалар алдына мәктәпләрдә тел мәсьәләсе килеп баса. Шуңа күрә, украин укытучылары булса, аларны укытуга җәлеп итәләр, әти-әниләргә дәресләрдә утырырга рөхсәт иткәннәр, мәктәпләрдә Украинадагы кебек 12 ел укыйлар. Шәһәр мэры качаклар белән очрашканда "мондагы яшәү шартлары канәгатьләндерсә, Словакиядә югары уку йөртларында уку бушлай, теләгәннәр анда кереп укуларын дәвам итә ала", дигән.

Рәхимә апа Словакиягә килгән качакларның беренче чиратта ясаячак адымнары турында да тәфсилләп сөйләде.

  1. Качаклар җирле полициягә барып теркәлергә тиеш, анда яшәгән, туктаган урынның адресын, качак булып йә вакытлыча яшәү өчен килгәннәрен күрсәтәләр. Шуңа карап аларның статусы билгеләнә. Качаклар 2022 елның ахырына кадәр Словакиядә яши ала, киләсе елга үз статусларын озайта алалар. Мин вакытлыча яшәргә килгәнемне күрсәттем.
  2. Хезмәт идәрәсенә барып теркәләсең, профессияңне, нәрсә эшли алаганыңны белдерәсәң. Монда ниндидер эш тәкъдим итә алалар. Кемдер заводтагы складта, кемдер машина җитештерү заводында җыючы булып эшли башлый. (Нитрада Land Rover, Jaguar, Volkswagen машина заводлары эшли – ред.)
  3. Tatra banka-да үз исемеңә хисап ачасың. Бу хисапка Словакиянең биргән акчасы, Украинада түләнгән пенсияң, туганнарыңнан акчалар килә ала. Украин һривнясын еврога банк курсы белән көненә 250 евро күләмендә алмаштыру мөмкинлеге бар. Хисапка акча күчерү өчен банк өстәмә түләүләр (комиссия) алмый.
Нитра шәһәре
Нитра шәһәре

— Мин, улым һәм украин гаиләсе урнашкан, суыткычы, газ плитасы булган өч бүлмәле фатир өчен аена 550 евро түлибез, моңа коммуналь хезмәтләр дә керә, ләкин су, электр нормадан күп сарыф ителсә, фатир хүҗасына моның өчен өстәмә түләнә. Украинага караганда бәяләр монда югарырак. Бер кило ипинең бәясе - 1,29 евро, бу якынча 40 һривня була. Украинада 100 һривня торган футболка монда 350-500 һривня тора. Дару, мобиль элемтә бик кыйммәт.

Словакиянең табигатендә, климатында Кырымныкына ниндидер охшашлык бар кебек тоела миңа. Бу зур булмаган илдә 5 миллионнан артык кеше яши: словаклар - 86 процент, маҗарлар 9,7- процент, чегәннәр, русиннар, итальяннар, украиннар, поляклар һәм башкалар. Словаклар украиннарны эшчән, күндәм булганы өчен ярата. Мин сөйләшкән берничә словак хатыны бәяләр үсүгә зарланып, пенсияләр артмаганы өчен качакларны гәепләде. Илдә бәяләр үсүе аларны шулай сөйләргә мәҗбүр итә. Ләкин качакларны кабул иткән илләргә Европа берлеге акча бирә. Монда Украинаның Никополь шәһәреннән килеп университетта укыган, волонтерлык иткән украин кызы белән сөйләшергә туры килгән иде. Ул әти-әнисен монда чакыра, ә алар Русия Украинаны яулап алса, Словакияне дә басып алыр дип куркып килмиләр, ди.

Словаклар Русия аларга да һөжүм итәр дип курыкмыймы, дигән сорауга Рәхимә апа аларда мондый курку барлыгы сизелә, диде.

— Мин Украинада, Запорожьеда булган хәлләрне интернеттан даими күзәтеп барам. Запорожьега ракет һөҗүме булганын укыдым, анда минем киявем һәм оныгым Вахит калды, алар өчен бик борчылам. Украина 18-60 яшьлек ирләрне хәзер чит илгә чыгармый. Вахит үзе дә магистратураны Запорожьеда тәмамларга тели.

Бу сугыш бар дөньяны тетрәтте, халыкларны борчуга салды, миллионлаган кешенең тормышын үзгәртте, меңнәрчә үлем китерде, 200дән артык украин балаларын юк итте, татарларны да чит илләргә китәргә мәҗбүр итте, дип сөйләде Рәхимә апа.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң татар качакларының Нидерланд, Германия, Төркия, Чехия, Словакия, Молдова, Романия, Польша һәм башка илләргә киткәне мәгълүм.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлеген туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG