Украин хәрбиләре New York Timesка яңа ел бәйрәмнәрендә Русия очырткан барлык 80 "камикадзе-дрон"ны да бәреп төшерүләрен сөйләгән. Шул ук вакытта хәрби белгечләр Украинаның уңышлары тотрыклы булыр дип ышанып әйтә алмый, чөнки ул арзанлы иран дроннарына каршы тору өчен кыйбатлы корал куллана, диелә.
"Украина пилотсыз очкычларны бәреп төшерүдә остара бара. Әмма шул ук вакытта дисбаланс та арта: саклану өчен кулланылучы коралларның күпчелек төрләре, әйтик, "җир-һава" төркеменә караган ракетлар иран дроннарыннан күпкә кыйбатрак тора. Һәм кайбер хәрби белгечләр фикеренчә, киләчәктә бу Мәскәү файдасына булырга мөмкин", дип яза басма.
Украинаның "Мольфар" консалтинг ширкәте башлыгы Артем Старосик искәртүенчә, Русия очырткан дроннарны бәреп төшерүче ракетлар җиде тапкыр кыйбатрак тора. Бер Shahedның бәясе 20 мең доллар, ә украиннар кулланган ракет бәясе - 140-500 мең доллар диелә.
- Декабрь ахырында хәрби белгеч Роман Свитан "Дроннарга пулеметтан ату йөз тапкыр арзанрак, Shahed дронына каршы ракет куллану мәгънәсез. Шуңа күрә бер ракет урынына берничә дистә йә йөз пуля ату оптимальрәк", дигән иде.
- Шул ук вакытта ул ни өчен ракетлары була торып та, Русиянең Украинага каршы дроннар куллануына аңлатма бирде. "Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Ракетлар дроннардан кыйммәтрәк тә - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырга. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә", диде Свитан.
- Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Русия хакимиятләре бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
- Шулай да узган ел октябрь ахырында Русия хәрби белгече үзен ишетмиләр дип уйлап, эфирда Украинага Иран дроннары белән һөҗүм итүне әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум