Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә сыенган кырымтатарлар сугыш беткәч ватанга кайту хыялы белән яши


Искешәһәрдән 70 чакрым ераклыкта урнашкан Госмания авылы басуы
Искешәһәрдән 70 чакрым ераклыкта урнашкан Госмания авылы басуы

Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач, Кырымда яшәүче күп кенә кырымтатарлар мобилизациягә эләкмәс өчен илдән китте, бер өлеше Төркиягә барып сыенды. Яңа урынга яраклашсалар да, ватанда хәлләр яхшыргач, күбесе кире кайту хыялы белән яши.

Кырымда яшәүче Рефат Мусаев (исеме үзгәртелде) Төркиядә укыган улының документларын китерергә дип узган елның 19 сентябрендә килгән. 21 сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгәнен ишетеп ул Кырымга кайтмаска булган, Искешәһәрдә калган. Кырымдагы эшеннән китергә мәҗбүр булган, бу хакта Төркиядән гариза язып җибәргән. Ул Азатлыкка яңа урында яңа тормыш коруы турында сөйләде.

Рефат әфәнде — 51 яшь, музыка белгече, биш бала атасы, туганнары, гаиләсе Кырымда яши. Искешәһәрдә элек-электән Кырымнан мөһаҗир булып килеп урнашкан кырымтатарлар шактый, шулардан җирле активистлар хәзерге качакларга ярдәм итәргә тырыша.

Рефат әфәнде әйтүенчә, соңгы вакытта Искешәһәргә 200ләп кеше килгән. Эшкә урнашу өчен рәсми статус булырга тиеш, аны алты ай узмыйча бирмиләр икән. Кайбер кешеләр читтән торып эшли. Рефат әфәнде дә компьютерда берничә музыкаль партитура җыеп бераз акча эшләгән. Аннары җирле балаларның әниләре үтенече белән балаларга музыка дәресләре бирә башлаган. Бу акчалар барлык чыгымнарны капламый, рәсми ярдәм юк, ди ул.

— Безгә интернетны түләүсез иттеләр һәм танышлык белән яшәгән урыныбызның бәясен төшерделәр. Безнең йортыбызда яшәгән кешеләргә ниндидер фонд ноябрь аенда картага 350 лира күчерде. Бу акча мондагы бәя бәлән 2 кило 300 грамм сыер итенә җитә. Безгә нәрсәсе җиңел булды, бу вакытлыча яшәү документларын тиз һәм кыска вакытта ясадылар. Эш белән тәэмин итәргә тырышкан берничә кеше бар, ләкин хәзергә бу сүздә генә кала. Монда инфляция зур, икътисади хәл авырлаша, читтән килүчеләрне эшкә урнаштырганчы үз кешеләрен алырга тырышалар.

Минем белгечлегем сирәк санала. Музыка укыту өчен бала тапсаң да, әти-әниләрнең музыка коралын сатып алырга мөмкинлеге чикле. Эш мәсьәләсендә җирле хакимият белән таныштырырга вәгъдә иткәннәр иде, "сезне исәптә тотабыз" диючеләр дә бар, ләкин эш безнең Төркия ватандашлыгы булмауга барып тоташа. Җирле татар үзәгенең бер кешесе "Сезне эшкә алырга куркалар, чөнки Украинада сугыш тәмамланса, сезнең кайтып китүегез бар. Сез киткәннән соң, сезгә ышанып тапшырган балаларны, йә төркемне нишләтәбез", дип аңлатты.

Төркиягә килгәннәргә урнашырга җирле татар үзәге активистлары ярдәм итә, ләкин аларның да мөмкинлеге чикле. Алар килучеләргә яшәү урыны табарга ярдәм итәргә тырышалар. Кайбер килүчеләр үзәк белән элемтәгә кермичә яшәү урынын үзләре эзли. Фатир бирүчеләрнең тәрәзәләренә эленгән игъланнарда язылган телефон номерларына шалтыратып була. Риэлторларга мөрәҗәгать итүчеләр Искешәһәрдә ике бүлмәле бөтен нәрсәсе булган фатир бәясе аена 3500-4000 лира (180-210 доллар) ди, моңа әле коммуналь хезмәтләрне дә аерым өстәргә кирәк. Төркиядә 100 доллар хәзер якынча 1850 лира чамасы. Бер гаилә шундый фатирны 2500 лирага үзе эзләп тапкан, ләкин мебель, өй җиһазлары юк. Аларын очсыз бәягә кулланылганны табарга була, мәсьәлән кулланылган диван бәясе – якынча 350 лира. Алдан сөйләшеп, фатирдан киткәндә алган әйбереңне бәясен төшереп, алган урынга кире тапшыра аласың. Русия рубленең бәясе бик очсызланган, аны алмаштырганда бик аз лира бирәләр, шуңа күрә Төркиягә валюта белән килергә кирәк.

Кырымнан килүчеләргә халыкара качак статусын алырга тәкъдим итәләр, аны бер елга Гөч идәрәсе, ягъни миграция хезмәте бирә. Мондый статусны украин, русия паспортлары булганнарга да бирәләр. Кырымнан килүче кырымтатарларга җирле кырымтатар үзәкләре бу статусны кыска вакытта алырга булыша. Мондый статус алучыларга ярдәм итү өчен активистлар акча эзли ала, авырып киткәннәрне хастаханәдә бушлай кабул итәләр, дарухәнәләрдә даруның 20 процент бәясен түлиләр, страховка өчен түләмиләр. Мондый статусы булганнарга яшәү өчен ниндидер урын да бирә алалар, ләкин активистлар әйтүенчә, шартлары начар булган урын элексә, шунда яшәргә мәҗбүр буласың. Шуның өчен Рефат әфәнде үзе урын табып түләп яшәргә карар иткән.

— Мин яшәгән фатирны 3000 лирага ялладым. Икенче бүлмәгә тагын бер кешене алдым. Фатир бәясен бүлешеп түлибез. Ноябрь аенда коммуналь хезмәтләр өчен кеше башына 1000 лира түләдек. Димәк аена һәрберебез 2500 лира түләде (якынча 135-140 доллар). Мобилизациядән качучылар күп, кайберләре гаиләләрен яннарына чакырып ала. Истанбулда гаиләсе белән урнашкан Кырымнан килгән бер танышым анда фатир бәяләре, чыгымнар зур булганы өчен Искешәһәргә күченергә җыена, мондагы шартларны сорашты. Төркиядә эш хаклары түбән. Монда украиннарның да, русияләрнең дә җәмгыятьләре бар, ләкин без алардан ярдәм күрмәдек. Бер гомуми җыелыш булды, бәлки эш табылыр дип бездән анкеталар җыйдылар. Мин сөйләшкәннәрнең күбесе Украина яклы, ләкин башка фикердә булганнар да күп икән.

Шуны да әйтергә кирәк, Төркиягә Кырымдагы банктан Русия акчасын кучерү, санкцияләр сәбәпле, нигездә бетерелде. Кырымнан килгән качакларга акчаны күчерү юлларын кешеләр үзләре уйлап чыгарырга мәҗбүр. Мәсьәлән, качакның Кырымдагы туганнары күчерерлек валютаны Кырымда яшәгән билгеле кешеләргә бирә. Алар күпме акча бирелгәнен Төркиядәге партнерларына хәбәр итә, тегеләре инде үзләренең акчасыннан Төркиядәге качакка бирәләр. Шулай итеп, акчалар Кырымнан Төркиягә чынбарлыкта күчерелмәсә дә качакка алмаш акчаны Төркиядә бирәләр. Әлбәттә, бу күчерү рәсми түгел, ләкин моны оештырганнар алдан сөйләшеп, өстәмә процентны да үзләренә калдыралар. Кырымнан Төркиягә кешеләрне ташыган бусикларның йөртүчеләре аша да акча җибәрүчеләр бар. Кайбер елгыррак яшьләр "Корона", "Контакт" системнары аша акча күчерә алган.

— Мин сөйләшкәннәрнең кубесе сугыш тәмамлангач Кырымга кайту нияте белән яши. Беренчедән, ватаныбыз диләр, икенчедән, матди яктан Кырымда Украина заманында да, Русия заманында да, әйбәтрәк яши идек диләр. Үзебез монда булсак та, уебыз Кырымда, анда калганнар турында уйлыйбыз, анда ниндидер хәрби хәрәкәт башланганын көтмичә, Кырым күпере ябылганчы, бәлки, тынычрак урынга сыену хакында уйларга да кирәктер. Кырымда хәлләр тынычлангач, анда кайтачакмын. Гаиләм, әти-әнием анда. Оныкларым башка милләтләргә эреп киткәнен теләмим, монысы куркыныч. Бәлки бүгенге хәлләр безнең өчен соңгы сынаудыр, дип сөйләде Рефат әфәнде.

  • 1783 елда Русия Кырым ханлыгын басып алганнан соң, кырымтатарларның Төркиягә берничә мөһаҗирлек дулкыны булган. Хәзерге Искешәһәр тирәсе кырымтатарлар иң күп тупланып яшәгән урыннарның берсе санала. Искешәһәрне Төркиядә кырымтатарларның гайре рәсми башкаласы дип тә йөртәләр. 200 ел элек килгән кырымтарларның нәселләре монда хәзер дә гомер итә. Гайре рәсми мәгълүматларга күрә, Төркиядә биш миллионга якын кырымтатар яши дип санала.
  • Русиядә игълан ителгән мобилизациядән соң кырымтатарларның бер өлеше — яңа заман мөһаҗирләре — тагын бу якларга юл тотты. Төркия Тышкы эшләр министры урынбасары Ясин Серим әйтүенчә, Русия һәм оккупацияләнгән Кырым территориясендә мобилизация игълан ителгәннән соң Төркиягә меңгә якын кырымтатар килгән.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG