Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фашистлар Русия хәрбиләренә караганда миһербанлырак булган икән"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украинаның Виннице шәһәре янындагы бистәдә яшәүче 63 яшьлек башкорт Светлана Стадник-Юлимбәтова социаль челтәрләрдә сугышка каршы язмалары өчен үзен "бандера фахишәсе" дип мыскыллауларын әйтә. Оренбур, Башкортстандагы туганнары да аның белән сөйләшми башлаган.

Светлана Юлимбәтова-Стадникның әнисе молдован, әтисе — башкорт. Үзен ул башкорт дип саный. "Күңелем шуңа тарта", ди. Казакъстанда туса да, соңрак алар Оренбур өлкәсендәге Новоорски бистәсенә күченгән, мәктәпне һәм һөнәри училищены анда тәмамлаган. Украин кешесенә кияүгә чыгып башта Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендә, аннары 14 ел Украинаның Макеевка каласында гомер иткәннәр. Шуннан Украина үзәгенә — Виннице өлкәсенә күченгәннәр.

Светлана ханым
Светлана ханым

"Инде 30 елдан артык Виннице янындагы бер бистәдә яшибез. Ирем узган ел коронавирустан вафат булды. Ярый әле шушы сугышны күрмәде... Ул бит менә бу йортны салып чыгу өчен күпме тырышты.

Ике кыз устердек. Берсе сугыш башлангач ике баласы белән Германиягә чыгып китте. Бер баласына даими медицина күзәтүе кирәк, чөнки сулышы кыса. Шуңа сугыш шартларында ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитә алмас дип китәргә карар итте. Анда волонтерлык үзәгенә эшкә урнашты.

"Әни, Башкортстан, Татарстан һәм Чечня киләчәктә һичшиксез бәйсез булачак" ди кызым минем башкортларның бүгенге язмышы өчен өзгәләнүемне күреп. Ул белеме белән юрист һәм психолог. Сугыш башлангач та үзәктәге шәһәрләргә бик зур зыян килмәс, әмма сугыш озак барыр һәм инфраструктурага һөҗүм булыр дип фаразлады. Китүенең тагын бер сәбәбе шул булды.

Менә хәзер дә ут юк, интернет та юк. Мобил интернетны гына кулланам

Икенче кызым гаиләсе белән миннән 100 чакрым ераклыкта урнашкан бистәдә яши, аның кайнатасы урын өстендә, шуңа сугыш башлангач беркайда да китә алмадылар.

Мин шулай ялгызым гына яшәп ятам. Йортым бик зур, үземә генә шулкадәр кирәкми дә бит... Бер бүлмәсен генә җылытам да шунда гына яшим. Белгәнегезчә, хәзер Украинада утны даими сүндереп торалар. Одноклассники, Вконтакте, Facebook-та язылучыларым күп. Оренбурдан, Башкортстаннан да шактый. Андагы танышлар миннән: утсыз ничек яшисең дип сорыйлар? Яшибез, ник яшәмәскә! Махсус кояштан эшли торган батарея сатып алдым, шул панельны кабызып куям, аннан телефонга зарядка да тутырып була. Менә хәзер дә ут юк, интернет та юк. Мобил интернетны гына кулланам.

Ялгышмасам, сугыш башланырга бер ай кала Путинның мәетләрне күпләп җирләүгә рөхсәт бирә торган фәрманы чыкты. Шул вакытта ук сугыш булачагын чамаладым.

Сугыш башлангач социаль челтәрләрдә русияләргә украиннар үз ватанын, йортларын саклаячак, "сезне монда беркем дә көтми, ник киләсез" дип яздым. Мәетләрегез кырларда аунап ятачак, тракторлар белән чокырларга аударачаклар, дидем. Русиядәге туганнарымнан да улларын сугышка җибәрмәсеннәр дип сорадым, мәетләре генә кайтачак, дидем. "Җибәрмәсәк, төрмәгә утыртачаклар" диләр. Мин аларны да, башкаларны да үгетләдем. Ахыр чиктә алар минем белән сөйләшмәс булдылар.

Кызымның Русиядә бергә укыган сыйныфташлары Украинага безне үтерергә килер дип һич уйламаган идем

Шундый көннәр килеп җитер, кызымның Русиядә бергә укыган сыйныфташлары һәм туганнарымның уллары Украинага безне үтерергә килер дип һич уйламаган идем", ди Светлана ханым.

Аның әйтүенчә, Украинадагы танышлары сугыштагы Русия хәрбиләре мәетләре видеоларын җибәргәч, ул берәр танышы була күрмәсен дигән курку белән карый.

"Ул видеоларда мәетләрне аяклары-кулларыннан этләр кимерә, коточкыч. Ә кайбер аналар балаларының шул сугышта катнашуына сөенә. Моны бөтенләй аңламыйм. Командир кешелеккә каршы булган рәхимсез боерык бирә икән, әхлак принцибыннан чыгып, аны үтәмәү рөхсәт ителә", ди Светлана ханым.

Башкортстанда да, Новоорскида да аның туганнары яши. Абыйсы Чечнядагы сугышта, 2014 елда Донбасстагы низагта катнашкан. Донбасска китәм дигәч: "Син нәрсә, минем кайнана, кайнаталарыма атачаксыңмы?" дидем. "Эшем шул" дип җавап бирде. Машинага кредит алган иде, шуны түлисе булды. Шуңа ризалашкан, әмма авырып китеп үлде", ди Светлана ханым.

Сугышка каршы язган өчен Одноклассники социаль челтәрендә аңа бик күп шакшы сүзләр язганнар. "Бандера фахишәсе", "башкорт бандеровчасы" дип мыскыллаганнар.

Украинада ник украинча булмаска тиеш? Русия өчен бу фашизм һәм нацизм.

"Орскидагы укытучылар училище комсоргыннан шундый "бандеровчы" барлыкка килгән дип аптырадылар. Украина үзәгендә 30 ел яшәп миңа бер тапкыр да "кысык күзле чурка" дип мыскыллаганнары булмады. Ә Мәскәүдә шулай дип әйткәннәр иде. Украинада бер генә халыкка да алай әйтүче юк.

Русиядә тывалар, башкортлар, бурятлар өйдә үз ана телләрендә сөйләшсә дә, рәсми документларны бары урысча тутырырга тиешләр. Украинада ник украинча булмаска тиеш? Русия өчен бу фашизм һәм нацизм.

Украинада яшәсәк тә, элек мәктәптә ата-аналардан "балаларыгыз украин телен укырга ризамы?" дип сорыйлар иде. Чит тел буларак укыдылар. Кырымда 2014 елга кадәр (Русия басып алганчы - ред.) украин телендә белем бирүче җиде мәктәп булса, хәзер берәү дә юк. Кырымтатарча мәктәпләр дә калмады. Бу фашизм түгелме? Ә шул ук вакытта Винницеда әле узган елны гына урыс телендә ике мәктәп эшләде.

Кызганычка мин башкортча белмим, чөнки өйдә урысча гына сөйләштеләр. Әмма өйрәнәчәкмен. Мин хәзер башкорт тарихы белән кызыксына башладым", ди Светлана ханым өендәге башкорт бизәкләре төшерелгән урын җәймәләрен күрсәтеп.

Ул Оренбур өлкәсе белән чагыштырганда Украина авылларында тормыш яхшырак дип әйтә.

"Русия авылларында ут кибет һәм авыл советы биналары янында гына яктыртылса, бездәге авыллар яп-якты, юлларда асфальт ук булмаса да төп-төзек. Шуңа монда беркем дә Русия белән булырга теләми. Халык иреккә күнеккән. Нәрсәдер ошамаса, инкыйлаб оештырырга да күп сорап тормый.

Әле менә көзен хастаханәдә ятып чыктым. Шунда сугышта яраланган украин хәрбиләре дә ятты. Алар тизрәк дәваланып, сугышка китәргә ашкына. Русия хәрбиләреннән котылырга ашкына.

Хәзер инде һава кисәтүенә дә игътибар итмибез, гел подвалга да качып йөреп булмый. Әлбәттә мин беренче көннәрдә анда шырпы, матрас, эчәргә су төшереп куйдым, әмма хәзер инде анда төшкәнем юк. Һава кисәтүе булган саен анда йөгерә башласаң, эшне кем эшләр. Минем дә тавыкларым, этем, бакчам бар.

Бер тапкыр шулай иремнең туганы белән урамда сөйләшеп тордык та, ул үз өе ягына, мин үз ягыма китүем генә булды "выж" итеп безнең яннан ракетмы, нидер сызгырып очып китте. Шуннан соң туганымның оныгы бөтенләй урамга чыкмас булды. Курка.

Мариупольдән бер танышым берничә көн подвалда качып тордылар, батареядан су эчкәннәр, ачтан үлмәс өчен вакыт-вакыт подвалдан чыгып, җимерек йортлар арасыннан кухняда калган әйберләр булмасмы дип ашарга эзләп йөргәннәр. Ярый әле исән калган, мин инде үлгәндер дип борчылган идем.

Менә безнең урамда 14, 9, 7 яшьлек балалар узып йөри, шушы сугыш аркасында әниләрен югалттылар, әбиләре сукыр.

Минем кызымның классташы Бучадан өч бала белән китте, ул бик куркыныч әйберләр сөйләде. "Балаларны көчлиләр, картларны көчлиләр... ", ди. Фашистлар Русия хәрбиләренә караганда миһербанлырак булган икән.

Кызымның классташы Бучадан өч баласы белән китте, ул бик куркыныч әйберләр сөйләде. "Балаларны көчлиләр, картларны көчлиләр ", ди

Миңа Уфадан бер журналист боларны язгач, социаль челтәрләрдә "хаклы түгелсез" дип әйтте. "Мин хаклы дип исбатлап утырырга җыенмыйм, әмма шуны истә тотыгыз, безгә каршы корал тотып килгән бу кешеләр исән калса, кире сезгә әйләнеп кайтачак, ә сезнең оныкларыгыз бар, дидем. Ул үтерүче, көчләүчеләргә кан тәме, балаларны мыскыллау ошаган икән, бу инде сез элек белгән яхшы Ринат яки Марслар булмаячак, шуны истә тотыгыз" дидем. Шуннан соң ул минем белән аралашмый башлады", ди Светлана ханым.

Ул сугыш булса да Винницеда кибетләрнең дә, мәктәпләрнең дә элеккечә эшләвен әйтә. Әмма качаклар бик күп арткан.

"Бахмуттан бик күп килделәр, Николаев өлкәсеннән дә килүчеләр бар. Аларга әлбәттә ярдәм итәбез. Ә Русия хәрбиләре Украинада мародерлык белән шөгыльләнә. Талаган әйберләрне Беларус аша Русиягә озаталар. Коточкыч хәлләр", ди Светлана Стадник-Юлимбәтова.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG