Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда Русиядән 25 мең кеше хаҗ кыла алачак


Русия өчен хаҗ кылучылар саны пандемиягә кадәр булган дәрәҗәдә бүленде диелә.

2023 елда төрле илләргә бүленгән хаҗ кылучылар саны билгеләнде. Русиядән быел хаҗга 25 мең кеше бара алачак. Бу хакта Согуд Гарәбстаны белән Русия арасында имзаланган килешүдә язылган, дип хәбәр итте Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.

Хаҗ кылучылар саны пандемиягә кадәр булган дәрәҗәгә кайтты дип хәбәр ителә. 2020 елда гомуми хаҗ кылучылар саны 3 миллион кеше иде, Русия өчен 25 мең урын бүленгән иде.

Татарстаннан 2020 елда хаҗ кылучылар өчен 1,8 мең урын аерылган булган. Коронавирус таралу сәбәпле ул елны чит илләрдән хаҗ кылу тыелган булган. 2022 елда республикадан хаҗга 810 кеше барган.

Быелга Русиядә төбәкләр, мөфтияләр һәм координацион үзәкләр арасында хаҗга баручылар саны соңрак хәл ителәчәк диелә.

Быел Согуд Гарәбстаны хатын-кызлары беренче мәртәбә ир туганы (мәхрәм) озата бармаса да, хаҗ кылуга гариза тапшыра алачак. Бу хакта Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре министрлыгының рәсми сайтында әйтелә.

2020 елның февралендә Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуны вакытлыча тыйган иде. Бары Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә генә андый рөхсәт бирелде.

  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны хакимиятләреннән коронавирустан "Спутник V" белән вакциналанган русияләргә хаҗ кылырга рөхсәт итүләрен сорады.
  • 2021 ел ахырында Согуд Гарәбстаны "Спутник V" ясатканнарга хаҗ кылуны рөхсәт итте.
  • 2022 елга хаҗ чорына Русия мөселманнары өчен 11 318 квота бүлеп бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG