Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада Русиянең сәяси тоткыннарын, шул исәптән Лилия Чанышеваны яклап митинглар узачак


Лилия Чанышева, Уфа, 2017 ел
Лилия Чанышева, Уфа, 2017 ел

Әлеге чаралар оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны кулга алуларына ике ел тулу уңаеннан оештырыла. 2021 елның 17 гыйнварында Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. 

21 һәм 22 гыйнварда Европаның Брюссель, Берлин, Дюссельдорф, Мүнһен, Штутгарт, Копенһаген, Дублин, Барселона, Милан, Рим, Рига, Вильнюс, Осло, Варшау, Белград, Париж, Женева, Таллин һәм башка шәһәрләрендә Русиянең сәяси тоткыннарын яклап митинглар узачак. Әлеге чаралар оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны кулга алуларына ике ел тулу уңаеннан оештырыла. Сәяси тоткыннар арасында экстремизмда гаепләнүче Лилия Чанышева да бар.

Бу шәһәрләр исемлеген "Весна" яшьләр демократик хәрәкәте үзенең Telegram-каналында чыгарды.

  • 2021 елның 17 гыйнварында Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.
  • 2022 елның 22 мартында Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты. Навальный да, тарафдарлары да эшне сәяси дип саный.
  • Былтыр 20 октябрьдә Навальный үзенә яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте. Оппозиционер әйтүенчә, тикшерүчеләр аны "Популярная политика" Youtube-каналы эфирында террорчылык һәм экстремизмны пропагандалаучы җинаятьчел төркем лидеры дип саный.
  • Лилия Чанышева - Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе иде. Бүген ул өч җинаять маддәсе нигезендә гаепләнә: экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу.
  • Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Соңгы мәртәбә 7 ноябрьдә озайттылар, ул изоляторда киләсе елның 3 февраленә кадәр калачак

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG