Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Украинаның басып алынган җирләрендә эшләтү өчен һәр төбәктән унышар медицина хезмәткәре җыя 


Табиблар һәм шәфкать туташларыннан оештырылган бригадаларны аннексияләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, Запорожье белән Херсон өлкәләренең басып алынган җирләренә җибәрмәкчеләр.

Русия саклану министрлыгына буйсынучы Фаҗигаләр медицинасы федераль үзәге Украинаның басып алынган җирләрендә эшләргә җибәрү өчен һәр төбәккә кимендә 10ар медицина хезмәткәре хәстәрләп куярга кушкан. Оешманың быел 12 гыйнварда имзаланган хатын Republic басмасының баш мөхәррире Дмитрий Колезев чыгарды.

Табиблар һәм шәфкать туташларыннан оештырылган бригадаларны аннексияләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, Запорожье белән Херсон өлкәләренең басып алынган җирләренә җибәрмәкчеләр. Документта алар "гомерләрне коткару һәм кешеләрнең сәламәтлекләрен саклауга юнәлдерелгән чараларга" җәлеп ителергә мөмкин диелә.

Көньяк федераль бүлгедәге хастаханәләрнең берсендә эшләүче табиб Колезевка бу сәфәрләрнең төгәл вакытлары әйтелмәде дигән. Ул әлеге тәкъдим хәтта "патриотик рухлы" медикларны да әллә ни кызыксындырмады дигән.

Моңа кадәр мондый эш сәфәрләренә медицина университеты хезмәткәрләре бара иде, әмма элек бу хатта язылганча, сивил халыкны түгел, сугышта яраланганнарны дәвалау белән бәйле эш иде, дип яза журналист.

  • 2022 елда кертелгән төзәтмәләргә ярашлы, Русиядә хәрби хәрәкәтләр барган урында бурычлар үтәүгә җәлеп ителгән сивил затлар сугышта катнашучылар һәм ихтыярилар кебек үк, ветеран исеме ала ала. Ветеран статусы айлык түләүләр, салым түләүдә ташламалар һәм башка өстенлекләр каралган.
  • Шул ук вакытта Башкортстан үзендә табиблар җитәмәсә дә, инде сугыш башланганнан бирле Русия басып алган төбәкләргә медицина хезмәткәрләрен даими җибәреп тора.
  • Моңа кадәр Русия Украинаның басып алган җирләренә укытучыларын җибәрде. Былтыр июль ахырында "Медиазона" Русиянең 31 төбәгеннән кимендә 250 укытучы Украинаның оккупацияләнгән җирләрендәге мәктәпләрдә белем бирергә ризалашкан, аерым алганда Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, дип хәбәр итте. Украинада эшләргә теләк белдергән укытучыларның күпчелеге Русиянең авылларыннан, бистәләреннән һәм зур булмаган шәһәрләреннән диелде.
  • 10 сентябрьдә Украинаның "24 канал" хәбәрләр каналы күзләүдәге чыганагына таянып, украиннар азат иткән Купянскида Русия укытучылары табылуын хәбәр итте. Укытучыларны шәһәрдә онытып калдырганнар дип ышандырды.
  • Ә Украина вице-премьеры Ирина Верещук оккупациядәге Украин җирләрен азат иткән чакта тоткарланган, Украинага белем бирергә килгән Русия укытучыларын сугыш кануннарын һәм гадәтләрен бозу турындагы җинаять маддәсе нигезендә хөкем итәчәкләрдигән иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG