Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләргә машинада чит илгә чыгу көнен һәм вакытын алдан килештереп куюны мәҗбүри итмәкчеләр


Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, Грузия белән чиктә барлыкка килгән машиналар чираты, 2022 елның сентябре
Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, Грузия белән чиктә барлыкка килгән машиналар чираты, 2022 елның сентябре

Яңа тәртипне 1 марттан ук бер елга гамәлгә кертергә тәкъдим ителә.  

Русиядән үз машинасында чыгып китәргә теләүчеләргә чикне үтеп чыгу вакытын һәм көнен алдан алып куярга туры киләчәк. Думаның транспорт һәм инфраструктура үсеше комитеты башлыгы Евгений Москвичев "Русиянең машина юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы" канунга шундый төзәтмәләр тәкъдим иткән.

Канун өлгесенең тексты белән ТАСС танышкан, әлегә ул Русия думасының мәгълүматлар базасында чыкмады.

ЯҢАРТУ. Москвичев медиа чараларына сүз бары тик йөк машиналары турында баруын белдерде.

Документта әйтелгәнчә, бу русияләргә генә түгел, чит ил ватандашларына да, юлчы ташучыларга да кагылачак. Депутат чикне бу тәртиптә үтеп чыгуны 1 мартта ук, бер елга гамәлгә кертергә тәкъдим итә.

Машина йөртүчеләр чикне чыгу көнен һәм вакытын транспорт министрлыгы карамагындагы электрон документлар дәүләт системы аша бушлай алып куя алачак.

  • Былтыр 21 сентябрьдә Русия президенты "өлешчә" мобилизация игълан иткәч, меңләгән русияле илдән китә башлады.
  • Аларның бер өлеше Грузиягә, Казакъстанга һәм Кыргызстанга чыгарга тырышты.
  • Казакъстан белән Русия чигендә озын километрларга сузылган машина тыгыннары хасил булды, кешеләр анда берничә тәүлек чират торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG