Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2058 елга 1-3 яшьлек балалар саны 30 процентка кимергә мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Социолог моны балалар бакчасы җитмәве белән бәйли.

Республикада 2058 елга 1-3 яшьлек балалар саны 30 процентка кимергә мөмкин. Әлеге фаразны 24 гыйнварда Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова ЗАГС идарәсенең еллык киңәшмәсендә китерде.

2022 елда республикада 1-3 яшьлек балалар саны 130 мең булган. Демография үзәге китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге яшь төркеменә караган балалар саны инде быелдан ук кимиячәк.

"2035 елда аларның саны 99 меңгә азаячак. Бу 2022 елдан 24 процентка кимрәк. Алга таба "Путин балалары" дип йөртелүче ана капиталы програмы ярдәмендә туган балалар буыны хакына балалар саны 2045 елда 114 меңгә күтәреләчәк. Шулай да бу узган елдан 12 процентка азрак. Шуннан соң 2058 елга әлеге яшь төркеме вәкилләре 91 меңгә кимиячәк. Бу 2022 елга караганда 30 процентка кимрәк", диде ул.

Аның сүзләренчә, төп проблем булып балалар бакчаларының җитәрлек булмавы.

Бүген республика балалар бакчасында 1 мең балага 403 урын туры килә. Аерым алганда, Лаеш районында сабыйларның 40 процентына урын җитми, Питрәч районында - 60 процентка кытлык бар. Шул ук вакытта аерым районнарда бакчада балалар саны җитми.

ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстан туучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урынга чыккан. Шул ук вакытта күпме бала дөньяга килүе турында әйтелмәде. Росстат мәгълүматларына караганда, 2022 елның 10 аена Татарстанда туучылар саны 3 532 балага кимегән. Моннан тыш, республикада мобилизация сәбәпле өйләнешүчеләр саны 11 процентка, таныклыкларга апостиль ясатучылар 4,2 тапкырга арткан.

  • Моңа кадәр Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дигән фараз ясаган иде.
  • 2021 елда уздырылган җанисәпнең нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши.
  • 2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кешетәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG