Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәрәү авылында балалар бакчасына тәрбияче таба алмыйлар: халык Казанга китеп эшли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Лаеш районы Пәрәү авылындагы татар балалар бакчасына төп тәрбияче таба алмыйлар. Бакча ябылмасын өчен тәрбиячеләр әлегә Лаештан башка балалар бакчасыннан килеп йөри.

Татарстанның Лаеш районы Пәрәү авылында 2006 елны ачылган мәктәп белән балалар бакчасы бер бинада урнашкан. Кечкенә булу сәбәпле, бакчага йөрүче балалар саны да 20 генә. Бу хакта безгә бакча мөдире Әлфия Сабирова сөйләде. Алты ай эшләгәннән соң Сабирова бу вазифадан китәргә булган, әмма җитәкчелек "тагын бер уйлап кара әле" дип бер атна ял биргән.

"Мин балалар бакчасына эшкә көн саен Лаештан үз машинамда килеп йөрим. Бензины да кыйммәт, юлга вакыт та күп китә. Инде алты ай эшләдем. Мөдир булсам да кече тәрбияче дә булып тордым, карын да көрәргә, идәнен дә юарга туры килде. Әле бит документлар белән дә эшлисе бар. Арыдым", ди ул.

Сабирова үзе бу авылдан булмаса да ничек тә балалар бакчасын саклап калу яклы.

"Балалар бигрәк яхшылар инде. Тәрбияче кирәк тә бит... Элекке төп тәрбияче Казанга хезмәт хакы югарырак булган эшкә китте. Аның урынына вакытлыча Лаештан башка балалар бакчасыннан алмаш-тилмәш кызлар килеп йөри. Ләкин бакчага ничек тә даими эшләүче төп тәрбияче кирәк. Инде игъланнар да биреп карадык, әлегә теләк белдерүче юк.

Кече тәрбияче белән пешекче дә юк иде. Хәзер инде алары булды. Пешекче күрше Державин авылыннан килеп йөри, анда укучылар күп булу сәбәпле мәктәпкә сыймыйлар һәм укучылар мәктәп автобусы белән Пәрәүгә йөри, пешекче дә шунда утырып килә. Ә кече тәрбияче шушы авылдан булды, анысы яхшы", дип сөенә Сабирова.

Аның әйтүенчә, авылдагыларның күбесе Казанда хезмәт хакы югарырак булу сәбәпле анда барып эшли.

Атнасына биш көн буе аз акчага эшлиселәре килми

"Балалар бакчасында хезмәт хакы 16 меңнән 35 меңгә кадәр дип билгеләнә. Махсус белемнәре булган очракта, ел саен өстәмә акчалар түләнә. Төрле бәйгеләрдә катнашсалар, шулай ук югары күрсәткечләр булганда премияләр дә бар. Моннан тыш квартал саен премияләр каралган. Болай бер ставка 18-19 мең сум гына чыга. Атнасына биш көн буе шул акчага эшлиселәре килми. Мин шәһәргә эшкә баручылар белән сөйләшәм инде, "безгә балалар бакчасына килегез" дип чакырып карыйм, барысы да "кредит түләргә кирәк", "балаларга булышырга кирәк", дип хезмәт хакын азсыналар. Шуңа алар кайсы МКДЦга эшкә урнаша, кайсы РКБга санитарка булып керә. Тәрбиячеләргә дә хезмәт хакын күтәрәчәкләр дип әйткәннәр иде, әлегә күренми, көтәбез ", ди мөдир.

Хәзерге вакытта Пәрәүдә бакчага йөрүче балаларның яшьләре төрле. 2-6 яшьлек 20 баланың барысы да бер төркемгә йөри. Быел ике бала мәктәпкә китәчәк икән. Авыл халкы тәрбияче булмаса, балалар бакчасы ябылыр дип борчыла.

"Балалар бакчасын саклап калырга кирәк. Башта инде татар тәрбиячесен генә эзләгән идек, хәзер милләте дә ул кадәр мөһим түгел. Балалар бакчасында да урыс милләтеннән биш бала бар. Алар күрше авыллардан", ди Сабирова.

Аның сүзләренчә, күрше Державин авылында да тәрбиячене озак таба алмаганнар. Ул Казанга якынрак булу сәбәпле, хәзер анда халык күп йортлар сала.

"Шуңа анда балалар бакчасына да 50 бала йөри. Тәрбияче дә шәһәрдән кайтып, шул авылда йорт салган кеше булды", ди ул.

Сабирова сүзләренчә, Держвин авылыннан Казанга юл уңайлы булса, Пәрәү трассадан читтә урнашкан булу сәбәпле, үз транспорты булмаган кешегә берничә машинага күчеп утырып кайтырга туры килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG