Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пенсиям 14 мең сум, фатирга 15 мең сум килде". Халык түләүләр артуга зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр уртача алганда 9 процентка артты. Ләкин квитанцияләрдә ахыргы бәяләр күпкә югарырак. Пенсионерлар, ялгыз балалар тәрбияләүче аналар бу түләләрнең гадел булмавына зарлана.

Яңа елга чыккач Русия халкы декабрь өчен торак-коммуналь хезмәтләренә түләү кәгазьләре алды. Бәяләр уртача 9 процентка артты, бу федераль хакимият карары белән башкарылды.

Ләкин күпләр арту болай гына булмады ди, 20 процентка кадәр җитте дип хәбәр итүчеләр дә бар.

Татарстанда тарифлар уртача 9 процентка артты, әмма 29 муниципаль берәмлектә 9-12 процентка кыйммәтләнде: әйтик, Алексеевски, Балык бистәсе, Яңа Чишмә бистәләрендә. Быел 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгына бәяләр 6,2 процентка арткан иде.

Газның бер куб метры 1 декабрьдән 6,78 сум тора. Моңа кадәр 6,25 сум иде (8,5% арту).

Электр энергиясенең бер кВт*сәгате 4,68 сум тора, элек 4,3 сум иде (9% арту).

Чүп чыгару бәясе якынча 4 сумга артты. Күп фатирлы йортларда кеше башына бер айга 103,93 сум, хосусый йортларда - 112,74 сум.

Җылылыкны Татарстанда төрле ширкәтләр сата, бәяләр дә төрле. Әйтик, Казанны җылылык белән башлыча "Татэнерго" тәэмин итә. 1 декабрьдән бер Гкл 2136 сум тәшкил итә. Былтыр гыйнварда 1889 сум , июльдә - 2006 сум иде.


Татарстан халкы интернетта түләүләр артуына ачуын белдерә башлагач, республика президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен шикаятьләрне яхшылап тикшерергә кушты.

"Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү оештырырга. Түләүләрнең арту сәбәпләрен халыкка аңлату, шулай ук республикада гамәлдә булган социаль ярдәм чаралары турында әйтү мөһим", диде ул хөкүмәт йортында узган җыелышларның берсендә.

Казан

Гөлнирә Сәгыйтова (исеме үзгәртелде) - пенсионер, 1980нче еллар ахырында төзелгән 60 дүрткел метрлы 3 бүлмәле фатирда яши. Декабрь аена 8200 сум түләү килгән. Ноябрьдә 6400 сум булган. Иң зур арту - җылылыкка. Балалар ярдәм итә ди ул.

Пенсиянең яртысы фатирга түләүгә китә

"Пенсиянең яртысы фатирга түләүгә китә. Әле дарулар да аласы да бар. Кечерәк фатирга күчәргә була, ләкин еш кына оныклар килә, кунып кала, башка шәһәрдән балалар ялларга кайта, урын кирәк. Ярый алар ярдәм итә, үзем генә күтәрә алмас идем", дип сөйләде Гөлнирә ханым Азатлыкка.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артуы турында халык социаль челтәрләрдә дә зарлана.

Казанда 5 меңгә артып килүче квитанцияләр дә булган, 30-40 дүрткел метрлы фатирларга 7-8 мең сум, хәтта 10 мең сум килгән очраклар да бар. Моннан тыш, дөрес исәпләмәү белән бәйле хәлләр дә килеп чыккан.

Гаиләсе белән "Солнечный город" микрорайонында яшәүче Алинә (фамилиясен күрсәтмәүне сорады) Азатлыкка сөйләвенчә, аларның ике бүлмәле фатирлары өчен 11 500 сум килгән. Аның 7 мең сумы - җылылык өчен. Бу хәл бөтен йортта шулай булган.

"Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү идарәсенә бардык. Нәтиҗәдә җылылык өчен өч мең сумны артык язулары ачыкланды. Арту ике мең сум булды", диде ул.

Чаллы

Чаллыдан Василия Багирова да тарифлар артуы 9 процент тирәсе генә булса да, чынлыкта квитанцияләрдәге ахыргы бәя күбрәккә артты дип яза.

Йортның дивар калынлыгы үзгәрмәде. Ни өчен шундый аерма?

"Менә карагыз, ноябрьдә бер Гкал 1920 сум торган, декабрьдә 2093 сум булган. Вәгъдә ителгән 9 процент бу. Аерма нибары 173 сум, әйме? Тиеннәр генә кебек. Әммә ахыргы сумма ни өчен шулкадәр зур? Ноябрьдә мин җылылык өчен 1910 сум түләдем, ә декабрьдә инде 3082 сум. Монда инде 9 процентның исе дә юк. Декабрьдә шулакадәр көчле салкыннар булдымы? Йортның дивар калынлыгы үзгәрмәде. Ни өчен шундый аерма", дип сорый ул.

Чаллы мэриясе мондый сорауларга "идарә итүче ширкәткә" мөрәҗәгать итегез дип җавап бирә.

"Торак коммуналь хезмәтләр өчен бәя гомум йорт һәм шәхси счетчиклардан алынган мәгълүмат һәм Татарстанның тариф комитеты куйган тарифларга карап чыгарыла. Җылылыкны куллану күләме һәм ахыргы бәя тышкы һава, дивар материаллары, йортның классы һәм энергия саклау дәрәҗәсенә бәйле. Бу хакта күбрәк белер өчен аңлатмалар сорап идарә итүче ширкәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк", диелгән Чаллы шәһәре хакимияте җавабында.

Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләр бәяләр артуына каршы "Коммунистрлар фиркасе"нең Чаллы бүлеге халыктан имза җыя башлады. Моны депутат Татьяна Гурьева оештыра.

2022 ел дәвамында бәяләр хатта 20 процентка кадәр артуы әйтелә. Ә хезмәт хакларының бик азга гына үсүе искәртелә.

Тарифларны ел саен арттырып торган оешмалар ни өчен бу челтәрләрне вакытында төзекләндермәгән?

"Чаллы башкарма комитеты рәисе Фәрит Сәләхов тарифларның артуын коммуналь челтәрләрнең тузуы, бик еш аварияләр булуы белән аңлата. Тарифларны ел саен арттырып торган оешмалар ни өчен бу челтәрләрне вакытында төзекләндермәгән? Коммуналь хезмәтләр монополистларының шактый бай яшәве билгеле, ә күпчелек халык очын очка ялгап яши", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Хат Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә, депутатларга, Чаллы хакимиятенә юллана.

Моннан тыш, Чаллыда тагын берничә кеше бәяләр артуны шикаять итеп прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Чаллылар тарафыннан бәяләр артуга каршы 9 гыйнварда башланган петицияне 10 меңгә якын кеше имзалаган.

"Чаллы шәһәре коммуналь хезмәтләргә вәгъдә ителгән 9% урынына 30-40%ка күтәрде. Халыкта ул кадәр акча юк. Кешеләрнең уртача хезмәт хакы 20-30 мең сум, пенсионерлар, балалы гаиләләр, ялгызы гына балаларын тәрбияләүче әниләр күп. Кешеләргә ничек яшәргә, азык-төлек бәяләре күтәрелде, 10 гыйнвардан җәмәгать транспортына бәя күтәреләчәк, коммуналь түләүләрне бер елга инде өченче тапкыр күтәрәләр. Безнең хакимият кайчан халык турында уйлый башлар икән!", диелә мөрәҗәгатьтә.

Уфа

Башкортстанда да тарифлар уртача 9 процентка артты. Ләкин Уфада җылылык өчен бәяләр электән үк югары иде. Бигрәк тә БашРТС ширкәте саткан җылылык бәясенә халык еллар буена зарлана.

БашРТСтан килгән җылылыкның 1 Гкал 2599 сум тора. Моңа кадәр 2345 сум иде.

Ләйсән Вәлиева (исеме үзгәртелде) ялгызы ике бала үстерә, бюджет өлкәсендә эшли, шунлыктан хезмәт хакы әллә ни югары түгел. 43 дүрткел метрлы ике бүлмәле фатирга җылылык өчен генә 5 мең сумнан артык түләү кәгазе килгән. Барысын бергә җыйсаң (Уфада газ, су, җылылык һәм башка хезмәтләр өчен аерым квитанцияләр килә), 8-9 меңгә җитә ди ул.

Тапкан акча даруларга китмәсә ярар иде дип яшибез инде

"Әллә күпме йөреп ике балага бишәр мең сум пособие юнәтә алдым. Әле күптән түгел генә олы улыма хосусый хастаханәдә 15 мең сумлык дәвалау алырга туры килде. Ичмасам медицина чынлап та бушлай булсын иде. Тапкан акча даруларга китмәсә ярар иде дип яшибез инде", дип сөйләде Ләйсән. Азык-төлек белән авылдан әниләре ярдәм итә, алар булмаса, тагын да авыррак булыр иде ди.

Пенсионер Рәшидә Галиева (исемен үзгәртүне сорады, мин бу хакта шулкадәр күп сөйлим, утыртып куярлар инде ди) декабрьдә җылылык өчен генә дә 10 мең түләргә мәҗбүр булган. Ә пенсиясе 14 мең тирәсе. Аның 76 дүрткел метрлы фатиры иске йортта. Ноябрьдә җылылык өчен 8 мең сум килгән булган.

Кышкы айларда фатир өчен түләүләр минем пенсияне дә артып китә

"Безнең йортта элек тә җылылык өчен зур сумма килә иде. Кышкы айларда фатир өчен түләүләр кайчак минем пенсияне дә артып китә. Бу айда 15 мең түләдем. Йортның старостасы прокуратурага да мөрәҗәгать итеп карады, ләкин эш подвалдагы торбаларны буяп куюдан узмады. Быел төзелеш контроле комитетына хат яздык. Ләкин өмет юк".

Зәлия ханым репетиторлык белән шөгыльләнә, шул акчага яши. Ләкин гомер буена эшләп булмый бит ди.

"СтопБашРТС" хәрәкәте координаторы Алберт Рәхмәтуллин торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең шулкадәр артуын гадел түгел дип саный.

"Башкортстан өчен 1 декабрьдә бәяләрнең артуы халыкка нык бәрде. Бездә болай да тарифлар югары иде, бигрәк тә җылылык өчен. Хәрәкәт Башкортстан өчен тарифларны арттырмауны сорап Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. "Бу мәсьәлә төбәк дәрәҗәсендә хәл ителә" дигән җавап килде. Монда инде безне тыңлау һәм аңлау урынына 9 проценттан да артыгракка күтәреп куйдылар. Декабрь ноябрьгә караганда салкынрак икәнен исәпкә алсак, фатир түләүләре кемнең 1,5 тапкырга, кемнең хәтта ике тапкырга артты. Элек җылылык өчен бер дүрткел метрдан 50 сум түләүне дә күп дип санасак, хәзер бу 100 сумга җитте. Бу бик зур саннар. 45 дүрткел метрлы ике бүлмәле фатирны алсак, җылылык өчен генә 4,5-5 мең сум килә дигән сүз. Гомум түләлүләр 8-9 мең сумга җитә", дип сөйләде ул Азатлыкка.


Рәхмәтуллин Башкортстанда кыш салкынрак, тарифлар да түбәнрәк булырга тиеш дип уйлый.

Башкортстанда кыш салкынрак, җылылык та күбрәк кирәк

"Безнең төбәкне башка төбәкләр, бигрәк тә Мәскәү белән чагыштырырга ярамый. Әйе, анда тарифлар кыйбатрак. Ләкин Башкортстанда кыш салкынрак, җылылык та күбрәк кирәк. Аннары Мәскәүдә халыкның керемнәре Башкортстан кешеләре белән чагыштырганда 2-3 тапкырга югарырак", ди ул.

Бәяләр артуның төп сәбәпләре дип торбаларның, инфраструктураның искерүен атыйлар. Моннан тыш, Уфаның рельефы да сәбәп итеп китерелә. Имеш, җылылык трассаларын сузу, аларны ремонтлау катлаулы. Ләкин берничә калкулыкта утырган әллә күпме шәһәрләр бар, шул ук Мәскәү дә.

Рәхмәтуллин сүзләренчә, бу һавадан алынган сәбәпләр.

Хакимият бар финанс авырлыкларны халык җилкәсенә төшерә

"Хакимиятләр шушы ресурсларны сатучы ширкәтләр хуҗаларына эшли дигән хис туа. Тарифларны һәрдаим күтәреп, бөтен финанс авырлыкларны халык җилкәсенә төшереп, алар бу ширкәтләрне ялкаулата гына. Хәзер бит энергия саклауның яңа технололгияләре бар. Уфада газ ягыла, ә бу иң арзан ягулык бүгенге көндә. Үзкыйммәте түбән. Үз премияләрендә экономияләп булыр иде. Аппетитларын киметергә кирәк", ди активист.

Моннан тыш, Уфада бу өлкәдә көндәшлек булмау да бәяләр артуына китерә дип саный Рәхмәтуллин. Шәһәр йортларының 80 процентын җылылык белән БашРТС оешмасы тәэмин итә.

"Мин Уфаны Төмән белән чагыштырыр идем. Анда бер Гкал 1,5 мең тирәсе тора һәм шәһәрдә 20 ширкәт җылылык белән тәэмин итә. Көндәшлек зур, димәк, бәяләр дә шуңа күрә түбәнрәк. Бүген халыкка да, бизнеска да авыр, хакимият халык турында кайгыртсын иде", диде Альберт Рәхмәтуллин.

"СтопБашРТС" хәрәкәте торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуга каршы митинг уздырмакчы була.

БашРТСның бәяләр артуга бер җавап: урамда салкынрак булган саен, җылылык күбрәк бирелә, шуңа күрә түләүләр дә кыйммәтрәк була.

"Җылылык чыгымнары берничә фактордан тора, бигрәк тә һава температурасы һәм йортның энергияне саклау эффективлыгы. Урамда салкынрак булган саен фатирларда уңай температура тоту өчен күбрәк җылылык кирәк. 2022 елның декабре былтыргы декабрь һәм 2022 елның ноябреннән салкынрак булды, җылылык күбрәк кирәк булды", диелә ширкәт аңлатмасында.

  • Узган елның 1 декабреннән Русиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача 9 процентка кыйммәтләнде, әмма кайбер җирлекләрдә 12 процентка кадәр дә җитте.
  • Бәяләрне арттыру Русия хөкүмәте карары белән башкарылды, тарифларны быел икенче тапкыр күтәрделәр.
  • Түрәләр 2024 елның 1 июленә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башка арттырылмаячак дип ышандыра.
  • Русия төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура коммуналь хезмәтләргә тарифларны халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алып арттырырга тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG