Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яман шеш – ул үләм дигән сүз түгел". Чирне кичергән кеше киңәшләре


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанның Республика онкология диспансеры мәгълүматына күрә, узган ел 17 меңнән артык кешедә яман шеш ачыкланган. Бу – моңарчы күрелмәгән сан. Биш елда яман шеш белән авыручылар 4,6 процентка арткан. Хатын-кызларда күкрәк бизе шеше ешрак очраса, ир-атларда трахея һәм үпкә яман шеше киң таралган.

Чаллы шәһәрендә яшәүче, күкрәк бизе яман шешеннән дәваланучы Энҗе (фамилиясен язмауны сорады) Азатлыкка үз тарихын сөйләде.

— Энҗе ханым, авыруыгыз турында белгәндә сезгә ничә яшь иде?

— 2017 ел, миңа 34 яшь иде.

— Авыру үзен ничек сиздерде?

— Иң элек, күкрәкне тотканда авырту сизелә башлады. Бераздан, киемнәрне салгач та, авырлык тоя идем. Минем ике балам бар, аларны имездем. Шуңа, тоелган авырлыкны күкрәккә сөт төшкән кебек хис белән чагыштыра алам. Соңрак, күкрәкчәдән тәнемдә кара янган таплар барлыкка килгән кебек булды. Бер ел буе табибка бармый сузып йөрдем. Остеохондроздыр, авыр күтәргәннән умырткага суккандыр, шуның нәтиҗәседер, дип уйладым. Үземне үзем үгетләп, тикшеренергә кирәк дип, ниһаять, УЗИга барып җиттем. Симптомнарымны, авыртуны аңлаттым. УЗИ табибы тикшерүдән соң маммологка җибәрде. Ул карагач, Казанга, онкологик диспансерга юллама язды. Шунда ук онкологка язылдык.

— Ул вакытта бушлай диспансеризация үткәрелә иде инде. Сез аларда да булмадыгызмы?

— Юк, булмадым. Анда УЗИ ясамыйлар дип беләм.

— Чаллыда маммологны узып, онкологка язылганнан соң, чиратны озак көтәргә туры килдеме?

— Юк. Бер атна дигәндә Казан табибы карады. Барганда ук, операциягә дип җыенып бардым. Шунда ук кисәрләр дип уйладым, әмма ул алай тиз генә булмады. Табиб: "Шеш зурлыгы нормадан арткан, тарала башлаган, анализлар ясарга кирәк булыр", диде. Бушлай анализлар да ясатып була иде, чират көтмәс өчен түләүле клиникага барып, барысын да үз акчабызга ясаттым. Гистология тапшырдык. Анысын бер ай көтәсе булды. Бер айдан табиб шалтыратып: "Сездә яман шеш расланды", дип хәбәр итте.

— Бу диагноз шулай җиңел генә телефон аша хәбәр ителәме?

— Алдан шикләнгәч, мин бу хәбәргә әзер идем. Анализ биргән чакта ук табибка әйтеп куйдым: әзер булуга телефоныма гына шалтыратып әйтерсез, дидем. Бәлки, башкаларга алай әйтмиләрдер.

— Яман шеш булу мөмкинлеген алдан ук ничек кабул иттегез? Туганнарыгызның мөнәсәбәте нинди булды?

— Авыру табылганчы ул миңа кагылырга мөмкин дип уйлап та карамадым. Безнең нәселдә яман шеш белән авыручылар булмады, геннарымда юк әйбер. Каян килеп чыгарга мөмкин, дип аптырадык. Әлбәттә, куркытты, әмма дөнья бетмәде, тормыш тукталмады. Яман шеш ул тәгаен үләм дигән сүз түгел, дип үземне юаттым. Яхшы мисаллар турында укыдым, өйрәндем. Өстәвенә, бер балама – 7, икенчесенә 5 яшь кенә, үлем турында уйларга да ярамый. Мин алар һәм үзем хакына көрәшәчәкмен, барыбер исән калачакмын дигән уй белән яшәдем һәм яшим. Туганнар, ирем бик зур терәк булды. Ирем гел минем янда, хастаханәләргә дә аның белән бергә йөрдек.

— Диагноз ачыклангач, операциягә кадәр озак көттегезме?

— Аңарчы миңа химия узарга диделәр. Башта яман шеш күзәнәкләре үсешен туктаталар, аннары гына шешне кисеп алалар. Алты "кызыл химия" алдым. Авыруны узган кешеләр аңлар: "кызыл химия" иң көчлесе, иң авыры дигән сүз. Авыручылар белән үзара сөйләшеп утырганда да: "Фу! Шул "кызылны" алдың мыни? Бик авыр булдымы?" дип кызыксыналар. Сигез ай дәвамында "больничныйда" булдым. "Больничный" 120 көннән артса, инвалидлык бирәләр икән, шуны эшләдек. Химия алып бетергәннән соң, 2017 елның декабрендә, Яңа ел бәйрәме алдыннан операция ясадылар. Тагын бер айдан нурланыш ала башладым. Аннан соң эшкә чыктым.

— Химияне кичерү ничек булды? Ул нинди йогынты ясый?

— Токсикоз сыман, күңел болгана, хәл китә. Гел йокы килә. Башкалар белән чагыштырганда, мин җиңелрәк кичердем дип әйтә алам. Бер химиядә генә дозасы артып киттеме, авыррак булды. Башта бер-ике ай хәлем ярыйсы гына торган иде, аннары чәч коела башлады. Аны бөтенләй кырып атарга туры килде. Яулык ябып яисә гел башлык киеп йөрдем. Авыруым турында күп кеше белмәде, аралаша торган даирәм мине намазга баскан, яулык япкан дип уйлады. Балалар да чәчне кырып атуыма бик аптырады, авырганны бик аңлап та бетермәделәр, кечкенә иделәр.

— Операция бушлай ясалдымы? Табибларның авыруларга мөнәсәбәте нинди?

— Әйе, бушлай булды. Казандагы табибларның безгә мөнәсәбәте бик яхшы, миңа анда ошады. Зарланырлык сүз әйтә алмыйм. Без палатада 6-7 кеше яттык. Барыбызга тиң кешелекле караш иде. Хәл белешеп торалар, курыкканны тынычландыралар.

— Чаллының 2нче хастаханәсендәге онкология бүлеген ябуны кирәк булмау сәбәпле дип аңлаталар. Ул бүлек чынлап та кирәкми дип саныйсызмы?

— Мин ул хастаханәгә йөрмәдем, әйтә алмыйм. Чаллыдагы БСМПга йөрим. Башта шунда рецепт алам, аннары дәүләт даруханәсенә даруларга барам.

— Соңгы вакытта, санкцияләр сәбәпле, ВИЧ, онкология препаратлары белән проблемнар башланды, дип әйтәләр. Сезнең дарулар белән кыенлыклар булмадымы?

— Яңа ел алдыннан тоткарлыклар булып ала. Без алырга җитештек, көтеп торырга туры килмәде. Русиядә ясалган препаратларның тискәре йогынтысы зуррак дип, элек Финляндия һәм Германиядә ясалган гормональ препаратлар эчә идем. Хәзер инде Самарда ясалганны эчәргә туры килә, чөнки чит ил дарулары калмады. Аларны Русиядә ясалганнарга алыштырдылар, даруханәләрдә дә чит ил препаратлары бетте. Безнең онкологик авырулар аралаша торган төркемебез бар. Шунда кемгә нинди препарат кирәген язып салабыз да, кем каян кайтарта ала, кемдә артыгы калган – шуларны уртаклашабыз. Язышабыз. Шул рәвешле яхшырак препаратлар эзлибез. Соңгы тапкыр алганда, Русиядә ясалган гормональ препаратның 30 төймәсе 160 сумга якын тора иде. Ул төгәл бер айга җитә. Чит илнекенең дә бәясе шул чама, бераз гына кыйммәтрәк иде.

— Дарулар бушлай бирелә дип уйлый идем...

— Бушлай бирелә, әмма чит ил препаратын сатып алу мөмкинлеге булса, сатып алыр идем. Дарулар гормоннар белән бәйле яки бәйсез булырга мөмкин. Минеке – гормональ дарулар. Гадәттә, биш елга бертөрле препарат бирелә. Ул препаратның организмга ничек йогынты ясавын карап торалар. Ярты елга бер тикшеренеп торганда, аның пациентка килешү-килешмәве күренә. Миңа химиотерапевт билгеләгән үз препаратым туры килде, шуңа аны куллануны әлегә дәвам итәбез.

— Татарстанга Төркиядән дару, витаминнар ташучы кешеләр барлыкка килде. Шул рәвешле, сезгә кирәкле даруны да Финляндия яки Германиядән кайтаручылар юкмы?

— Юк шул. Төркия даруларына, витаминнарына заказ бирә торган бер Телеграм-каналга кергән идем. Үземә кирәкле препаратның Төркиядә эшләнә торган аналогын да таптым. Беренчедән, бик кыйммәт тора – 600 сумга якын. Икенчедән, Төркиянеке килешәме-юкмы – билгесез. Шуңа аны куллана башларга җөръәт итмәдем.

— Русия даруының тискәре йогынтысы нидә чагыла?

— Калкансыман бизгә начар тәэсире булырга мөмкин диделәр, хәзер даими рәвештә шуны тикшертеп торам. Ярты елга бер гинекологта булам. Сөякләрне, күпсанлы башка анализларны тикшереп торасы.

— Тикшерүләр түләүлеме, бушлаймы?

— Бушлай да бар ул, әмма мин түләүлегә йөрим. Еш кына, Казанга түләүле табибларга, өстәмә тикшеренүләргә дә барам. Түләүсез клиникада талон белән чират торасым килми. Табиб та миңа кирәк чакта – ялда, "больничный"да туры килә. Үзем эштәге кеше булгач, табибның буш вакыты белән миңа уңай көн туры килмәскә мөмкин. Алай кеше эзләп йөрергә вакытым да, теләгем дә юк, дип, түләүлегә барам.

— Танышларыгыз арасында яман шеш белән авыручылар тагын бармы?

— Бар, үзара аралашып торабыз. Яшьләр дә бик күп авырый. Кибеттә эшләгәч, андый кешеләр белән еш очрашам. Ксерокопиягә документлар алып киләләр, таныш кәгазьләрне күрүгә, кешенең нинди авыру белән йөрүе аңлашыла. Документтан булмаса да, үзем кебекләрне хәзер бер караштан таныйм. Күкрәге булмаганга гына түгел, кешенең йөз төсе, париктан йөрүе, башка сыйфатлары – ул шунда ук күзгә ташлана.

— Җәмгыятьтә яман шеш белән авыручы кешеләргә мөнәсәбәт нинди дип саныйсыз?

— Аңламаучылар күп. Бу без теләп алган чир түгел, югыйсә. Операциядән соң, авыр әйберләр күтәрергә ярамый. Эштә шуны әйтәсең, башкалар моны зарлану, эшләргә теләмәү дип кабул итә. Шуның аркасында, үзара аңлашылмаучанлык туарга мөмкин. Нервыларның тынычлыгы да мөһим әйбер, тик тынычлык саклыйм дип, эшкә чыкмыйча утырып та булмый. Тормыш итәсе, балаларны аякка бастырасы бар. Инвалидлык пенсиясе 11 мең сум гына. Әйткәнемчә, мин түләүле клиникаларга тикшеренүләргә дә йөреп торам, өстәмә витаминнар, иммунитетны күтәрә торган препаратлар эчәм. Эшләмичә булмый.

— Бу юлны кичкән кеше буларак, башкаларга нинди киңәш бирә аласыз?

— Беренчедән, табибка баруны кичектермәскә кирәк. Үзем дә сузып йөрдем, алай ярамый. Бигрәк тә, хатын-кызларга, профилактика йөзеннән – УЗИга, 40 яшьтән соң, маммографиягә барырга киңәш итәм. Диагноз ачыкланган икән, бары позитив ышаныч кына булырга тиеш. Яшәргә, чирне җиңәргә омтылыш, киләчәккә ышаныч бик зур көч бирә. Курыкмагыз, сез — бу чир ачыкланган беренче дә, соңгы да кеше түгел. Бу юлны узучылар һәм озак еллар бәхетле тормыш итүчеләр бик күп.

***

Азатлык белән сөйләшкән фармацевт (исемен әйтмәүне сорады) Татарстанда онкология белән авыручыларның күпләре Тамоксифен дигән даруны сорауларын әйтте. Аның сүзләренчә, даруның чит илдә ясала торганы узган ел җәйдә үк беткән.

"Бүгенгә аның Русиядә Озонда эшләнә торганы белән дә проблем. Нәрсә белән бәйле булуын әйтә алмыйм. Соңгы тапкыр ул бездә ике ай элек булды, заказ бирергә складта да юк.

Күкрәк яман шеше генә түгел, башка төр яман шештән дә дарулар гел сатуда булмый, шуңа аларны булуга алып бетерәләр, запас белән яшәргә өйрәнде халык", диде ул.

  • Республика онкология диспансеры мәгълүматына күрә, 2022 елда яман шеш 17 меңнән артык кешедә ачыкланган. Бу – моңарчы күрелмәгән сан. Яман шеш белән авыру күрсәткечләренең болай нык артуы - диагностика уздыру мөмкинлекләре күбәюе белән бәйле диелә.
  • Соңгы биш елда яман шеш белән авыручылар 4,6 процентка арткан. Хатын-кызларда күкрәк бизе шеше ешрак очраса, ир-атларда трахея һәм үпкә яман шеше киң таралган.
  • Республика онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов сүзләренчә, соңгы ун елда Татарстанда хатын-кызлар арасында күкрәк бизе шеше белән авыручылар саны арта. "Ун ел элек күкрәк бизе шеше белән авырулар 100 мең кешегә 350 очрак булса, 2021 елда бу күрсәткеч 500 очракка җитте", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG