Accessibility links

Кайнар хәбәр

Санкцияләр сәбәпле Татарстанда агач сату якынча 40 процентка кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республика урманында агач сатып алучы иң зур ширкәт җитештерүнең өчтән икесен туктатырга мәҗбүр булган.

Санкцияләр һәм геосәясәт сәбәпле Татарстанда урман хуҗалыгында агач сату кимегән. Бу хакта бүген республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде.

Аның сүзләренчә, узган ел 350 млн сумга 1,3 млн куб метр мәйданда урман агачы сатуга куелган булган. Нәтиҗәдә, урман хуҗалыклары 59 млн сумга 261 мең куб метр агач саткан. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 39,7 процентка азрак. Узган ел вакытта 433 мең куб метр мәйданда агачлар сатылган.

"Икътисади санкцияләр, геосәяси киеренкелек һәм логистиканың кыенлашуы 2022 елда, алдагы ел белән чагыштырганда, эчке базарда урман хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең ике тапкырга төшүенә китерде. Бу эчке базарның әзер тауар белән тулы булуына бәйле", диде ул сәбәпләрен аңлатып.

Чит илдән сатып алучылар кимү сәбәпле, Русиянең эчке базарында сатылучы урман хуҗалыгы чималына ихтыяҗ кимегән. Татарстанда агачларның төп өлешен сатып алучы булып Алабугада эшләүче "Кастамону" (Kastamonu Integrated Wood Industry) төрек ширкәте санала. Кузюров сүзләренә караганда, бүген заводта җитештерүнең төп өлеше тукталган.

"Әзер тауарны сатуда икътисади сәбәпләр аркасында завод өч җитештерү линиясенең икесендә эшне туктатты. Нәтиҗәдә, агач сатып алуны 2021 елга караганда 25 процентка азайтты", диде ул. Министр күрсәткән саннардан күренгәнчә, "Кастамону" ширкәте 2021 елда 352 мең куб метр мәйданда агач сатып алган булса, 2022 елда бу 261 мең куб метр гына булган.

Кузюров агач сату Татарстан урман хуҗалыгының төп кереме санала ди. Ул вазгыять үзгәрергә мөмкин диде, әмма нинди юллар белән икәнен ачыкламады. Ул хуҗалыкларга дисциплинаны катгый рәвештә үтәргә кирәк дип белдерде.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, икътисадка һәм гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
  • Русиядә урман хуҗалыгы җитештерүе Европа базарын югалтканнан соң үз хезмәткәрәләренең 10 процентын эш белән тәэмин итә алмый, дип язды Financial Times Finexpertiza.
  • Узган ел Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин санкцияләр Татарстан кебек төбәкләргә көчле йогынты ясады дип белдергән иде.
  • Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды. Республиканың 2023 елга исәпләнгән бюджет 27,1 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG