Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен уздырыласы чаралар ачыкланды


Киләсе өч елда яшь натуралистлар һәм яшь армиячеләр хәрәкәтләрен үстерүгә игътибар биреләчәк. Әйтик, яшь армиячеләр арасында “Барабанчылар парады” бәйгесе үткәрәчәкләр.

Татарстанда киләсе өч елда белем алучыларны тәрбияләү һәм үстерү стратегиясе кысаларында узасы чараларның планы билгеле булды. Фәрманны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Үтәсе чаралар арасында, әйтик, яшь натуралистлар һәм яшь армиячеләр хәрәкәтләрен, волонтерлыкны үстерү бар. "Созвездие-Йолдызлык" фестивале, спартакиадалар, яшь армиячеләр арасында "Барабанчылар парады" бәйгесе, "Без бергә" балалар халык иҗаты фестивале һәм башкалар уздырылачак.

Нәүрүз, Сабантуй, Май чабу кебек милли бәйрәмнәрне таныту, татар халкы тарихыннан һәм туган телләрдән олимпиада үткәрү дә күз уңында тотыла. Барлык чаралар республика бюджетыннан финансланачак.

Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр. 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.

Быел гыйнвар башында Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановны республика президенты ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Яңа вазифасында ул "Беренчеләр хәрәкәте"нең төбәк бүлеге рәисе булачак.

Кичә, 1 февральдә Татарстанда яңа "пионерия"нең беренче бүлекчәсе ачылды, ул Яшел Үзәндәге Ломоносов исемендәге 18нче лицейда урнашты. Узган ел декабрь ахырында "Беренчеләр хәрәкәте"нең бүлекчәсе Башкортстанда да ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG