Башкортстан Югары мәхкәмәсе экоактивист Илдар Йомаголовны кыйнау турындагы җинаять эшенә шикаятьне канәгатьләндермәгән. Бу хакта RusNews хәбәр итә.
Узган елның сентябрендә Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе Сергей Львовны һәм Максим Афонькинны биш ел да ике айга, Николай Николаев белән Радмир Таһировны – дүрт елга, Тимур Чыңгызовны – бер ел да тугыз айга ирегеннән мәхрүм итте.
Шулай ук Йомаголовка рухи зыян өчен акча түләү карары чыкты.
Хөкем карарларын Чыңгызовтан кала бөтен гаепләнүчеләр дә, шулай ук Йомаголов үзе һәм прокурор да шикаять иткән булган.
Мәхкәмәдә прокурор җәза мөддәтләрен 6,6 елдан 8 елга кадәр арттыруны, рухи зыян өчен түләүне күбрәк итеп билгеләүне сораган, әмма мәхкәмә карарларны үзгәрешсез калдырган.
Хөкем ителгәннәрнең дүртесе җәзаларын йомшартуны сораган, аларның да үтенече кабул ителмәгән.
Илдар Йомаголов Югары мәхкәмә карарын кассация мәхкәмәсенә шикаять итәргә ниятли.
"Карар белән тулысынча килешмим, чөнки бу җинаятьне оештырган төп кешеләрнең берсе 1,9 ел җәза алды.Ягъни ул бер ай-ай ярымнан соң чыгачак дигән сүз", ди ул.
Баймак экоактивисты Илдар Йомаголовны ике ир 2021 елның 18 апрелендә кыйнады. Кара битлек һәм кием кигән билгесез затлар аңа Баймакның Батыр Вәлиди урамындагы кибет янында һөҗүм итә. Йомаголовның кабыргалары, ике аягы сына, күп төрле башка имгәнүләр була. Бер айдан артык ул хастаханәдә ята, аннан соң да озак вакыт реабилитация уза, башта инвалид арбасында гына йөри, аннары култык таягына таянып йөрергә мәҗбүр була.
Башкортстанның бәйсез матбугат чаралары һәм Telegram каналлары һөҗүм оештыруга республика башлыгы идарәсе түрәләре катышкан булырга мөмкин дип язды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум