Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Илдар Йомаголовны кыйнаучылар хөкем ителде. Кыйнарга кушучы табылмаган


Илдар Йомаголов
Илдар Йомаголов

Баймак районында файдалы казылмаларны канунсыз чыгаруга каршы көрәшүче Илдар Йомаголовны кыйнауда гаепләнүчеләр бер елдан артык тикшерү изоляторында утырды, әмма кыйнарга кушучы һәм төп оештыручы әлегә табылмаган.

Баймак район мәхкәмәсе 14 сентябрьдә экоактивист Илдар Йомаголовны кыйнау эше нигезендә карар чыгарды. Гаепләү Сибай кешесе Радмир Таһиров, Баймак кешесе Тимур Чыңгызов, уфалы Николай Николаев һәм Оренбур өлкәсе Гай шәһәре кешеләре Максим Афонькин һәм Сергей Львовка белдерелде. Бишесе дә җинаять кодексының алдан ниятләп төркем белән сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә (111нче маддәнең 3нче бүлеге, "а" пункты) гаепләнде. Моннан тыш, тикшерү Таһировны җинаятьне оештыручы дип таныган.

Сергей Львов һәм Максим Афонькинны 5,2 елга, Радмир Таһиров һәм Николай Никалаевны дүрт елга, Тимур Чыңгызовны 1,9 елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыкты.

Прокурор Тимур Ильясов Таһировны 8 елга, Чыңгызовны 7,5 елга, Львовны 7,3 елга, Афонькиннны 7,2 елга, Николаевны 6,5 елга кырыс тәртипле колониядә ирекләреннән мәхрүм итүне сораган иде.

Йомаголов рухи һәм матди зыян каплату өчен 4 миллион 100 мең сум сораган иде, мәхкәмә моны өлешчә канәгатьләндерде: Львов һәм Афонькиннан 200шәр мең сум, Николаев һәм Таһировтан – 150шәр мең сум, Чыңгызовтан 100 мең сум түләтергә карар итте.

Кыйнарга кушучы эше туктатылган

Баймак экоактивисты Илдар Йомаголовны ике ир 2021 елның 18 апрелендә кыйнады. Кара битлек һәм кием кигән билгесез затлар аңа Баймакның Батыр Вәлиди урамындагы кибет янында һөҗүм итә. Йомаголовның кабыргалары, ике аягы сына, күп төрле башка имгәнүләр була. Бер айдан артык ул хастаханәдә ята, аннан соң да озак вакыт реабилитация уза, башта инвалид арбасында гына йөри, аннары култык таягына таянып йөрергә мәҗбүр була.

Май ахырында полиция Максим Афонькинны тоткарлый, июньдә бу эш нигезендә тагын дүрт шикләнелүче тоткарлана. Аларның барысын да кулга алалар һәм тикшерү изоляторына утырталар, сак астында тотылу вакытын озайтып торалар. Тикшерү комитетының Баймак районы бүлеге алып барган беренчел тикшерү 12,5 ай дәвам итә.

Гаепләү документында әйтелгәнчә (аның күчермәсе редакциядә бар), бу кешеләр Йомаголовны башка бер зат кушуы белән кыйнаган. Йомаголовның файдалы казылмалар табу оешмалары эшчәнлегендә хокук бозуларны ачыклавы "файдалы казылмаларны башка төрле юл белән табуны алга сөргән билгесез затта канәгатьсезлек уяткан" диелә документта.

Кыйнарга кушучының исеме аталмый, ул эш аерым карала башлаган, ләкин соңрак туктатып торганнар. Тикшерү мәгълүматына караганда, кыйнарга кушучы бу эшне оештыру өчен бер кешене җәлеп итә, ә ул үз танышларын – Тимур Чынгызов һәм Радмир Таһировны чакыра. Таһиров, үз чиратында, Николай Николаев, Сергей Львов һәм Максим Афонькинны җәлеп итә. Оештыручының кем икәнлеге шулай ук аталмый.

Ул төркемне оештырудан тыш, төркем әгъзаларына кыйнарга кушучыдан алынган акчаны да тараткан диелә.

Агач бита белән кимендә 20 тапкыр сукканнар

Тикшерү мәгълүматынча, Чыңгызов Йомаголов турында белешмә җыйган һәм 18 апрельдә Афонькин белән Львовка ялган машина номеры, балаклава, бармакчалар һәм ике агач бита биргән.

Баймак буйлап берничә сәгать йөргәннән соң Львов, Афонькин һәм Николаев активистның машинасын күреп кала, аның артыннан "Акбузат" кибете янына кадәр килә диелә. Йомаголов машинадан чыкканнан соң аңа һөҗүм итәләр. "Львов аның башына һәм күкрәгенә кимендә дүрт, Афонькин күкрәгенә бер тапкыр агач бита белән суга", диелгән гаепләү документында. Соңрак Йомаголов качарга тырышканда Афонькин һәм Львов аны куып тотып, егып салалар. "Йомаголов гәүдәсенә, куллары һәм аякларына Львов ким дигәндә тугыз, Афонькин - ким дигәндә җиде тапкыр агач бита белән суга", диелә тикшерүчеләр документында.

Аннары Львов һәм Афонькин Николаев машинасына утырып киткән. Битаны, битлек һәм ялган номерны зират янында бер ташландык бинага калдырып киткәннәр дип белдерелә.

Судмедэкспертиза Йомаголов сәламәтлегенә авыр һәм уртача авырлыктагы зыян салынган дигән нәтиҗәгә килгән.

"Уфага бармасын, Хабировка каршы чыкмасын"

Гаепләү кәгазендә әйтелгәнчә, шикләнелүчеләр күрсәтмәләрен берничә тапкыр үзгәрткән. Максим Афонькин башта һөҗүмгә катышы барлыгын бөтенләй танымаган, аннары үз гаебен өлешчә таныган. Ул әлеге эш өчен 15 мең сум бирелүе турында сөйләгән.

Чыңгызов Таһировка шалтыратып, "тәввәкәл кешеләр бармы" дип сораган. Шул ук көнне ул Чыңгызов, Идел Солтанов һәм башка кешеләр белән кафеда очрашкан. Таһиров сүзләренә караганда, ул "ни өчен үзегез кыйнамыйсыз" дип сораган. "Активист үзенә заказны "югарыракта", Уфада утыручы кеше бирүен аңласын иде дип телибез", дигәннәр аңа. "Шулай итеп алар үзләреннән шикне төшерергә теләде, чөнки аларны полиция күзәтеп тора, әлеге экоактивист белән бер-бер хәл булса, шундук алардан шикләнәчәкләр иде", дип сөйләгән Таһиров сорау алуда.

Башкортстанның бәйсез матбугат чаралары һәм Telegram каналлары һөҗүм оештыруга республика башлыгы идарәсе түрәләре катышкан булырга мөмкин дип язды. Аерым алганда хөкүмәт вице-премьеры Азат Бадранов һәм хакимиятләр контролендәге "Урал арты җәмәгать инициативалары берлеге" (СОИЗ)активистлары аталды. "КушТау on-line" Telegram каналы мәхкәмә барышында шаһит буларак СОИЗ рәисе Идел Солтанов һәм аның урынбасары Азамат Корбанголов чыгыш ясады дип хәбәр итте. Бер ел элек җинаять эшен тикшерү кысаларында аларны тоткарлаганнар иде, ләкин "КушТау on-line" язуынча, "өстән кушу белән аларны шул ук көнне җибәргәннәр".

Илдар Йомаголов күрсәтмәләренә караганда, 2021 елның февралендә янына Тимур Чыңгызов килгән һәм "аның белән килешергә җибәрелүе" турында әйткән Йомаголов сүзләренчә, аннан "Уфага бармау һәм Хәбировка каршы чыгыш ясамау" таләп ителгән. Моның өчен активистка "делянкаларны тикшергәндә штрафлар проблемын" чишүдә ярдәм вәгъдә ителгән. Күзгә күз очрашу вакытында (очная ставка) Чыңгызов бу сүзләрне расламаган.

Башкорт милли хәрәкәте вәкиле Руслан Габбасов сүзләренчә, җинаятьне башкаручыларга реаль җәза бирү эшнең яртысы гына. "Кыйнарга кушучыны табу кирәк. Әгәр һөҗүмне оештыручылар иректә калса, мондый җинаятьләр кабатланачак кына. Җепнең очы иң югарыга барып чыгуына ышанам. Бадранов шәхсән үз кулында тоткан СОИЗ әгъзаларын полиция башта юкка гына тоткарламаган. Вакыты җиткәч, бу җинаятьтә катнашучылар ачылып сөйләрендә шигем юк. Шул вакытта кыйнарга кушучыларның кем икәнлекләрен белербез", диде Габбасов.

Прокурор сигез елга кадәр колония сорый

Радмир Таһиров, Тимур Чыңгызов, Николай Николаев, Сергей Львов һәм Максим Афонькин эше Баймак район мәхкәмәсендә быел май ахырында карала башлады. Барлыгы җиде утырыш булды, эшне хөкемдар Элина Таһирова алып барды.

Беренче утырыш кына ачык иде, соңрак бернинди сәбәпләрен әйтмичә, ябып куйдылар.

Львов һәм Афонькин гаепләрен өлешчә таныган, калганнары гаепсез булулары турында белдергән. Адвокатлар аларны аклауны сорый.

Максим Афонькин адвокаты Илшат Халиков сүзләренчә, "җинаять эше һәм гаепләү шикләнүләргә корылган". Ул шулай ук мәхкәмә барышында кыйнарга кушучыларның исемнәре аталмады дип белдерде. Бу эш аерып алынган, күпмедер вакыт тикшерү алып барылган, әмма соңрак туктатылган.

Йомаголовны кыйнаганнан соң аңа теләктәшлек белдереп һәм җинаятьне тикшерүне таләп итеп Баймакта урам җыены да узды. Аны уздырырга хакимият рөхсәт бирмәсә дә, 400ләп кеше урам чарасына чыкты. Җыенда "Башкортстан патриотлары" хәрәкәте вәкилләре, башкорт милли хәрәкәте активистлары, Куштауны яклаучылар, Стәрлетамак, Уфа һәм республиканың алтын табу карьерлары булган район халкы бар иде.

Илдар Йомаголов - экологияне яклау белән шөгыльләнүче активист. Куштау шиханын "Сода" ширкәтенә бирүдән алып калуда катнашты, Әбҗәлил районында Кыркытауны саклап калу акциясендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Авыл җирләрен республика җир министрлыгына бирү канунына каршы имзалар җыюны оештырды. Кыйналу алдыннан активист Баймак районы Югары Мәмбәт авылы янында алтын чыгару карьеры ачылу ихтималына бәйле хәлләр белән шөгыльләнгән иде. Баймак районында кануннарны бозып алтын чыгаручыларга каршы ул әле дә көрәшә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG