Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ятып калганчы атып кал". Cамардагы "Бердәмлек" татар газеты яшәп калу өчен халыктан акча җыя


Данияр Сәйфиев, Самардагы "Бердәмлек" газеты баш мөхәррире
Данияр Сәйфиев, Самардагы "Бердәмлек" газеты баш мөхәррире

Самарда 1990 елдан бирле нәшер ителүче "Бердәмлек" газеты халыктан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Газетны ел азагына кадәр өзлексез чыгару өчен 3 миллион сум кирәк, редакция шуның 500 мең сумын Планета.ру платформасында җыярга тели. Самарда булган дистәдән артык милли басма ябылып беткән инде, бу эшләп калган бердәнбер милли иҗтимагый-сәяси газет. Без аның баш мөхәррире Данияр Сәйфиев белән төбәктәге милли басмаларның язмышы турында сөйләштек.

"Бердәмлек" газетының беренче тапкыр гына халыктан ярдәм соравы түгел. 2021 елда баш мөхәррир булган Эльмира Варфоломеева да социаль челтәрләрдә игълан ясап, халыктан ярдәм җыйды. Узган елның ноябрендә эшкә керешкән яңа баш мөхәррир дә шул ук юлдан барырга мәҗбүр.

— Данияр әфәнде, газетның бүгенге тиражы 2 мең данә чамасы икән, аны абунәчеләр хисабына яшәтү өчен, "Бердәмлек"нең күпме язылучысы булырга тиеш?

— Соңгы сан 2100 данә тираж белән чыкты. Абунәчеләр хисабына яшәтү өчен, 4500-5000 данә язылучы булырга тиеш. Бүген язылу бәясе ярты елга 560 сум чамасы тора.

— Планета.ру сайтында игълан ителгән сумманың яртысын туплый алмасагыз, ярдәм күрсәтелгән кадәр акча кире ияләренә җибәреләчәк. Сез 500 мең сумның яртысын булса да җыя алырбыз дип ышанасызмы?

— Бу рәвешле акча җыю формасы бөтен дөньяда популяр: бизнес проектларга да, социаль проектлар өчен дә җыялар. Безнең өчен генә ул яңа, мондый платформада беренче тапкыр акча җыябыз. "Бердәмлек"кә акча җыю – ул социаль проект. Яртысын тәгаен җыярбыз дип ышанып әйтә алмыйм, әмма эшләп булса да карарга кирәк. Ятып калганчы атып кал, диләр. Финанслар таба алмыйча, газетны ябар дәрәҗәгә җиткәч, без шушы эшне эшләп тә карамадык дип үкенгәнче, бу вариантны да башкарып каравыбыз яхшырак.

— "Бердәмлек" газетына акчаны төбәк хакимияте бүлеп бирә иде. Быел андый ярдәм булдымы?

— Әйе, быел 650 мең сумга якын бирелде, әмма ул еллык чыгымнарны капларга җитмәячәк. Хакимият безгә ярдәм итә, аннан зарлана алмыйбыз. Редакция урнашкан Халыклар дуслыгы йорты, андагы элемтә, интернет – бар да бушлай бирелә. Шартлар бар. Ләкин безгә яшәү өчен бу гына җитми шул. Узган ел без төбәк хакимиятеннән алына торган субсидияне арттыруны сорап мөрәҗәгать иткән идек, ләкин уңай җавап булмады. Җирле хөкүмәт урынында булсам, мөгаен, миндә дә сорау туар иде: "Иптәшләр, без сезгә ярдәм итәбез, ләкин үз татарларыгыз кая карый? Хәлегез шундый икән, димәк, үз татарларыгызга ул газет кирәкми, сез кирәкмәгән әйбер белән нигә интегәсез", дип уйлар идем.

— Үзегез куйган шушы сорауга җавап бирә аласызмы? "Бердәмлек" газеты өченче ел рәттән халыктан сәдака җыя-җыя нәшер ителергә мәҗбүр. Бүген булмаса, иртәгә ябылабыз, дип калтырап яшәүнең, шул рәвешле газет тотуның мәгънәсен нәрсәдә күрәсез?

Бәлки, бу газет – без әле бетмәдек, без әле яшибез, дигән соңгы өмет-ышанычыбыздыр да

— Бүген булган 2000 абунәчене санга сукмыйча ташлау дөрес булмас иде. Монысы – беренчедән. Икенчедән, болай барса, тагын берничә елдан татар теле беркемгә дә кирәк булмаячак. Сакланамы тел, юкмы – бу безнең барыбыздан да тора. Бәлки, бу газет – без әле бетмәдек, без әле яшибез, дигән соңгы өмет-ышанычыбыздыр да. Көчебездән килгән кадәр нәрсәдер эшләп була икән, без эшләргә тиеш. Ләкин бу эшне башкару елдан-ел кыенлаша. Финанс мәсьәләдән башка, монда әле кадрлар мәсьәләсе дә килеп баса. Көнкүреш телне барыбыз да белә, ә дөресләп, кагыйдәләргә туры китереп язуны кайсыбыз гына башкара ала? Самарда безнең өчен беркем дә татар телле журналистлар әзерләми. Казанга укырга китүчеләр дә татар журналистикасына укырга керми, керсә дә, ул кире кайтмаячак, чөнки киткәннәрнең күпчелеге кире төбәккә кайтмый.

— Узган ел "Татмедиа"га ярдәм сорап хат язган идегез, алардан ярдәм булдымы?

— Алар безгә ярдәм итте: Идел буенда ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан мәгълүмати хезмәт күрсәтүгә дип, 200 мең сум бүлеп бирелде. Без аның өчен мәкаләләр язып, үз бурычыбызны үтәдек. Узган ел тагын ни сәбәпле финанс кыенлыклар килеп туды дигәндә, без ел саен, милли матбугат буларак, Русия дигиталлаштыру министрлыгы грантларында катнашабыз. Алар аны өченче ел, Яңа ел алдыннан ук игълан итте дә, Яңа елдан соң нәтиҗәләрне ясап та куйды. Шунда күпләр, шул исәптән без дә, катнаша алмый калдык. Быел аны бик җентекләп күзәтеп бардык һәм ике төрле субсидиягә гариза тапшырдык. Барысы да яхшы булса, 400-450 мең сум шул министрлыктан алып булмасмы дип торабыз.

— Ул грантны алган хәлдә дә, редакцияне тәэмин итү өчен кирәк булган 3 миллион сумны каплап булмаячак. Тагын ниндидер грантлар алу мөмкинлеген карыйсызмы?

— Әйе, һичшиксез катнашырга уйлыйбыз. Шул максат белән узган ел көз көне газетның оештыручылар составын үзгәрттек. Элек оештыручылар арасында Камышлы, Похвистнево районнары хакимияте, Похвистнево һәм Сызрань шәһәрләре администрациясе дә бар иде. Хәзер рәсми оештыручылар итеп "Бердәмлек" газеты редакциясе һәм аның хезмәт коллективы белән "Туган тел" Самар төбәге татар җәмгыятен билгеләдек. Бу нәкъ менә грант програмнарында катнашырга чикләүләр булмасын өчен эшләнде. Грант шартларының барысы да диярлек оештыручылар арасында дәүләт хакимияте органнары булмауны күздә тота. Бу безгә комачаулый иде. Шуның аркасында, узган ел без президент грантларында да катнаша алмадык. Быел президент гранты кабат игълан ителде, без хәзер анда катнашу өчен тәкъдим ителәсе проект турында уйлыйбыз.

— Дөнья татар конгрессында ясаган чыгышында Эльмира Варфоломеева конгресстан да ярдәм сораган иде. Ярдәм итмәдеме?

— Акчалата ярдәм итмәде. Алар безне төрле форумнарга, конгресс утырышларына, корылтайга чакыра.

— Сез "Самар татарлары" журналының да баш мөхәррире. Аның хәле ничек? Тиражы зурмы?

— Декабрьдә "Самар татарлары" журналына 10 ел тулды, аны мартта уздырырга дип уйлаган идек. Хәзер илдә барган вакыйгаларга күрә, аны билгеләп үтүне дөрес аңларлармы, котлаулар, бүләкләүләр урынлы булырмы дип тә уйлыйбыз.

Без татар тарихы, бүгенгесе, аерым шәхесләре, булган вакыйгалар турында язабыз

Тираж стабиль рәвештә 1000-3000 данә булып килде. Соңгы ярты елда гына 1000 данәгә якын басыла. Ул иганәчеләр хисабына, рус һәм татар телләрендә нәшер ителә, аңа дәүләтнең катнашы юк. Журнал башыннан ук социаль проект буларак эшләнгән иде. Аның төп идеясе – Самар өлкәсендәге татарларның иҗтимагый тормышын системалаштыру, каталогын булдыру. Без татар тарихы, бүгенгесе, аерым шәхесләре, булган вакыйгалар турында язабыз, сан саен мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне саклау темасын күтәрәбез. Хәзер журнал яздырып таратылмый. Элек яздырып тарату бар иде, әмма почтаның соңгы арада кылган гамәлләре бернинди кысага да сыймый. "Бердәмлек" газетына язылуны гына алсак та, соңгы язылу кампаниясендә 2000 данә тираж җыйдык. Мин аны редакциягә 1 миллион сум булса да китерер дип уйлаган идем, әмма язылучылардан килгән акчаның 46 проценттан артыгын почта үз хезмәте өчен алып калды. Бу яртысы дигән сүз! Типография, редакция штатын тотуга булган чыгымнар моңа кермәгән, аларына тагын күпме кирәк. Мондый очракта газетлар ничек яшәргә тиеш? Төбәк, район газетларын аңлыйм, алар дәүләт хисабыннан акча аладыр, ә калганнар ничек исән калсын?

Элек Самарда "Азан" дигән газет та чыга иде, анда русча да, татарча да мәкаләләр басылды. Җирле хөкүмәт басмага аз гына акча да бүлеп бирә иде. Аны бетергәч, газетны җитәкләгән Шамил Галимов басманы япты.

Хәзер бездә "Салям" дигән газет бар, ул Самар өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителә. Ул да ике телдә чыга. Күпчелек урысча, билгеле.

Бездә милли матбугат белән бик кызыклы хәл күзәтелә. Әле кайчан гына Самар өлкәсендә 10-12 телдә: башкорт, алман, яһүд, азәрбайҗан, украин һәм башка төрле телләрдә газетлар басыла иде. Хәзер төбәктә нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси милли басмадан "Бердәмлек" кенә калды.

— Бу милли иҗтимагый-сәяси басмаларның юкка чыгу сәбәбен үзегез нәрсәдә күрәсез?

Интернет һәм социаль челтәрләр үсү белән, милли басмалар түгел, урысча басмалар да юкка чыга бара

— Интернет һәм социаль челтәрләр үсү белән, милли басмалар түгел, урысча басмалар да юкка чыга бара. Кайсыдыр ябыла, кайсыдыр көч-хәл белән яшәргә тырыша. Әгәр аларны муниципалитет, җирле хакимият стабиль рәвештә финансламый яки басма берәр зуррак ширкәт акчасына чыкмый икән, яшәве авыр. 15-20 ел элек Самар өлкәсе территориясендә 1100ләп матбугат теркәлгән иде. Хәзер аларның нәшер ителүчеләрен санасаң, бармаклар саны да җитә. Төп сәбәбе – интернет үсеше дип саныйм. Басма матбугат оперативлык ягыннан социаль челтәрләр белән ярыша алмый. Газет-журналлар бары тик бирелгән материалның сыйфаты ягыннан гына алдынгы була ала. Мисалга, аналитик мәкаләләр интернет форматта бик үк кабул ителми.

Бу яктан, бигрәк тә милли матбугат якланмаган. Чөнки, интернет үсешенә өстәп, аны юкка чыгарырдай тагын бер зур сәбәп килеп туа: милли мәктәпләрнең ябылуы. Татарча укый-яза белгән өлкән буын кимеп бара, ә яшьләр шәһәрләргә күчә, мәдәниятләр, телләр ассимиляциясе күзәтелә. Яшьләр көнкүреш телен азмы-күпме белсә дә, бу телдә рәхәтләнеп укыячак һәм язачак дип әйтеп тә булмый. Ә менә кешеләрнең авыллардан ни өчен китүе инде икътисади мәсьәлә. Әгәр анда эш, хезмәт хакы, ниндидер шартлар булса, мәктәпләр ябылмаса, туган тел укытылса, без бөтенләй башка хәлдә булыр идек һәм Планета.ру кебек ресурска мөрәҗәгать итеп акча җыюга ихтыяҗыбыз да булмас иде.

— "Бердәмлек", "Самар татарлары" басмаларына электрон язылу юкмы?

— "Самар татарлары" журналын электрон рәвештә яздырып алырга була. Без анысын шулай эшлибез дә. Шундый реклам да ясыйбыз. Сайтыбыз да бар. Зур булмаган хакка, журналның PDF вариантын сала алабыз.

Ә "Бердәмлек" газетын электрон рәвештә таратмыйбыз, чөнки аның төп укучысы – олы яшьтәге кешеләр. Аларга интернет технологияләрен, смартфоннарны өйрәнергә авыр, аларга газетның кәгазь варианты кирәк. Яшьләр, урта яшьтәге кешеләр өчен социаль челтәрләрдә үз төркемнәребезне ачтык. Телеграмда каналыбыз, ВКонтактеда рәсми төркемебез бар. Анда материалларыбыз басыла. Шулай ук samtatnews.ru, tatar-duslyk.ru сайтында да мәкаләләр биреп барабыз.

— Сез "Бердәмлек"тә яңа мөхәррир буларак, газетка нинди яңалыклар кертергә уйлыйсыз?

— Материалларның сыйфатын яхшырту беренче планда, билгеле. Газетның дизайны, материалларны бирү формасы, коллажларга күбрәк игътибар юнәлтү кебек үзгәрешләр дә кертелде. Глобаль үзгәрешләр ясап та булмый, 30 елдан артык басылган газетның даими укучылары аңа ияләнгән. Уйлар бар, әмма аларны әкренләп кенә кертергә кирәк.

"Бердәмлек" — Самарда 1990 елдан даими нәшер ителүче бердәнбер татарча өлкә газеты. Атнага бер мәртәбә, шимбә көнне 8 битле булып нәшер ителә. Басманың соңгы саны 2100 данә тираж белән чыккан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG