Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстанда ишегаллары 20 процентка азрак төзекләндереләчәк


Казандагы бер ишегалды, архив фотосы
Казандагы бер ишегалды, архив фотосы

Бу узган елдан 252 ишегалдына азрак дигән сүз.

2023 елда Татарстанда төзекләндереләчәк ишегаллары узган елгы планнан 20 процентка киметелгән. Быел эшләнәчәк эшләр хакында Татарстан төзелеш министры Марат Айзатуллин хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.

2022 елда республикада 1 212 ишегалды төзекләндерелгән булган. Моңа бюджеттан 9 млрд сум тотылган. 2023 елда да шул ук күләмдә акча каралcа да, Татарстанда 960 ишегалды гына төзекләндереләчәк. Бу узган елдан 252 ишегалдына азрак. Министр моның сәбәпләрен атамады, нинди эшләргә чыгымнар артканын сөйләмәде.

"9 млрд сумның 7,5 млрды юл эшләренә тотылачак, 1,5 млрд - җиһазлар һәм тышкы ут өчен каралган", диде ул.

"Безнең ишегалды" програм кысаларында юлларны тәртипктә китерүне, утыргычлар куюны, балалар һәм спорт мәйданчыгы төзүне күзалдында тота.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, икътисадка һәм гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
  • Узган ел Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин санкцияләр Татарстан кебек төбәкләргә көчле йогынты ясады дип белдергән иде.
  • Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды. Республиканың 2023 елга исәпләнгән бюджет 27,1 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG