Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенең акчалата күләме бер миллион сум булачак


Тукай бүләге тамгасы
Тукай бүләге тамгасы

Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге саналган әлеге премиянең 2014 елдан бирле күләме 500 мең сум иде.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең күләме быелдан 1 млн сумга җитәчәк. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла "Ватаным Татарстан" газетына биргән әңгәмәсендә әйтә.

"Мин үз тәкъдимемне Рөстәм Миңнехановка яздым, ул риза булды. Тукай премиясенең күләме быелдан ике тапкырга арта, Аллаһ боерса, ягъни бер миллион сумны тәшкил итәчәк", дигән ул. 2014 елдан бирле аның күләме 500 мең сум иде.

Былтыр бу бүләк "Җил көймәсе", "Әкиятче малай" китаплары өчен Ләбиб Леронга һәм "Казан күгендә ай" гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоровка бирелде.

  • Былтыр октябрьдә Татарстанда ят агентларны Габдулла Тукай премиясенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.
  • Сентябрь уртасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне "ят агентлар"га бирмәү турындагы карарны имзалаган иде.

Белешмә: Тукай бүләге

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. Бүләкне тантаналы рәвештә 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә тапшыралар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG