Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел торбаларны яңартырга акча җыяр өчен тарифны арттырганнар иде.

Казанда таушалган хәлдәге су һәм канализация челтәрләрнең озынлыгы 58 киллометрдан арткан. Бу хакта бүген "Водоканал" ширкәтенең мөдире Андрей Егоров киңәшмәдә белдергән.

Аның сүзләренчә, бер ел эчендә Казандагы авария хәлендәге су торбаларының озынлыгы 29 киллометр, ә 50 процентка таушалган челтәрләр - 20 киллометрга озынайган. Бүген авария хәлендәге су торбасының озынлыгы 1 089 киллометрга җиткән, яртылаш искергән челтәр - 988 киллометр. Су бирү челтәрендә барлыгы 1 174 авария булган.

Шундый ук хәл канализация челтәрендә дә күзәтелә. Бер ел эчендә авария хәлендәге канализация торбасы 29 киллометрга артып, 773 киллометрга җиткән. Яртылаш таушалган торбалар озынлыгы - 653 киллометр. Шул сәбәпле, узган ел Казанда канализация челтәрендә барлыгы 153 авария булган. Бу 2021 елдан 20 очракка күбрәк диелә.

Таушалган су һәм канализация челтәре җәмгысе 58 киллометрдан арткан. Шул ук вакытта Казанда бары 25 киллометр торбаларны гына яңарта алганнар. Инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган.

Моңа кадәр белгечләр "Водоканал" оешмасына торбаларны һәм инфраструктураны төзекләндерү өчен 65 млрд сум кирәк дип белдерде. Бу уңайдан узган ел Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады. Әмма федераль үзәк мондый мәсьәләләр белән мәшгуль түгел иде. Бу Метшинның Мәскәүгә беренче мөрәҗәгать итүе генә түгел.

Татарстан бюджетында мондый акчалар каралмаганлыктан ширкәт кредитлар ала һәм Казан халкының кесәсенә керә. Узган ел Казанда суга бәяләр 13 процентка артты. Моны шәһәрдә су һәм канализация торбаларының таушалган булуы белән аңлаттылар. Яңа тарифлар торбаларны алыштыру өчен инвестицион програмга акча җыюны үз эченә ала диелде.

2023 елның 1 июленнән су бәясе бер куб метрга 27,3 сум, 2024 елда - 29,4 сум булыр дип көтелә. Канализация бу елдан 33,6 сум, киләсе елда - 39,3 сумга артачак. Тарифка өстәлгән инвестиция програмы 2022-2028 елларда тормышка ашачак. Җиде ел эчендә "Водоканал" халыктан 7 млрд сум акча җыеп алырга җыена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG