Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү корбаннары саны 20 меңнән артып китте


Күпләр әле дә җимереклекләр астында кала бирә. Коткару операциясе дәвам итә, әмма җимерелгән биналар астында калучыларны исән табу өмете кими бара. 

Соңгы мәгълүматларга күрә, зилзилә нәтиҗәсендә Төркиядә һәм Сүриядә 20 меңнән артык кеше үлгән. Төркиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пәнҗешәмбе, 9 февраль кичендә илдә һәлак булганнарның саны 17 меңнән артты дип белдерде, Сүриядә исә табигать казасы өч меңнән артык кешенең гомерен өзгән.

Күпләр әле дә җимереклекләр астында кала бирә. Коткару операциясе дәвам итә, әмма җимерелгән биналар астында калучыларны исән табу өмете кими бара. Һатай шәһәрендә җимереклекләр астында ике русияле гәүдәсе табылган.

Дистәләгән мең кеше яраланган, меңләгән йорт ишелгән, йөзләгән мең кеше түбәсез калган. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы җир тетрәүнең 23 миллион кешегә кагылуын санап чыгарды, аларның 1,5 миллионы – балалар.

Сүриядә җимереклекләр астыннан яңа туган баланы исән килеш коткардылар, ул әнисенә кендек бавы белән бәйләнгән булган, ана кеше үзе зилзиләдә үлгән.

Төркиядә исә хакимиятләрдән һәм төзүчеләрдән җитди канәгатьсезлек белдерәләр, сейсмик актив зоналарда күпкатлы биналар төзегәндә тиешле кагыйдәләр үтәлмәгән, дип саныйлар. Ил президенты Рәҗәп Эрдоганны да тәнкыйтьлиләр. Шул сәбәпле илдә вакытлыча Twitter-ны томаладылар.
Моңа җавап итеп Эрдоган бу кадәр җимергеч зилзиләгә алдан әзерләнү мөмкин түгел иде, дип белдерде. Ул "кайбер проблемнарны" таныды, әмма хәзер вазгыять контрольдә дип әйтте.

Fitch Ratings агентлыгы бәяләмәсенә күрә, җир тетрәү нәтиҗәсендә Төркиянең икътисади югалтулары 4 миллиард долларга җитәргә мөмкин.
Күп еллар дәвамында сивилләр сугышы тынмаган Сүриядә хәлләр тагы да авыррак.

Сүриянең президенты Башар Әсадка каршы булучылар тотып тора торган төньяктагы җирләренә җир тетрәүдән соң дүрт көн узгач кына – бары тик кичә генә беренче һуманитар ярдәм килде. Коткаручылар биредә кимендә 1900 кеше һәлак булуын, йөзләгән кешенең ишелгән биналар астында калуын хәбәр итә.

Сүрия хакимиятләре Башар Әсад режимына каршы кертелгән санкцияләр фаҗигане тагын да катлауландыра дип белдерә. Илдә төзелеш техникасы һәм нефть җитми.

АКШ хакимиятләре Сүриягә каршы кертелгән Америка санкцияләре 2023 елның августына кадәр җир тетрәү белән бәйле күрсәтелгән ярдәмгә кагылмаячак дип белдерде.

Әмма шул ук вакытта нефть белән бәйле килешүләр, чикләүләргә эләккән затлар һәм Сүрия хөкүмәте белән багланышлар элеккечә тыелган.

Төркия һәм Сүриядә җир тетрәү ике тапкыр 6 февральдә булды. Беренчесенең үзәге Төркиянең Газиантеп шәһәрендә иде. Икенчесе - шулай ук Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә. Зилзилә дәрәҗәсе 7,5-7,8 балл булды. Төркиядә 12 февральгә кадәр матәм игълан ителде.

Төркия һәм Сүриягә дөньяның 70 иленнән коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре килде. БМО үзенең гадәттән тыш хәлләр фондыннан ике илдә зилзиләдән зыян күрүчеләргә ашыгыч һуманитар ярдәм күрсәтүгә 25 миллион доллар бүлеп бирде.

АКШ исә ярдәмгә 85 миллион доллар бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG