Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Илһам Шакиров исемендәге бүләк ияләре аталды


Илһам Шакиров яшәгән йортка эленгән такта
Илһам Шакиров яшәгән йортка эленгән такта

Илһам Шакиров исемендәге бүләк 2020 елда булдырылды. Ул ике елга бер бирелә. Беренчесе 2021 елда бирелгән иде.

Татарстан мәдәният министрлыгы Илһам Шакиров исемендәге бүләк ияләрен игълан итте. 15 февраль - җырчының туган көне. Быелгы бүләк ияләре министрлык сайтында китерелә:

  • Флюра Сөләйманова, Татарстанның халык артисты – "Вокал" номинациясендә (хатын-кызлар)
  • Фирдинант Сәлахов, Русиянең халык артисты – "Вокал" номинациясендә (ир-атлар)
  • Фәүдәт Гыйләҗев, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Әсхәт Хисмәтов, Татарстан халык артисты – "Халык җырлавы" номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты)

Бүләкне тапшыру тантанасы 25 мартта узачак диелә.

Илһам Шакиров исемендәге бүләкнең акчалата күләме 200 мең сум.

Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов бүләкнең акчалата күләменә ризасызлык белдергән иде.

"Премиянең бәясенә канәгатьсезлек белдерәм. Илһам Шакиров – бик зур исем. Мондый кабатланмас шәхес 100 елда тумаячак. Илһам Шакиров бүләге кимендә Тукай бүләге белән бәрабәр булырга тиеш" дигән иде ул.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең ачалата күләме быелдан 1 млн сумга җитәчәк дип хәбәр ителде. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла "Ватаным Татарстан" газетына биргән әңгәмәсендә әйтте. Моңарчы бүләкнең акчалата күләме 500 мең сум иде.

  • Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе җырчының иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу максатында 2020 елда булдырылды.
  • Премиянең беренче лауреатлары 2021 елда "Вокал" номинациясендә (хатын-кызлар) – Русиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова; "Вокал" номинациясендә (ир-атлар) – Татарстанның атказанган артисты Филюс Каһиров; "Халык җырлавы" номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Флёр Шакиров – Илһам Шакировның туганнан туган энесе булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG