Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәхкәмәсе сугышка каршы комментар язган хатын-кызга 30 мең сум штраф салган


Ул фикерләрен “Вконтакте”дагы язма астында калдырган булган.

Татарстанның Әлмәт шәһәр мәхкәмәсе Роза Хаҗиеваны ил гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәр итә.

Хөкем карары быел 26 гыйнварда чыккан. Эш материалларыннан күренгәнчә, узган елның 26 апрелендә Роза Хаҗиева "ВКонтакте"да комментар калдырган. "Эльвира, бу аңгыра халык "махсус операция"не хуплап тора икән, бер-беребезне үтереп бетермичә, бу беркайчан да бетмәячәк. Бу сугыш Америкага гына кирәк", "Денис, юк, мин сугышка каршы" дигән фикерләр язган.

Хаҗиева гаебен танымаган һәм бер ел элек "Вконтакте"дагы сәхифәмне билгесез затлар җимергән иде, сугыш турында язышмадым, дигән. Аңа беркетмәне 25 гыйнварда төзегән булганнар.

Узган ел 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

2022 елда Татарстанда сугышка каршы чыккан өчен 258 кешене җаваплылыкка тартканнар. 135 кеше рөхсәтсез чараларда катнашуы өчен штрафка тартылган һәм кулга алынган, ә 123 кешегә Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен штраф бирелгән.

Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.

Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG