Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева эше мәхкәмәдә 1 мартта карала башлаячак


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Эшне хөкемдар Азамат Бикчурин караячак, ул 2021 елда активистны сак астына алу турында карар чыгарган иде. 

Алексей Навальныйның Уфадагы штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваның җинаять эше нигезендә беренчел утырыш Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 1 мартта булачак. Бу хакта "Коммерсантъ-Уфа" хәбәр итә.

Чанышеваның ире Алмаз Гатин сүзләренчә, эшне хөкемдар Азамат Бикчурин караячак, ул 2021 елда активистны сак астына алу турында карар чыгарган иде.

Берничә көн элек Чанышеваны Мәскәү тикшерү изоляторыннан Уфа изоляторына күчерәчәкләре билгеле булды.

Гыйнвар ахырында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аны сак астында тоту вакытын тагын ике айга озайткан иде.

  • Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
  • 2021 елның 10 ноябрендә аны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты озайтылды. Аны "экстремист оешма төзү яки җитәкләүдә" гаепләделәр. Чанышева үзенең гаепсез булуын белдерә.
  • 2022 елның сентябрендә Чанышевага өч җинаять маддәсе нигезендә гаепләү белдерделәр: экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу.
  • Сак астында тотылса да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Күптән түгел Чанышева Тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде.
  • 2022 елның сентябрендә башында исә тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.
Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). Бу маддә нигезендә алты елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG