Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Русия хөкүмәтенең пилотсыз очкычлар комиссиясе әгъзасы булды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Пилотсыз очкычлар белән бәйле хөкүмәт комиссиясе 13 февральдә оештырылды. Аның бурычы – илдә пилотсыз һава системнарын үстерү белән шөгыльләнүче тармаклар белән багланышта булу.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия хөкүмәтенең пилотсыз һава системнарын үстерү мәсьәләләре комиссиясенә керде, дип хәбәр итә "Бизнес Online". Хөкүмәт комиссиясе әгъзаларын раслау турындагы фәрманны Русия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Комиссияне Русиянең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов җитәкли, аның урынбасары итеп – Русия хөкүмәте рәисе урынбасары һәм сәнәгать министры Денис Мантуров куелган.

Пилотсыз очкычлар белән бәйле хөкүмәт комиссиясе 13 февральдә оештырылды. Аның бурычы – илдә пилотсыз һава системнарын үстерү белән шөгыльләнүче тармаклар белән багланышта булу.

Миңнехановтан тыш, Русия төбәк башлыклары арасында комиссиягә Петербур губернаторы Александр Беглов, Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Белгород өлкәсе башлыгы Вячеслав Гладков, Рязань өлкәсе башлыгы Павел Малков һәм аннексияләнгән Акъярның (Севастополь) Русия билгеләгән губернаторы Михаил Развожаев та кергән. Аерым алганда, хөкүмәт комиссиясендә Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров та әгъза булып тора.

  • Быел февраль башында Русия һәм Иран хакимиятләре Татарстанның Алабуга шәһәрендә Shahed-136 иран дроннары җитештерә торган завод төзү ихтималын карый, дип хәбәр ителгән иде. Татарстан заводында елына кимендә алты мең пилотсыз очкыч җитештереп чыгарырга ниятләнә диелде.
  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
  • Былтыр октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 2027 елдан Казанда 20шәр Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр, дип хәбәр итте.
  • Соңрак сугыш аркасында Казанда бу очкычларны җитештерү кичектереп торылачагы билгеле булды. MRO Russia һава техникасына хезмәт күрсәтү форумында "Авиасистемы" ширкәте башлыгы Дмитрий Хоружик Казанда Ту-214 не җитештереп чыгару - "махсус хәрби операция"нең тәмамлану вакытына бәйле", "хәзер тәэмин итүчеләрдә Ту-214 кайгысы юк", диде. Әйтик Ту-214 системы өчен датчикларны (акселерометрлар) 2025 ел ахырында гына җитештерәчәкләр, әлегә алар сугышта кирәк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG