Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: "Көнбатыш Русиягә һөҗүм итәргә җыенмый. Бу сугышны Путин сайлады"


АКШ президенты Джо Байден Варшауда, 21 февраль 2023
АКШ президенты Джо Байден Варшауда, 21 февраль 2023

Байден Украинадагы сугыш беркайчан да Русиянең җиңүе белән тәмамланмаячак, диде. Шул ук вакытта ул яңа чикләүләр кертеләчәген игълан итте.

Бүген, 21 февральдә АКШ президенты Джо Байден Польшага сәфәре вакытында Украинага теләктәшлек күрсәтеп чыгыш ясады.

Ул үзенең чыгышын Русиянең бер еллап элек Украинага һөҗүм итүе турында хәтерләтүдән башлады. Русия бәреп кергәннән соң, "бөтен дөнья сынауга дучар булды", "бөтен демократия куркыныч астында калды", диде.

"Гади сорауларга җавап бирергә тиеш идек – көчебезне саклап кала алырбызмы, йомшаклык күрсәтербезме? Бер елдан соң моның җавабын беләбез – без нык булып чыктык һәм алга таба да суверенитет өчен һәм кешеләрнең агрессиягә каршы тору хокукы өчен көрәшәчәкбез", дип искәртте ул.

Байден Украинадагы сугыш беркайчан да Русиянең җиңүе белән тәмамланмаячак, диде.

"Украина халкы җиңәчәк, ә без элеккечә демократия сагында торачакбыз. Украина беркайчан да Русиянең корбаны булмаячак, ә үз империясен яңабаштан корырга омтылган диктатор беркайчан уңышка ирешмәячәк", диде Байден.

Чыгышында ул Украинадагы сивил халыкка, вокзаллар, хастаханәләргә, мәктәпләр, ятимнәр йортларына һөҗүмнәр турында, балаларны урлаулары хакында телгә алды.

"АКШ һәм Европа илләре Русияне юк итәргә яки контрольгә алырга теләми, Көнбатыш Русиягә, Путин әйткәнчә, һөҗүм итәргә җыенмый. Ә миллионлаган русияле күршеләре белән тынычлыкта яшәргә тели. Бу сугыш беркайчан да кирәк түгел иде, бу - фаҗига.

Бу сугышны Путин үзе сайлады. Сугышның һәр яңа көне - бу аның сайлавы. Ул бу сугышны бер сүзе белән туктата ала. Ләкин Украина үзен яклаудан туктый алмый", диде АКШ президенты.

Шул ук вакытта ул яңа чикләүләр кертеләчәген игълан итте.

"Русия кыйммәт бәя түләсен өчен барысын да эшлибез. Бу атнада яңа чикләүләр игълан итәчәкбез, бу сугышны башлауда гаепле булучыларны җаваплылыкка тартачакбыз", диде ул.

  • Варшауга килгәнче Байден 20 февральдә Киевта булды, бу сәфәр турында алдан игълан ителмәгән иде. Ул анда президент Владимир Зеленский һәм Украинаның хәрби-сәяси җитәкчелеге белән очрашты.
  • Джо Байденның бүгенге чыгышы Русия президентының Федераль җыенга юлламасы ясалып, берничә сәгатьтән узганнан соң булды.
  • Юлламасында Владимир Путин Русия стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен (СНВ) бер яклы туктатып тора, дип белдерде.
  • Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүе 2021 елда озайтылган иде. Ул 2025 елга кадәр гамәлдә. Моңа кадәр АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама һәм Дмитрий Медведев 2010 елда имзалаган иде. Ул һәр тараф атом кораллары санын 1550 берәмлеккә кадәр киметүне күз уңында тота.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG