Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 2034 елга кадәр 73 млрд сум бурычын чигерергә өметләнә


Радик Гайзатуллин
Радик Гайзатуллин

Бу федераль кредитлар хисабына ачылган проектлар Мәскәүгә салымны арттырган очракта гына "гафу ителәчәк".

Татарстан 2034 елга кадәр федераль бюджеттан алган 73 млрд сум дәүләт бурычын чигерергә җыена. Бу хакта бүген республика финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

"2034 елга кадәр 73 млрд сум бурычны чигерергә мөмкинлек бар. Моның өчен аерым шарт үтәргә кирәк: проектлар (федераль кредитлар хисабына ачылган оешмалар) федераль бюджетка салымны арттырырга тиеш", диде ул.

Аның сүзләренчә, узган ел Мәскәү Татарстанның 1,7 млрд сум бурычын "гафу иткән". Нәтиҗәдә, республика хакимияте кредитның 3,8 млн сум күләмендәге процент өлешен дә түләмәячәк. Быел Татарстан федераль үзәк белән тагын 7 млрд сум бурычны чигерү турында сөйләшү алып бара дип белдерде министр.

2023 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 103,5 млрд сумга җиткән, шуның 98,5 млрд сумы федераль кредитлар тәшкил итә. Бу узган елның ноябрь азагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк. Радик Гайзатуллин сүзләренчә, дәүләт бурычы Татарстанның бюджет кеременең 38 процентын тәшкил итә.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды.
  • 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Быел республиканың кереме 343,7 млрд сум, чыгымы – 370,9 млрд сумны тәшкил итәчәк. Дәүләт шурасы депутатлары киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG