Татарстан прокуратурасында икенче мәртәбә Казанның 175нче гимназиясе мөдире Әминә Вәлиевага гаепләүне раслаудан баш тартканнар. Бу хакта Facebook-та мөдирнең адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, тикшерү комитеты Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков карарын Русия баш прокуратурасына шикаять итәчәк.
"Сәер булып тоела, чөнки гадәттә прокуратура белән яклау тарафы килешми. Әмма бу эштә прокуратура һәм яклау Вәлиеваны гаепле дип санаучы тикшерү комитеты фикере белән риза түгел", дип хәбәр итә Руслан Нәгыев.
Аның әйтүенчә, гимназия мөдиренә каршы ачылган җинаять эше туктатылырга тиеш, чөнки гамәлләрендә җинаять кылу билгеләре юк.
Моңарчы декабрьдә дә прокуратура өстәмә тикшерү уздырырга кирәк дип табып, Вәлиевага гаепләүне раслаудан баш тарткан иде.
- 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
- Октябрь уртасында Галәвиевка ачылган җинаять эшен Баш прокуратура мәхкәмәгә тапшырды. Аны җинаять кодексының берничә маддәсендә гаеплиләр: үтерүдә, канунсыз рәвештә шартлаткыч маддәләр алу, саклау һәм ясауда, шулай ук аңлы рәвештә милекне юк итү яки зарарлауда.
- Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.
- Әминә Вәлиеваның кызы Эльвина Ибраһимова әнисенә карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага, ул Азатлыкка "әнидән гаеплене ясарга телиләр", дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум