Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясенә 9 ел. "Кырымтатар халкына каршы җинаять дәвам итә"


"Бакчасарай дүртлеге" мәхкәмәсе, сулдан: Зеври Абсеитов, Энвер Мамутов, Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров, 2018 ел
"Бакчасарай дүртлеге" мәхкәмәсе, сулдан: Зеври Абсеитов, Энвер Мамутов, Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров, 2018 ел

Русия Кырымны басып алганнан соң кырымтатарларга карата башланган золым күпләрнең тормышын үзгәртә. Дилявер Меметов әтисе төрмәгә ябылгач, укуын ташлап, үзләре хәлендә калган башка кырымтатар гаиләләренә ярдәм итә башлаган.

Кырымда сәяси сәбәпләр белән зинданга утыртылган һәм ирекләре чикләнгән кырымнарның саны 284 кешегә җитте. Шуларның 194е кырымтатарлар. Хөкем ителгән кырымтатарлар саны - 85, ирекләре чикләнгәннәре - 19, тикшерү изоляторында тотылганнары - 33, иреккә чыкканнары - 31, эзәрлекләнгәннәре – 26.

Төрмәгә утыртылганнарның бер өлеше "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнде. "Бакчасарай дүртлеге" дип аталган төркемдәге дүрт кешенең берсе - Ремзи Меметов (1966). Русия махсус хезмәтләре (ФСБ) аны үз йортыннан 2016 елда алып китте.

Шул вакыттан бирле аның ике улы мондый тоткыннарның гаиләләренә ярдәм итә башлаган һәм сак астында булганнарның гаиләләре дә бер-берсенә булышу максатыннан берләшкән.

Ремзи Меметов — 1966 елда туган. 1995 елда гаиләсе белән Кырымга кайта, Бакчасарайда яши. 2016 елда Русия ФСБсы тарафыннан кулга алына. 2018 елда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 9 елга хөкем ителә. Ставрополь колониясендә утыра. 2025 елның февралендә иреккә чыгарга тиеш.

2018 елда мәхкәмәдә соңгы сүзендә кырымтатар халкына мөрәҗәгать итеп: "Мин сезне барыгызны да яратам, вакыт табып бер-берегезгә ярдәм итүегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Аллаһ сезнең барыгыздан да разый булсын. Безгә ачылган эш канунсыз, безне барыбызны да яхшы яктан беләләр, бу абсурд әле дә дәвам итә", дигән иде.

Ремзи Меметовның олы улы Дилявер Меметов (1993) әтисен махсус хезмәтләр алып киткән көнне искә төшереп, 2016 елда өйләрендә өч сәгать узган төнтүдән соң, ФСБ хезмәткәрләренең "әтиегезне Бакчасарайның ФСБ бүлегенә алып китәбез, 15 минуттан җибәрербез" дип әйтүләрен, ләкин аны баштан ук һич җибәрергә уйламаганнарын, ә туп-туры Акмәчеткә алып китүләрен әйтә.

"Без моны көпә-көндез кеше урлау дип бәялибез. Ул заманнан бирле җиде ел узды, бу барыбызга да көтелмәгән хәл һәм борчу булды", диде ул Азатлыкка.

Ремзи Меметовны 9 елга утырталар. Аны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гәеплиләр.

Ремзи Меметов хатыны Эльмира белән үз йортында, Бакчасарай, 2015 ел
Ремзи Меметов хатыны Эльмира белән үз йортында, Бакчасарай, 2015 ел

"Бер гаебе булмаган әтиебезнең тоткарлануы әниебезнең саулыгына, аның психик халәтенә бик нык тәэсир итте, чөнки ул гомер иткән иптәше һәм аңа төп терәк булган якын кешесез калды. Аллаһка шөкер, без, аның ике улы, башка безнең кебек хәлдә калган гаиләләрдәге балаларга караганда, чагыштырмача, инде зурлар идек һәм без әниебезгә терәк булдык. Әмма тормыш шулай корылган, әниемә әтине беркем алмаштыра алмый", ди Дилявер.

"Әтиемнең утыртылуы минем тормышымны үзгәртте"

Әтисенең тоткарлануы Диляверның тормышына, аеруча укуына йогынты ясаган.

"Әтием тоткарланган вакытта мин Акмәчеттә университетта химия белгечлегенә магистратураны тәмамлый идем, Кырым уку йортлары дипломнары дөньяда танылмау сәбәпле Ставропольдәге Төньяк-Кавказ университетына аспирантурага кереп укый башладым, чөнки гыйльми-тикшеренү юнәлеш һәм халыкара элемтәләр мөмкинлеге белән кызыксына идем. Кырымда 2014 елда мондый мөмкинлек бетерелде һәм башка илләр Кырым дипломнарын танымый башлады.

Кырымда тоткарлаулар безнең гаилә белән генә чикләнмәде. 2016 елда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле мөселманнарны тоткарлаулар февраль-октябрь айларында Бакчасарай, Акмәчет, Ялта, Алуштада булганнан соң, аларның гаиләләре үзара оеша башлады. Матди-финанс, көнкүреш-социаль, юридик мәсьәләләрне хәл итү өчен гаиләләрне берләштергән "Теләктәшлек" ("Солидарность") төркеме барлыкка килде.

Дилявер Меметов, 2019 ел
Дилявер Меметов, 2019 ел

Бу вазгыятьтә кырымтатарларны тоткарлаулар турында чынбарлыкны, Кырымда барган процессларны яктырту һәм мәгълүматны җәмәгатьчелеккә тарату бик мөһим иде, чөнки пропаганда, дәүләт каналлары аша хакимият, ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан безне пычрату даими алып барылды. Шул пропагандага каршы альтернатив мәгълүмат бирү мөһим иде. Мине "Теләктәшлек"нең координаторы итеп сайладылар. Башта Ставропольдә укуымны дәвам итеп, координатор эшен читтән алып бардым, ләкин кырымтатарларны тоткарлаулар туктамады, төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүче гаиләләр саны артты һәм бу эшне уку белән бергә алып барырга мөмкин булмаганны аңлаганнан соң, мин укуымны ташларга мәҗбүр булдым. Энем Эскендер (1997) дә укуыннан китте.

"Заманалар үзгәрде, ләкин мәсьәләнең асылы үзгәрмәде"

Хәзерге көнгә золым кылучылар 80нән артык гаиләнең тормышын бозды. Алар инде берничә гасыр дәвам иткән геноцид, дискриминациянең хәзерге корбаннары. Тоткарланган кешеләрне җинаятьчеләр, террорчылар, җәмгыятькә куркыныч тудыручы экстремистлар дип сурәтләделәр. Ләкин шунысы хак - безнең халкыбыз өчен алар - каһарманнар.

Алар төрмәләрдә үзләренең карашлары, фикерләре, диннәре, мәдәниятләренә булган тугрылыклыгы, үз халкын принципиаль рәвештә яклаганы өчен утыра. Безнең халык өчен бу золымнар яңалык түгел. Халкыбыз патша заманында да, совет режимы вакытында да моны узды. Күрүебезчә, вакытлар үзгәрә, ләкин мәсьәләнең асылы үзгәрмәде. Утыртылганнарның күбесе актив, күпбалалы гаилә кешеләре, алар халык алдындагы проблемнан бер вакытта да читтә калмады.

Белешмә: Бакчасарай дүртлеге

Зеври Абсеитов, Ремзи Меметов, Энвер Мамутов һәм Рустем Абильтаров — Кырымдагы Бакчасарай шәһәрендә яшәүче кырымтатарлар.

2018 елның 24 декабрендә Дондагы Ростовта урнашкан Төньяк Кавказ хәрби мәхкәмәсе аларны "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләп хөкем чыгарды.

Зеври Абсеитов, Ремзи Меметов һәм Энвер Мамутов 9 ел кырыс шартлы колониягә, "Хизб ут-Тәхрир"нең җирле бүлеген оештыручы дип гаепләнгән Рустем Абильтаров 17 елга хөкем ителде.

Гаепләнүчеләр мәхкәмәдә соңгы сүзләрендә белдерелгән гаепләрне танымауларын, бу гаепләү нигезендә сәясәт ятуын белдерде.

Куәт оешмалары, дәүләт матбугат чаралары төрмәләргә ябылган кырымтатарларны каралтып, куркыныч җинаятьче итеп күрсәтә, ләкин аларның берсе дә халыкка, Кырым җәмгыятенә бернинди куркыныч тудырмады. Безнең халык гаделсезлеккә каршы көч кулланып түгел, ә кануни юллар белән көрәшә", ди Дилявер.

"Алар хатыннарны утырта, картларны үтерә, балаларны куркыта"

Дилявер әйтүенчә, бүген хакимият һәм куәт оешмалары рәхимсез ысулларны һәм чараларны куллана. Алар хатыннарны, өлкәннәрне кулга ала, балаларны куркыта, дип дәвам итә ул.

"Әтисен кулга алганда баласына "син әтиеңне башка күрмәссең" диләр, йә балалар алдында әтисен егып салып кыйныйлар, кулларына богаулар кидерәләр, пычрак аяк кимнәре белән сүгенеп бүлмәләрдә йөриләр, өйдәге әйберләрне, ишекләрне ваталар. Балаларны һәм хәтта зурларны да бу хәлләр куркуга сала.

Дилявер һәм Эскендер әтиләре Ремзи Меметов һәм ерак туганы белән Бакчасарайда Хан сарае алдында, 2006 ел
Дилявер һәм Эскендер әтиләре Ремзи Меметов һәм ерак туганы белән Бакчасарайда Хан сарае алдында, 2006 ел

2019 елда кулга алынган һәм 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле төрмәдә үлде, бу - соңгы мисалларның берсе. Без шикләнмичә аны үтерделәр дибез, моны башкача атап булмый. Безнең туганнарыбыз газаплы шартларда тотыла дип саныйбыз. Моны инде барлык халыкара оешмалар, кеше хокукларын яклаучылар, төрле мониторинг миссияләре, күзәту комиссияләре, төрле илләрнең омбудсменнары таныды. Халкыбыз күргән бүгенге авырлыклар - бу үткән тарихыбызның дәвамы", ди Меметов.

"Ярдәм итүчеләр кимемәде"

Зинданнарда утыручы кырымтатарларның гаиләләренә ярдәм итүчеләр кимемәде, халык төрле яклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә, алар ялгызы гына калмады. Бу гаиләләргә финанс, юридик ярдәм, мәхкәмәләрдә катнашу, аларга хатлар язу дәвам итә.

"Мәсәлән, безнең гаилә бер көн дә яклаусыз калмады. Бу яклауда безнең халык кына түгел, башка милләт вәкилләре дә, башка илләр дә катнаша. Әтиемә теләктәшлек белдереп, илнең төрле почмакларыннан хатлар килә. Алар аның җинаять кылмаганын яхшы белә. Бу нәрсә хакында сөйли? Куәт оешмалары, мәхкәмә системы, хакимиятләр бу гамәлләре белән үзләренең дәрәҗәләрен генә төшерә. Безнең туганнарны төрмәгә утырту өчен ачылган җинаять эшләренең, гаепләүләрнең бер нигезе юк. Әлеге эшләр органнарның уңышсызлыгын дәлилли һәм бу хакта бүген бар дөнья сөйли. Монысы бик мөһим", ди Дилявер.

"Бу - кырымтатар халкына каршы җинаять эше"

Дилявер әйтүенчә, 2015 елда кырымтатарларга басым башланганда бу - аерым кешеләргә басым дип аңлатучылар булган, аннары дини сәбәпләрне күрсәткәннәр, шулай ук Кырымтатар мәҗлесенә басым дигәннәр.

"Юк, бу мәхкәмәләр - аерым кешеләр йә оешмаларга каршы гына түгел. Куәт структуралары, хакимият халыкның реакциясен, аның гаделсезлеккә каршы тыныч юллар белән көрәшкәнен күргәннән соң, халык тулысы белән репрессия машинасына эләкте.

Эскендер һәм Дилявер әниләре Эльмира ханым белән, 2018 ел
Эскендер һәм Дилявер әниләре Эльмира ханым белән, 2018 ел

Бүген бәла һәрбер кырымтатарына кагылды. Әгәр 5-6 ел элек безгә, бу - ниндидер аерым кешенең эше, дип ышандырып маташкан булсалар, бүген без: "Бу - "Хизб ут-Тәхрир", Мәҗлес, йә ниндидер диверсантлар эше түгел. Бу - тулы кырымтатар халкына каршы ачылган җинаять эше, дибез. Әгәр статистиканы карасак, соңгы елларда Кырымда төрле сәбәпләр белән 3-4 меңнән артык тентү узды. Аңлашыла ки, болар куркыту, халыкны бүген барган процесслардан ераклаштыру өчен эшләнә. Бер-берсенә битараф булсыннар, өйләрендә утырсыннар дигән максаттан чыгып эшләнә. Халыкның күңелендә өметсезлек уяту өчен эшләнә.

Аллага шөкер, бүгенге көндә куәт оешмалары, хакимият ничек кенә каршы тормасын, без якыннарыбыз һәм туганнарыбызны яклауны, бу гаделсезлеккә каршы көрәшне, хакыйкатьне яклауны дәвам итәбез. Безнең туганнарны иреккә чыгарсыннар, аларны акласыннар, гаиләләренә кайтарсыннар, аларның пычратылган исемнәрен акласыннар дип көрәшәбез", ди Дилявер Меметов.

"Бакчасарай дүртлеген" яклаучы адвокат Сергей Легостов сүзләренчә, Ремзи Меметов та, Зеври Абсеитов та халыкара оешмаларда аларның гаризалары ни дәрәҗәдә карала дип кызыксына һәм ярдәм булачагына өметләнә.

"Украина дәүләте безне онытмый, юридик һәм матди ярдәм күрсәтә, алар үзләрен бу яктан онытылган дип санамый. Алар шулай ук Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә һәм БМОның Кеше хокуклары комитетында үз эшләренең барышы белән кызыксына. Алмашу турында әлегә бернәрсә дә ишетмиләр. Гомумән, бу юнәлештә ниндидер эш барамы? Алар моны белергә тели. Зеври Абсеитов алмашуга өметләнә һәм Украина рәсмиләреннән моны эшләүне сорый. Вакыт бара, сәламәтлек бетә, балалар әтиләрсез үсә", - ди адвокат.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG