Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш аркасында Казанда һәм Чаллыда спорт корылмалары төзү туктатылган


Бу Мәскәүнең финанслауны туктатуы белән бәйле.

Татарстанда сугыш аркасында волейбол үзәкләре төзелмичә калган. Бу хакта 2 мартта Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың волейбол федерациясе җыенында белдерде.

Моңа кадәр Казанда пляжлы волейбол белән шөгыльләнү өчен ябык комплекс, олимпия резервы өчен спорт корылмасы һәм Чаллыда волейбол үзәге төзү каралган иде.

"Беркем дә махсус хәрби операция башланасын һәм бюджетның кимүен белмәде. Безнең планнар, килешүләр бар иде. Үзебезнең финанс өлешен расладык. Ә менә федераль үзәк моннан баш тартты, шуңа тукталып калды. Һәрбер спорт мәктәбе үзенә спорт зал булуын тели. Казанда гына да моның өчен 130 млн сум кирәк. Бу зур акчалар", диде ул.

Мөхәммәтшин бүген булган спорт залларын нәтиҗәлерәк кулланырга чакырды. Шул ук вакытта ул тренерларга һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп, спорт аша Татарстан һәм Русия патриотизмын үстерергә чакырды. Аныңча, яшьләрне урамнан җыярга, "фейк хәбәрләрдән" читләтергә кирәк.

2022 елның февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Моңа җавап итеп, АКШ һәм Европа даими рәвештә санкцияләр кертә, алар Русия оешмалары белән хезмәттәшлек итүне чикли яки тулысынча тыя. Чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды.

2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Быел республиканың кереме 343,7 млрд сум, чыгымы – 370,9 млрд сумны тәшкил итәчәк. Дәүләт шурасы депутатлары киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

Быел санкцияләр аркасында Татарстанда элемтә операторы станцияләре ике тапкырга азрак төзеләчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG