Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар милли районнары. Тарихи экскурс


Төркия журналистлары Шыгырдан турында фильм төшерә, 2011 ел
Төркия журналистлары Шыгырдан турында фильм төшерә, 2011 ел

1930нчы елларда Совет берлегендә аерым милләтләр, шул исәптән татарлар да укмашып яшәгән төбәкләрдә милли районнар төзелгән булган. Берничә елдан алар бетерелегән, ләкин ул җирлекләрдә татарлар бүген дә укмашып яши. Тарихчы Илнар Гарифуллин шушы милли районнарга бүгенге күзлектән карый.

Безнең заманда милли телләр статусы турында сүз күтәргәндә күбрәк республика дәрәҗәсендә сөйлиләр. Аерым татар телен генә алсак, ул әлбәттә Татарстан һәм Башкортстанга кагыла. Ә шул ук вакытта, тарихка карасак, милли мәсьәләләрне төбәк кенә түгел, җирле дәрәҗәдә дә чишәргә тырышканнар.

1930 елда Совет берлегендә волостьлар урынына районнар барлыкка килә. Шул ук вакытта үз милли республикаларыннан, автономияләрдән читтә булса да, муниципалитет чикләрендә аерым милләт вәкилләре компактлы яшәгән урыннарында милли районнар булдырыла.

МИЛЛИ РАЙОНДА МИЛЛИ ТЕЛ

Милли районнар үз территориясендә шул ук исемдәге халыкның телен рәсми тел буларак кертә. Һәм әлеге тел дәүләт органнарында рәсми эш башкаруда кулланыла. Бу телдә җирле хакимият тарафыннан оештырыла торган барлык массакүләм чаралар үткәрелә. Мәгариф системы шул ук телдә төзелә.

Шул ук вакытта 1920нче елларда күп кенә төбәкләрдә җирле халыкның телен һәм милләтен билгеләр өчен тел экспедицияләре оештырыла. Милли районнарны төзү һәм бигрәк тә теге яки бу телдә укыту турында карар кабул итү әлеге комиссияләрнең нәтиҗәләренә нигезләнә.

Милли районнар һәм авыл советлары төзү турындагы карар төбәк хакимиятләре тарафыннан кабул ителә. 1920-1930 елларда милли районнар һәм авыл советлары төзү практикасы "коренизация" сәясәте белән бәйле рәвештә киң таралган була, әлеге территориаль берәмлекләр рәсми рәвештә административ-территориаль бүленеш иерархиясенә керә. Милли статус алу өчен район халкы саны билгеле бер критерийларга җавап бирергә тиеш була.

Мәсәлән, 1924-1925 елларда Украина ССРда милли районда кимендә 10 мең кеше, ә милли авыл советында кимендә 500 кеше булырга тиешлеге әйтелгән. Шул ук вакытта милли район эчендә башка милләтнең авыл советлары эшләве дә мөмкин булган (мәсәлән, татар милли районы эчендә башкорт, урыс яки чуваш авыл советлары булырга мөмкин). РСФСР территориясендә 1933 елның 1 декабренә 117 милли район һәм 3 меңнән артык авыл советы була. Милли районнарның төгәл исемлеге "Совет берлегенең административ-территориаль бүленеше" дигән 1934 елда чыккан китапта бастырылган.

"МАКСАТКА ЯРАШЛЫ ТҮГЕЛ"

1937 елның 17 декабрендә ВКП(б) Үзәк комитеты политбюросы "милли районнарны һәм авыл советларын бетерү турында" карар чыгара. Анда милли районнар һәм авыл советлары "аларның милли составы белән акланмый", моннан тыш, махсус тикшерү "бу районнарның күбесенең халык дошманнары тарафыннан корткыч максатларда булдырылуын" ачыклады диелә. Шуннан чыгып ВКП(б) Үзәк комитеты "махсус милли районнарны да, авыл советларын да алга таба максатка ярашлы түгел" дип таный. Украина, Казакъстан үзәк комитеты, Ерак Көнчыгыш, Алтай һәм Краснодар крайкомнары, Кырым, Оренбур, Ленинград, Архангельски өлкә комитетлары үз территорияләрендә урнашкан милли районнар һәм авыл советларын 1938 елның 1 гыйнварына гадәти районнар һәм авыл советлары итеп үзгәртеп кору юлы белән бетерү турында тәкъдимнәр тапшыра. Шулай итеп барлык милли районнар һәм милли авыл советлары гадәти районнар һәм авыл советлары итеп үзгәртелә.

ТАТАР РАЙОННАРЫ

Сорау туа — ә татар районнары күпме булган һәм алар кайларда урнашкан. Бу районнар билгеле һәм хәзерге көндә дә анда татарлар компакт рәвештә яши. Бу Чуашстанда урнашкан Шыгырдан районы, Омски өлкәсендәге Усть-Ишим районы, Нижгар өлкәсендәге Кызыл Октябрь районы, Мордовиядәге Ләмбрә районы, Ульян өлкәсендәге Иске Кулатка районы, Мари республикасындагы Бәрәңге районы, Самар өлкәсендәге Камышлы районы.

Иң күп татар районнары Башкортстанда була. Бу, мәсәлән, Аургазы, Бакалы, Балтач, Бүздәк, Стерлебаш, Туймазы, Кырмыскалы, Кыргыз-Миякә, Кушнарен (ул вакытта Топорнин районы дип аталган), Учалы, Чакмагыш һәм Чишмә районнары. "Татар районнары" атамасы 1930нчы елларда "Кызыл Башкирия" исемле рәсми гәзит битләрендә дә актив рәвештә кулланыла. Бу 1930нчы елларда әлеге районнарда татарның шактый булуы һәм аларның үз мәнфәгатьләрен якларга сәләтле булуын күрсәтә.

Башкортстан эчендә татар районнарының күп булуы бик гади аңлатыла – әле 1920 елда ук бу районнарның күбесе Тататарстанга кушылырга тиеш булган була. Ләкин 1922 елда аларны хокукларны, кануннарны бозып Башкортстанга кушалар. Бу районнарга "татар милли" статусны бирү – шул канунсызлыкны ничектер киметер өчен эшләнә дә.

Бу татар районнарын яңадан кайтару идеясе дә юкка чыкмый. Мәсәлән, 1990 елның 8 сентябрендә Башкортстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация проектын әзерләгәндә, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән пленумы була, анда төп мәсьәлә булып республика статусын үзгәртү мәсьәләсе тора. Резолюциядә башкорт, рус татар телләренә дәүләт теле статусын бирү таләбе куела. Моннан тыш халыкларның милли авыл советларын төзү, шулай ук хакимият органнарында аларны пропорциональ вәкиллек итү мәсьәләсе күтәрелә.

Милли районнарны яңадан торгызу мәсьәләсе әле дә актуаль булып кала. Хәзергә Русиядә 12 төбәктә милли районнар бар. Ләкин 1930нчы еллар белән чагыштырганда, аларның саны шактый азрак һәм хокукый статуслары да ачык билгеләнмәгән. Һәм алар арасында бер татар районы да юк. Ә татарлар бит Евразияда иң нык сибелеп яшәгән халыкларның берсе, шуңа күрә, татар милли районнарын аякка бастыру мәсьәләсе актуальлеген югатлтмый. Һәрхәлдә, 1930нчы еллардагы татар милли районнары территориясендә әлеге көндә дә татарлар яши.

Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG