Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемеров өлкәсе журналистына Русия хәрбиләре турында ялган мәгълүмат турындагы эш нигезендә сигез ай төзәтү эшләре бирелде


Андрей Новашов
Андрей Новашов

Андрей Новашов - гаскәр турында "фекйлар" таратуда гаепләнгән беренче журналист булып тора.

Кузбассның Рудничный район мәхкәмәсе Кемеров өлкәсе журналисты Андрей Новашовка гаскәр турында "фейклар" тарату эше нигезендә сигез ай төзәтү эшләре бирде. Шулай ук аңа бер ел эчендә интернетта язмалар язу тыелды, дип хәбәр итә Сибирь.Реалии.

Прокурор журналистка 11 ай төзәтү эшләре бирүне, хезмәт хакының 10 процентын дәүләткә тотып калуны таләп иткән, шулай ук аңа ике ел интернетта мәгълүмат урнаштыруны тыюларын сораган.

Журналистка каршы гаскәр турында "фейклар" тарату җинаять эшен "ВКонтакте"дагы ун язмасы өчен ачканнар. Анда "оккупантлар", "агрессор-ил", "яралыларны, һәлак булучыларның җәсәдләрен эвакуацияләргә, җимереклекләрдән арынырга аяк чалу", "тыныч халыкны юк итү" кебек төшенчәләр кулланылган.

Тикшерү Новашовка "кораллы көчләр алдында гафу үтенергә" тәкъдим иткән, ул баш тарткан.

Андрей Новашов Сибирь.Реалии һәм "Тайга.Инфо" белән хезмәттәшлек иткән журналист.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • 2022 елда октябрь башында Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.
  • Чаллы мәхкәмәсе Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнүче IT-белгеч Руслан Ганиевка 10 ай төзәтү эшләре бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG