Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Украинадагы сугышта 47 медицина хезмәткәре катнаша


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

12 хезмәткәр сугышка ихтыяри булып киткән диелә.

Татарстан дәүләт медицина оешмаларының 47 хезмәткәре Украинадагы сугышта катнаша. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматынча, Русия гаскәренә 35 кеше мобилизация кысаларында алынган. Алар арасында республиканың дәүләт хастаханәләрендә эшләүче 8 табиб, 24 урта медицина хезмәткәре һәм медицина персоналы саналмаган 3 хезмәткәр бар.

Моннан тыш, сугышка 12 кеше ихтыяри булып киткән диелә. Алар арсында 7 табиб һәм 5 урта медицина хезмәткәре бар.

8 март уңаеннан министрлыкта 47 сугышчының әниләрен һәм хатыннарын җыйганнар.

"Аларның (сугышта катнашучы табибларның) эш урыннары саклана. Кире кайту белән алар үз вазифаларына керешә алачак", дип белдергән Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

Узган елның 21 сентябрендә игълан ителгән "өлешчә" мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы медицина хезмәткәрләрен дә читләтеп узмады. Алар арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.

Мобилизациягә табибларның ничек алынуы аеруча зур сорау тудырды. План тутыру өчен "бронь"лы хезмәткәрләрнең чакыртылуы, халыкта ихтыяҗ булган аерым профильле белгечләрнең дә гаскәркә алынуы, алтмышны ваклаган кешеләрнең дә исемлеккә керү очраклары булды. Азатлык сугышка алынган табибларның якыннары белән сөйләшкән иде.

Башкортстанның Баймак шәһәрендә эшләүче акушер-гинеколог һәм УЗИ белгече Станислав Гераськинны, "бронь" булуына карамастан, сугышка җибәрәләр. Хастаханә җитәкчесе аның "бронь"нан баш тартып, ихтыяри булып китүен хәбәр итте. Табибның хатыны бу сүзләрне дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Аның сугышка алынуына каршы 800дән артык кеше имза куйды.

Стәрлетамакның бердәнбер балалар нейрохирургы Әхмәт Әбүбәкеровны җәмәгатьчелек саклап кала алды.

Мобилизациягә кадәр дә Татарстаннан сугышка табиблар даими җибәрелеп торды. Сентябрь азагында Русия оккупациясендә калган Луһански өлкәсеннән 25 табиб кайтты.

Шул ук вакытта ике республикада да җирле халыкны дәваларга белгечләр җитми. Быел Татарстанга табибларга кытлык 6,1 процент, урта медицина персоналына - 4 процент тәшкил итүе әйтелде. Төгәл күпме хезмәткәр җитмәве җиткерелмәсә дә, узган ел 2,1 мең табибка ихтыяҗ булуы билгеле булды. Былтыр Башкортстанда 1,5 мең табиб җитмәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG