Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш хатын-кызларны ничек үзгәртте? Ике тарих, ике фикер


Путин Украинага каршы башлаган сугыш елдан артык дәвам итә. Ул Русиядә һәркемгә кагылды. Сугышта катнашкан туганы, якыны булмаган очракта да һәр кеше бу канкоешның бәясен үз җилкәсендә татый. Аеруча хатын-кызлар. Ничек кичерә алар бу хәлне, тормышлары ничек үзгәрде?

Сугыш беренче чиратта гаиләләрне аерды. Кемдер ирен, кемдер улын, кемдер абый-энесен сугышка озатты. Хатын-кызлар XXI гасырда гаиләләре белән әкрен генә, тыныч кына бергәләп дөнья көтү урынына бүген ирләре өчен ут йота, ирләрсез тормыш йөген өстери. Кемдер инде якыннарын цинк табутта кайтарылу кайгысын кичерә. Кемнедер бу читләтеп уза. Әмма бу да әлегә, үлем хәбәрен алырбызмы, юкмы дигән уй белән көн саен алар сират күпереп уза. Хатын-кызлар курку хисе белән яши. Сугышка минекен кайчан алып китәләр дигән уйлар белән бәргәләнә, өзгәләнә алар.

Сугышка эләгүдән куркып читкә чыгып китәргә мәҗбүр булган ирләрнең хатыннары хәләл җефетләренең исән булуы белән үзләрен юатса да, балаларны карау, дөнья арбасын тарту аларга җиңел түгел. Сугышка киткән ирләрнең дә, сугыштан качкан ирләрнең дә хатыннары авыр хәлдә. Барлык хатыннар да иң авыры - билгесезлек һәм ялгызлык дип билгели. Бер яктан психологик травмалар бер-берсенә өстәлә, икенче яктан тормыш алып бару да авырлашкан саен авырлаша.

Нинди уйлар, нинди хисләр белән яши гүзәл затлар? Бу хакта үзләреннән сораштык.

Ялгызлык, куркып яшәү, терәксез калу

Чаллыда яшәүче Татьяна Сенчук ике бала белән тормыш арбасын тарта. Ире сугышта, ул анда мобилизациягә эләгеп киткән. Сентябрь аеннан бирле аның тормышы сират күперен узуга тиң дип аңлата, көн саен ире өчен өзгәләнә, борчыла. "Бүген исән каламы, начар хәбәр алмасам ярар иде" дип көне уза. Иң авыры - билгесезлек һәм ире, балалары, киләчәк өчен курку хисе белән яшәү, ди ул. Ул әти-әниләр ярдәме булмаса, исән калу авыр дип сөйли.

Тормышым асты өскә килде

— Тормышым асты өскә килде. Без ирем белән гел бергә идек, озакка бервакытта да аерылышкан булмады. Вак эшме, зур эшме - гел киңәшләшеп, барысын да бергә башкардык. Ул минем өчен хуҗалыкта терәк булды. Бар нәрсәне дә әзерләп, ясап куя иде хуҗалыкта, ни кирәк, барысын да алып кайта иде, акчасын таба иде, эшләде, — дип уртаклаша ул. — Балаларны тәрбияләүдә дә булышты. Балаларны карады, мәктәпкә озатты, кирәк икән, каршы алды, дәресләр әзерләште, алар белән вакытны күп уздыра иде. Төрле җирләргә йөртте, күңел ачу да - гел бергә булдык. Хәзер болар берсе дә юк. Миңа балалар өчен әти дә булырга туры килә, әмма мин аны алыштыра алмыйм, билгеле. Балалар аны сагына, юксына, гел "Әти кайчан кайта?" дип сорый. Менә шул сорау бирелсә, коелам да төшәм. Миңа көчле булырга туры килә, ничек тә булса алар каршында еламаска тырышам, юатырлык, өметләндерерлек сүзләр табып тынычландырам. Юатам, ә үзем куркам, исән кайта алырмы дигән уйлар эчтән кимерә.

Балалар әтисен, мин иремне юксынам. Ялгызлык сынавы аеруча авыр. Бүре кебек уларлык хәлгә җитәм. Бик авыр. Ирем булганда якланган булганмын, бер проблем да белмәгәнмен икән. Хәзер бөтен дөнья җимерек кебек, кайсы эшкә тотынырга белмисең. Ялгыз хатыннарга никадәр авыр икәнен хәзер аңлыйм.

Бәяләр үсте, һичшиксез, моны барысы да сизә. Кешеләргә яшәү авырайды. Фатир өчен түләүләр артты. Дәүләткә кешеләр, гаиләләр нинди хәлдә булуы кызык түгел, гаилә башлыгы кайда, бармы ул, юкмы - мөһим түгел. Менә газ, су, электр өчен ат бәясе, рәхим итеп түлә. Беркемнең дә кешедә гаме юк. Безгә ирем ярдәм итә, башта аның хезмәт хакы күчми торды, әмма хәзер түлиләр. Без аның акчасына яшибез. Элек тә ул безне карый иде, чыгымнары каплый иде, хәзер дә шулай. Әмма аның үзенә дә кирәк, моны аңлыйбыз. Әти-әни ярдәм итә, алар булмаса, авырга туры килер иде.

Очны очка ялгап яшәү, лейкоз диагнозы һәм көрәш

Әлмәттә яшәүче Фәйрүзә Кәнәфиева сугыш башлану белән аңа каршы көрәште. Позициясе өчен кагылды, сугылды, полиция, "Э" үзәге белән сөйләшүләр, административ эшләр ачылулар, мәхкәмә, куркытулар – барысын да узды ул. Бер ел эчендә аның тормышы тамырдан үзгәрде, ди ул. Бу капылт кына ачыкланган чир диагнозы да, керемнәрнең кимүе һәм күп әйберләрдән баш тарту да, әти-әниләр ярдәме белән яшәргә туры килү дә. Аның фикеренчә, сугыш бәрелешләрдән ерак торган җирләрдә яшәүче кешеләрнең дә психикасына зарар китерә. Аеруча хатын-кызлар авыр кичерә, ди ул. "Минем якыннарым сугышта булмаса да, үсеп килгән улым өчен дер калтырап торам. Аның киләчәге өчен өзгәләнәм. Ә ире, улы, сөйгәне Украинада булган хатыннарның психикасы нишли? Алар көн дәвамында йөз үлеп терелә һәм бу сәламәтлеккә каты бәрә", дип сөйли ул.

Фәйрүзә бер ел эчендә аның тормышы ничек үзгәргәне һәм эмиграциягә китәргә теләве хакында сөйләде.

Безнең ашау рационы нык үзгәрде

— Мин ике баланы үзем ялгыз тәрбиялим. Берничә эштә эшли идем, кәсепләрем бар иде. Курчаклар ясап чит илләргә сата идем. Бу бетте. Чит илгә тауарны җибәрү дә, аннан акча алу да юк. Әллә нинди юлларны эзләргә теләгем дә, хәлем дә юк, — дип уртаклаша ул. — Бер ел эчендә бәяләр сизелерлек артты. Бу бар нәрсәгә дә кагыла: ризыкка да, күрсәтелгән хезмәткә дә, техникага да, өйдә кирәкле химиягә кадәр. Безнең ашау рационы нык үзгәрде. Мәсәлән, җиләк-җимешне элек төрлесен ала идек, хәзер бу кимеде. Алма бананнан кыйммәтрәк. Ара-тирә әфлисүн белән мандарин алгалыйм балаларга. Кыярга килерлек түгел, килограмы 400 сумга кадәр җитә. Без андый бәягә яшелчә ала алмыйбыз. Элек балаларны пицца ашарга йөртә идем кафеларга, бу да бетте. Акча җитми. Сыер ите сирәк алына, аның урынына тавык ите, ул күпкә арзанрак.

Кер порошогы, сабын, теш пастасы, юа торган матдәләр – барысының да бәясе артты. Экономияләргә туры килә. Мин токымлы этләр үрчетү белән шөгыльләнәм. Аларны да ашатасы бар. Бер ел элек мин Италия ширкәте җитештергән ризык ала идем, 16 кг капны 7 мең сумга ала идем. Хәзер исә, беренчедән, алар сатуда бетте, икенчедән, коточкыч кыйммәт алар хәзер. Якын килерлек түгел. Русиядә җитештерелгән эт ризыкларын сатып алам, алар да арзан түгел.

Коммуналь-торак хезмәте бәяләре күтәрелде. Минем ике бүлмәле фатирга 7 мең сум түләү килә. Һәр ай башында күпме чыккан икән дип көтеп торам. Элек мин алдан барысын да түләп куя идем, хәзер булдыра алмыйм.

Быел минем өчен зур сынау елы. Миңа лейкоз диагнозы куелды. Шөкер, барлык дарулар дәүләт хисабыннан алына. Ә үзем сатып алырга калса, мин үләр илем, чөнки ул кыйммәтле дарулар. Әлбәттә, миңа аерым диета билгеләнде. Аксымга бай ризыкларга өстенлек бирелергә кушылды. Сыер итен күбрәк ашагыз диләр. Ә миңа аны сатып алырга акча җитми.

Фәйрүзәгә пенсионер әти-әнисе ярдәм итә. Алар булмаса, авыр хәлгә калабыз, дип аңлата үз хәлен. Хатын-кызга үзен гүзәл зат итеп хис итәр өчен карау, багу кирәк. Монда чәч кистерү дә, аны буяу да, тырнак ясаулар да керә. Фәйрүзә моны онытып торырга туры килә ди. "Кәеф тә юк, артык акча да юк" дип аңлата ул моны. Күпләр маникюр, чәч салоннарына йөрүне киметте, чөнки бу хезмәтләрнең дә бәяләре артты дип аңлата ул.

Әмма Фәйрүзә бәяләр арту, яшәү сыйфаты кимү, икътисади авырлыклардан бигрәк сугыш аркасында барлыкка килгән психологик халәтне кичерү авыррак ди.

Гел караңгылык, бернигә дә күңел күтәрелми

— Курку, күңел төшенкелеге, йокы качу, имин булмау, иртәгәсе көнне ни булачагын белмәү, дошманлашу, кешеләрнең бер-берсенә ышанмау – менә болар кешелеклектән чыгара, — ди хатын. — Гел караңгылык, бернигә дә күңел күтәрелми. Минем улым үсеп килә, бу хәлләр кайчан бетәчәк? Бетмәсә, аны да кулына автомат алырга мәҗбүр итәчәкләрме? Йөрәгем ярыла ул уйлардан. Ирләре, уллары, сөйгәннәре Украинага җибәрелгән хатыннар ни кичергәнен күз алдына да китерергә куркам. Ул хатыннар ничек яши? Җинаять кылырга җибәрелгәннәрен кемдер аңлый, кемдер юк. Ирләре исән кайтамы, юкмы. Кайтсалар да, сау-сәламәт булмаслар. Без барыбыз да чирлегә әйләнеп барабыз. Кешеләр хакыйкатьне дә белми, ул хокуктан мәхрүм алар. Пропаганда кешеләрне "безнеке"ләр һәм "дошман"нарга бүлде. Мин балаларымның мондый мохиттә үсүләрен теләмим. Чыгып китәргә хыялланам. Әмма булдыра аламмы, көчем, тәвәккәллегем җитәрме – белмим... Ирләр гаиләләреннән аерылырга тиеш түгел. Кешеләрнең үлемнәре – хаксызлык. Ирләрне сакчылар диләр, әмма алар беренче чиратта гаиләләрен сакларга, якларга тиеш.

Мин көрәшеп карадым, кешеләргә аңлатам бу хәлләрне. Кемдер фикерен үзгәртә, кемдер юк, алар өчен мин дошманга әвереләм. Менә шушыларны кичерү бик авыр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG