Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Нурчылар" эше нигезендә өч кешегә хөкем карарлары чыккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк Хунар Агаев, Айдар Сәгыев һәм Амрах Ахмәдовны Русиядә тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнүләре билгеле булган иде.

Чаллыда "Нурчылар"әгъзалары булуда гаепләнүче өч иргә хөкем карарлары чыккан. Икесе ике ел ярымга гомуми тәртипле төзәтү колониясенә хөкем ителгән, өченчесен исә 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта Сhelny-biz җиткерә.

Элегрәк Хунар Агаев, Айдар Сәгыев һәм Амрах Ахмәдовны Русиядә тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнүләре билгеле булган иде.

39 яшьлек Агаевны, 28 яшьлек Сәгыевне һәм 22 яшьлек Әхмәдовны узган елның 23 ноябрендә, экстремист оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашу маддәләре нигезендә тоткарладылар.

2020-2021 елларда алар "Нурчылар" бүлекчәсен оештырган һәм анда яңа әгъзаларны җәлеп иткән, тыелган әдәбият саклаган. Чаллыда үз мәдрәсәләре дә булган, дип яза басма. Өч гаепләнүче дә җыелышларына Көнчыгыштан килгән студентларны чакырган дип саныйлар.

Гаепләнүчеләрнең берсе йорт сагында утырган, икесе тикшерү изоляторында тотылган.

Дәүләт гаепләве аларга биш, җиде һәм сигез ел сораган булган. Шул ук вакытта гаепләнүчеләр җинаятькә катнашлары булуын кире каккан һәм яклау ягы аларны аклауны сораган.

  • Соңгы елларда Русиядә экстремистларны дин тотучылар арасында эзләү күренеше киң таралды. Әйтик 2021 елда сәяси сәбәпләр белән төрмәгә ябу очраклары күп булды. "Традицион ислам"нан читкә тайпылган дип саналучы мөселманнар гына түгел, сәяси карашлары һәм эшчәнлекләре белән хакимиятнең ачуын чыгарганнар да эзәрлекләнде.
  • "Нурчылар" эше белән бәйле "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элекке укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.
  • Шулай ук Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Нәкыя Шәрифуллина экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепләнде (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсенең 1нче бүлеге).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG