Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cугыш башыннан Русия мәхкәмәләре дезертирлык, хәрби бүлекчәне калдыру һәм фәрманнарны үтәмәү белән бәйле 247 карар чыгарган


Аеруча хәрби бүлекчәне калдырып китү турында гаепләүләр күп диелә, шундый эшләр саны – 471. Шул ук вакытта хәрби бүлекчәне калдырып китү турындагы эшләрнең өчтән бер өлешендә шартлы хөкем чыгарылган, бу исә хөкем ителгәннәрне кабат сугышка җибәрергә мөмкинлек бирә.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия гарнизон мәхкәмәләре үзбелдекләнеп хәрби бүлекчәне калдыру, дезертирлык һәм бирелгән фәрманнарны үтәмәү турындагы 247 эштә хөкем карарлары чыгарган. Бу хакта мәхкәмә статистикасын өйрәнеп, "Медиазона" яза.

Язма чыккан вакытка гарнизон мәхкәмәләренә мондый маддәләр нигезендә 536 эш кергән булган, аларның 289ына әлегә хөкем карары чыкмаган.

Аеруча хәрби бүлекчәне калдырып китү турында гаепләүләр күп диелә, шундый эшләр саны – 471.

Хәрбиләргә каршы җинаять эшләре 2022 елның җәеннән шактый ачыла башлады, әмма аларның күбесен былтыр сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң һәм Җинаять кодексына "мобилизация", "хәрби хәрәкәтләр чоры" дигән төшенчәләр кертелгәч ачканнар.

"Медиазона" искәртүенчә, мондый эшләрнең саны һәр ай арта гына бара. Шул ук вакытта мондый "хәрби" хөкем карарларының текстларын гадәттә чыгармыйлар, ничә елга җәза бирелүен дә еш кына күрсәтми калдыралар, ә бу эшләр бәйле статистиканы яшерен дигән булып, сөртәләр диелә.

Шул ук вакытта хәрби бүлекчәне калдырып китү турындагы эшләрнең ким дигәндә өчтән бер өлешендә шартлы хөкем чыгарылган, бу исә хөкем ителгәннәрне кабат сугышка җибәрергә мөмкинлек бирә дип яза басма.

"Медиазона" искәртүенчә, хәрби бүлекчәне калдырып китү турындагы эшләрдә хәрбиләр сугышта катнашасы килмәгәнгә качтык дип ачыктан-ачык бик сирәк әйтә.

Фронтка барудан турыдан-туры баш тартучыларга Җинаять кодексының 322 маддәсе нигезендә эшләр ачыла. Басма журналистлары шундый 25 эш тапкан, аларның җидесендә хөкем карары чыгарылган.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG