Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар адвокатларына басым: аларны яклау эшләреннән читләштерергә тырышалар


Лиля Гемеджи. 2019 елгы фото
Лиля Гемеджи. 2019 елгы фото

Татарстан һәм Башкортстаннан аермалы буларак, кырымтатарларның мәхкәмәләрдә яклаучы үз кырымтатар адвокатлары бар. Ләкин хакимият аларның эшенә аяк чалырга тырыша. Азатлык адвокатларның үзләре белән сөйләште.

20 мартта Акмәчетнең Тимерьюл район мәхкәмәсе кырымтатар адвокатлары Рустем Кямилев һәм Лиля Гемеджинең адвокат статуслары алыну шикаятьләрен канәгатьләндермәде.

"Мин бу карар белән риза түгел, аның өстеннән шикаять итәчәкмен", диде Кямилев Азатлыкка.

Аның әйтүенчә, адвокат статусы алынуының төп сәбәбе — ФСБның кырымтатарларны яклау процессларыннан ераклаштыруга тырышу.

Рустем Кямилев
Рустем Кямилев

"Позициябез принципиаль, без аларның таләпләренә буйсынмыйбыз. Террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлектә гаепләнгәннәрне яклау тәҗрибәбез, стратегиябез, тактикабыз бар. Менә шуның өчен безнең кебекләрне төрле юллар белән адвокат эшчәнлегеннән читләштермәкче булалар, ләкин без үз хокукларыбызны яклаудан туктамаячакбыз, шикаять итүләрне дәвам итәчәкбез. Безнең эшебезне халыкара оешмалар да күзәтеп тора", диде Кямилев.

Кямилев һәм Лиля Гемеджига адвокат статусларын 2018-2019 елны Чечняның адвокатлар пулатыннан биргәннәр.

"Кырым пулатыннан "сез монда адвокатлык статусын ала амассыз" дигәннән соң, Чечнядагы адвокатлар пулатына мөрәҗәгать иттем. Безгә Кырымдагы чеченнар да еш кына яклау сорап килүе моңа тагын бер этәргеч булган иде", ди Кямилев.

Ул квалификация имтиханнарын Чечняда 2019 елда тапшырган.

"Шуннан соң адвокатлык статусын алдым һәм Кырымдагы мәхкәмәләрдә катнаша башладым. Бу хакта Кырым пулатына хәбәр иттем һәм алар мине Чечня пулаты адвокаты кебек теркәргә тиеш иде. Бары шуннан соң гына мин Чечня пулатына Кырымда адвокатлык иткәнемне хәбәр итә ала идем.

Кырым пулаты исә, минем гаризама җавап бирмәде, шуңа мин дә Чечня пулатына бер нәрсә дә хәбәр итә алмадым. Кырым пулаты, имеш, мин Чечня пулатына белгертмәүне "кагыйдәне бозды" дип хәбәр иткәннән соң, Чечня пулаты статусымны алды. Чынлыкта Кырым пулаты үзе канунны бозса да, безне гаепләп чыкты", ди Рустем Кямилев.


Лиля Гемеджи бу карар канунсыз, Кырым пулатының мондый карар чыгарырга хокукы юк дип саный.

"Чечня адвокатлар пулаты миңа яклаучы статусын 2018 елда биргән иде. Кырым пулаты безгә лицензияләр, имеш, канун бозулар белән бирелгән дип, 2022 елны статусыбызны алды. Моннан соң алар Чечня адвокатлар пулаты өстеннән мәхкәмәгә шикаять итеп, минем таныклыгымны тапшырырга мәҗбүр итте.

Ләкин Русия кануннарына күрә бер төбәк пулатының икенче төбәк пулаты карарын ревизияләүгә, аның өстеннән мәхкәмәгә мөрәҗагать итәргә хокукы юк. Бу мәсьәләне федераль адвокатлар пулаты карый. Ул минем адвокат статусымны торгызды, ләкин таныклыгым тартып алыну сәбәпле, миңа ниндидер мәхкәмә эшендә катнашу өчен ордер бирмиләр. Шуңа элеккеге хокукларым торгызылуы өчен көрәшне дәвам итәргә мәҗбүрмен", ди Гемеджи.

Аның сүзләренчә, адвокатлык таныклыгының Кырымнан алынмавы яулыктан йөрүе белән бәйле.

Лиля Гемеджи
Лиля Гемеджи

"2017 елда Кырым адвокатлар пулаты рәисе мине уздырмаячакларын аңлатты.

Ул, син тестларны тапшырырсың, ләкин башыңдагы яулыгыңны салмасаң, сөйләшүдән (интервьюдан — ред.) уздырмаячакларын аңлыйсың бит. Имтиханга яулыгыңны салып кер диюләренә мин риза булмадым", ди адвокат.

"БМОның кеше хокуклары һәм газаплаулар комитетларына мөраҗагать итү нәтиҗәлерәк"

Кырымда утыртылган кырымтатарларның эшләрен адвокатлар ни өчен халыкара мәхкәмәләргә бирмиләр дигән сорауга Лиля ханым: "Узган ел, ягъни 2022 елга кадәр Европа мәхкәмәсенә гаризалар җибәрелә иде, ләкин эшләр дәүләтара, ягъни Русия-Украина арасында Кырым юрисдикцияләре мәхкәмәләре каралганнан соң гына хәл ителә ала. Бу хөкемгә тартылганнар өчен кайсы ил җавап тотачак дигән мәсьәлә белән бәйле", ди.

Тикшерү изоляторында аларга дуңгыз итеннән пешерелгән ашлар бирәләр, ә ул мөселман кешесе буларак аларны ашамый һәм көне буе коры печенье ашап уздыра иде

Гемеджи әйтүенчә, Русия-Украина арасында барган процесслар хәл ителгәнче мөрәҗәгатьләр Европа мәхкәмәсендә бик озак каралачак. Европа мәхкәмәсендә бу кешеләр өчен кем җавап тотачак дигән сорау төп мәсьәлә булып тора.

"БМОның төрле комитетларына юлланган гаризалар тизрәк нәтиҗә бирә. Мәсәлән, 12 елга утыртылган Амет Сулеймановның йөрәгенә операция ясау кирәклеге һәм шуңа кадәр төрмәгә утыртмау хакында Европаның кеше хокуклары комитетына һәм БМОның газаплаулар комитетына гаризалар язган идек. БМО комитеты операция ясаганчы аны төрмәгә утыртмауны таләп итте. Шуның өчен Амет Сулейманов 12 елга хөкем ителсә дә, хәзергечә Бакчасарайда гаиләсе янында, өй сагында кала. Шуның өчен иң элек БМОның кеше хокуклары комитетына һәм газаплаулар комитетының эшче төркеменә мөраҗагать итү нәтиҗәлерәк", ди ул.


Ә менә төрмәдә вафат булган Җемил Гафаров эшендә адвокатларның эшчәнлеге, тырышлыклары ярдәм итә алмаган.

"Җемил Гафаров тоткарланганда ук тикшерү изоляторына утыртылмаска тиеш иде, чөнки ул Акмәчетнең Тимерьюл районы изоляторында тотылганда ук өченче төркем инвалидлыктан икенчегә күчерелде. Бавырлары авырту сәбәпле диализ үткәрергә кирәк иде, әмма аны үткәрүче булмаган, хастахәнәгә алып бармаганнар һәм гомумән йөрәге начар эшләгәнгә Гафаров тулаем йөрмәскә тиеш булган.

Төрмәдә вафат булган Җемил Гафаровка нефролог урынына невролог табибын җибәргәннәр булып чыкты

Авырлык белән йөргән кешене көн саен подвалдан 4-5нче катка баскычлардан күтәрелергә мәҗбүр иткәннәр. Аның барлык мәхкәмә утырышлары эмоциональ яктан да бик авыр үтә иде. Хөкемдар кычкыруы, сүз бирмичә, үзен тупас тотуы аңа бик авыр тәэсир итә иде. Мәхкәмә карар чыгарганан соң, ул үзен бер ай начар хис итте. Бу вакытта без аның туганнары белән авыруларын тикшертү өчен Новочеркасскига бардык, 20 мең сүм түләдек, ләкин тикшерүләр уздырылмады. Аңа нефролог урынына невролог табибын җибәргәннәр булып чыкты.

Тикшерү изоляторында аларга дуңгыз итеннән пешерелгән ашлар бирәләр, ә ул мөселман кешесе буларак аларны ашамый һәм көне буе коры печенье ашап уздыра иде. Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиленә язылган мөрәҗагатьләргә формаль җаваплар гына килде. Русия кануннарынча аны төрмәдә тотарга тиеш түгелләр иде. Андагы шартлар Җемил әфәндене инфарктка китереп җиткерде. Шулай итеп ул тиешле ярдәм күрмичә төрмәдә вафат булды. Төрмәдән аның мәетен алып чыгуда мин дә катнаштым. Хәтта вафатыннан соң да аны аннан алып чыгу бик авыр булды. Ростов тикшерү изоляторыннан үлгәннәрне чыгаруны ике ай көткән кешеләр дә бар. Новочеркасскида утырган тагын бер тоткын Сервет Газиев инсульт кичерде. Сервер Мустафаевны иреккә чыгаруларын таләп итеп БМОның нигезсез тоткарлау комитетының эшче төркеменә мөрәҗәгать иттек", ди Гемеджи.

"Утыртылган мөселманнарның саны 118 кешегә җитте, 220 бала әтисез үсә"

Лиля ханым белдерүенчә, 2014 елдан соң Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" эшләре нигезендә утыртылган мөселманнарның саны 118 кешегә җиткән, 220 бала әтисез үсә.

Бу утыртылган мөселманнарның барысы да диярлек — күпбалалы гаиләләрнең ирләре, әтиләре. Лиля ханым Кырымда аларның саны артмасын өчен мөселманнарга карата махсус шундый гамәлләр алып баруы ихтималлыгын да кире какмый.

Адвокат әйтүенчә, бу гаиләләрдәге балалар әтиләренә карата алып барылган гаделсезлекне күреп үскәнен хакимият аңларга тиеш кебек.

"Утыртылган Сервер Зекерьяевның 13 баласы әтисез үсә. Бу балалар — аның дәвамчылары. Мондый мисаллар куп, бу балаларны үстерергә халык ярдәм итә һәм итәчәк", ди ул.

2014 елдан соң Кырымда дини, сәяси сәбәпләр белән гаепләнгәннәрне яклаучы адвокатларны ирекләреннән мәхрүм итү, куәт оешмалары кырымтатар йортларына басып кергәндә гаепләнгәннәр янына адвокатларны кертмәү, адвокатларга комачаулау очраклары гәдәти хәлгә әверелде. Мондый гамәлләрнең тагын бер ысулы — бу адвокатларны яклау хокукларыныннан мәхрүм итү.

Адвокатлар Лиля Гемеджи, Рустем Кямилевның статуслары 2022 елда алынды. Хәзер алар Кырым, Русия югары мәхкәмәләренә шикаять итәргә җыена. Шулай ук халыкара оешмалар, халыкара адвокатлар оешмаларыннан да яклау сорарга планлаштыра.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG