Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәшгульлек үзәге мәктәп укучыларын укудан тыш вакытта эшкә чакыра башлады


Аларга хезмәт хакы һәм өстәмә финанс ярдәм күрсәтергә вәгъдә итәләр.

Казанда 14-18 яшьлек яшүсмерләрне укудан буш вакытта эшкә урнашырга чакыралар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте шәһәрнең мәшгульлек үзәгенә сылтанып хәбәр итә.

Сүз мәктәпләрдә югары сыйныфта белем алучылар һәм студентлар турында бара. Мәшгульлек үзәге аларга эшләгән өчен хезмәт хакы түләүдән тыш, аена 2 250 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә итә.

Моннан тыш, Казан мәшгульлек үзәгендә эш тәртибен үзгәртелүе дә хәбәр ителә. 3 апрельдән башлап алар Казанда теркәлмәгән кешеләрне дә кабул итәчәк.

Рәсмиләр 2023 ел башына Татарстанда эшсезлек күрсәткече рекордлы түбән дәрәҗәгә төште дип белдерде. Республиканың мәшгульлек үзәгендә бүген 7,5 мең эшсез теркәлгән.

Татарстан хезмәт министрлыгы мәгълүматына караганда, республикада 68 мең эшчегә ихтыяҗ барлыкка килгән. Хакимият бу кытлыкның сәбәпләрен аңлатмый. Белгечләр фикеренчә, бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, аеруча мобилизациядән соң күп кенә кешенең читкә качып китүенә, йә сугышка алынуына бәйле.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы илдә яшьләр сәясәтенең үзгәрүенә китерде. Татарстан да чыгарма түгел. Республика хакимияте яшүсмерләр арасында "деструктив" дип саналган яшьләр хәрәкәтләренә каршы көрәш башлады. Cоңгы вакытта "ЧВК Рёдан" кебек оешма вәкилләре активлашты. Рәсмиләр яшүсмерләрне төрле проектларга җәлеп итү һәм мәшгуль итеп тоту турында фикер алыша башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG