Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм күрсәтү комиссиясе төзелде


Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

Комиссиягә министрлардан тыш, дин әһелләре дә кергән.

Татарстан хөкүмәте Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучыларына һәм аларның туганнарына ярдәм күрсәтү комиссиясен төзеде. Бу хакта премьер-министр Алексей Песошин имзалаган фәрманда әйтелә.

Карарда язылганча, комиссия сугышчыларга ярдәм күрсәтү эшен берләштерәчәк. Аерым алганда, Татарстан хөкүмәтенә, җирле үзидарәләргә хәрбиләргә һәм аларның якыннарына булышырга кушылган.

Комиссияне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Аның урынбасары булып Татарстан президенты идарәсенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Руслан Мөхәрләмов билгеләнгән. Комиссиягә министрлар, Русиянең сәясәтен хуплаучы оешма җитәкчеләре һәм дин әһелләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин кергән.

  • 2022 елның 24 февралендә башланган Русиянең Украинага каршы сугышын Татарстан рәсмиләре хуплап чыкты.
  • Республикада Украинага каршы сугышырга җибәрү өчен "Алга" һәм "Тимер" исемле ике батальон тупланды". Әлеге батальоннарга ихтыярилар 260 мең сум акча алачак, диелде.
  • Шул ук вакытта сугышчыларга вәгъдә ителгән акчалар түләнмәве, контракт вакыты чыккач та аларга өйгә кайтырга рөхсәт ителмәве әйтелде.
  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Сугышны хуплауга һәм Русия басып алган җирләргә ярдәм күрсәтүгә Татарстан мөфтияте дә җәлеп ителде. Узган ел Татарстан Диния нәзарәте мохтаҗларга җыйган 24 млн сум акчаның өчтән берен сугышчыларга җибәргән иде. Мөселманнарда бу гамәл каршылыклар тудырды. Татарстан Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фонды Русиянең Украинага каршы сугышына мобилизацияләнгән Татарстан егетләренә кабат ярдәм җыя башлавы турында белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG