Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Беркайчан да гафу итмәячәкбез". Зеленский Бучаның азат ителүенә бер ел тулу уңаеннан видео чыгарды


Бучада оккупациядә вакытта һәлак булганнарның мәетләрен казып чыгару. Апрель, 2022 ел.

Ул Бучаны "оккупант ил гаскәренең вәхшилеге символы" дип атады.

Украина президенты Владимир Зеленский Киев янындагы Буча шәһәренең Русия оккупациясеннән азат ителүенә бер ел тулу уңаеннан видео чыгарды. Ул барлык гаеплеләрне җәзага тартырга сүз бирде.

"Буча һәм Буча районы. Оккупациядә 33 көн. 1400дән артык кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды. Күмәк каберлекләрдә һәм җәфалау камераларында 175тән артык җәсәд табылды. Русия кылган 9 мең сугыш җинаяте. Бучаның кабат ирекле украин шәһәре булуына 365 көн булды. Оккупант ил гаскәренең вәхшилеге символы. Беркайчан да гафу итмәячәкбез. Бөтен гаеплеләрне җәзага тартачакбыз", дип язды Зеленский.

Украина президенты Русия оккупациясе вакытында һәлак булганнарны искә алу өчен Бучага килде. Аңа Словакия, Словения, Хорватия һәм Молдова лидерлары да кушылды. Алар Бучаның азат ителүенә бер ел тулуга багышланган җыенда катнашачак дип хәбәр ителә.

Былтыр Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә Киев янындагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде. Reuters, France Press агентлыклары һәм башка медиалар төшергән фотолардан Киев янында урнашкан, 35 меңләп кеше яшәгән Буча шәһәре урамнарында мәетләр ятуы күренде. Кайберләренең куллары бәйләнгән иде.

Рәсми Мәскәү Русия хәрбиләре Украинада сивил кешеләргә һөҗүм итми, ә Буча, Бородянка һәм Ирпеньдәге күпләп үтерүләр һәм җәфалаулар турындагы дәлилләр – махсус төшерелгән ялган һәм провокация ди.

  • Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. БМО мәгълүматынча, быел март ахырына кадәр хәрби хәрәкәтләр аркасында 8401 тыныч кеше үлгән, 14 мең 23 кеше җәрәхәтләнгән. Бу белешмәләр тулы булмаска мөмкин.
  • 2023 ел башына Украинада сугыш кануннарын һәм гадәтләрен бозу маддәсе нигезендә 50 меңнән артык җинаять эше ачылды. Тикшерүчеләр 200 дән артык шикләнелүченең исемен ачыклады. Әлегә 20 кеше хөкем ителгән, кайберләре – читтән торып.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG