Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган тел" һәйкәле татарныкы гына була алырмы?


"Туган тел" һәйкәле проектының Милли китапханә янында күренеше
"Туган тел" һәйкәле проектының Милли китапханә янында күренеше

"Казанда Милли китапханә янында "Туган тел" скульптура ансамбле булдырырга ниятлиләр. Шул уңайдан Тукайның "Туган тел" шигыренә һәйкәл эскизларына бәйге игълан ителгән иде. Комиссия хөкеменә чыгарылган 12 эш арасында лаеклысы табылмаган, икенче бәйге булачак. Бу һәм башка һәйкәлләрнең әһәмияте, аларга тотылган чыгымнар, иҗатчыларга булган мөнәсәбәт турында әлеге бәйгедә катнашкан рәссам, сынчы Факил Гайфетдинов белән сөйләштек.

— Факил әфәнде, 17 мартта Тукайның "Туган тел" шигыренә һәйкәл эскизлары бәйгесе турында фикер алышу узды. Кемдер бу эшне "туган телгә кабер ташы кую" дип тә бәяләде. Ничек уйлыйсыз, мондый һәйкәл кую әхлак нормаларына сыямы? Гомумән, кирәкме ул?

Факил Гайфетдинов
Факил Гайфетдинов

— Һәйкәлнең үлгән кешеләргә генә куелуы турында беренче тапкыр шушы залда ишеттем. Юк, һәйкәл кабер ташы буларак кына куелмый, ул монумент, истәлек, тарихи атрибут буларак та куела. Нишләп алар анда кабер ташы күрә, аны шулай дип атый? Телебезгә багышланган монумент, композиция дип атарга да була бит. Кабер ташы дип атаучылар – рәсем сәнгатендә берни аңламаган, рәссам, сынчыларның күргәзмәсендә бер тапкыр да булмаган кешеләр. Наданлык көчле. Рәсем сәнгате өлкәсендә безнең татар халкында аеруча көчле, чөнки күбесе: "Динебез рәсем ясарга, сыннар әвәләргә кушмый", дип сөйләп йөри. Дин белән бәйләп, рәсем һәм сын сәнгатенә каршы кешеләргә әйтәсем килә: шундый караш булмыйча, Казан ханлыгыннан бирле рәсем төшерүче кешеләребез күбрәк булса, тарихыбыз билгеле булыр, аны күбрәк кеше белер иде. Хәзер фотокамералар булгач, күп әйбер тарихка фотосурәт булып кереп бара, ә элек тарихи чорны кәгазьгә төшереп калдыруның бер формасы булып рәсем төшерү саналган. Казанның беренче кирмән күренешләре дә инглиз, алман рәссамнарының эшләрендә, шулар ясаган гравюраларда сакланып калган. "Туган тел"гә һәйкәл куела икән, ул бары тик Казанда гына булырга тиеш, башка җирдә түгел.

— Әлеге фикер алышуда сез дә катнаштыгыз. Нинди уй-хисләр белән кайттыгыз?

Динебез рәсем ясарга, сыннар әвәләргә кушмый дип наданнар гына сөйли

— Ул җыелышка барганда, самимилегем белән, безнең проектларны карыйлар икән дип, авызымны ачып бардым. Керү юлында ук, бер дорфа журналист ишектән кертмәскә, аннары макетымны урнаштырганда тыярга тырышты. Инде сөйләшүдә авызымны да ачтырмадылар. Менә шундый тәрбиясезлек, мәгънәсезлек күренешенә тап булдым. Мин урамнан кергән малай түгел, быел 60 яшь тула. Ул проект өстендә дә 70 көн эшләдем. Комиссия әгъзасы Ркаил Зәйдулладан әлеге проектның кимчелекләре, ни өчен бәйгене узмавы хакында аргументлы җавап ишетәсем килгән иде. Сәнгать эше турында сүз барганда, аның макетына унбиш метрдан гына күз салып: "Бу миңа ошамый", дип бәяләү дөрес түгел. Сәнгать әсәренә идеяләр салына, ул концепция белән, бик күп вакыт, энергия сарыф итеп эшләнә. Бәйге эшләрен караган комиссиягә дә хат яздым, аларның җавабы әлегәчә юк. Бәйгене уза алмаган эшнең бер аргументлы сәбәбе булырга тиештер бит! Әллә минем чит илдә яшәп кайтуым, ирекле фикерле булуым, моңа кадәр дә уйлаганымны курыкмыйча әйтүем, карашларым аркасында эшемне үткәрмиләрме? Мин мондый мөнәсәбәтне аңламыйм.

Факил Гайфетдиновның "Туган тел" һәйкәле проекты
Факил Гайфетдиновның "Туган тел" һәйкәле проекты

"Тарихи чыганакларга, тарихка кагылабыз", ди алар. Алайса ни өчен алар минем эштә ул тарихны күрми? Лалә чәчәге гасырлар дәвамында безнең милли орнаментлар арасында чагылып килгән. Безнең халыкта гасырлар буена җыелып килгән милли орнаментларны туплап, Фоат Вәлиев белән аның кызы Гүзәл Вәлиева-Сөләймәнова бик яхшы китаплар бастырдылар. Урыста андый басма юк та әле. Лалә чәчәгенең миллилеген аңлау өчен, шуны ачып карагыз. "Туган тел"нең гарәп хәрефләре белән бирелүе дә тарих: 922 елда Ибн-Фадланның бу җирләргә ислам дине алып килүе, аның белән бергә гарәп хәрефләре дә килүе тарих түгелме?! 1927 елга кадәр татарлар гарәп әлифбасы кулланган, бу да безнең тарих һәм аны инкарь итеп булмый. Проектның материалын бронза дип күзаллаганга, эскизны да яшкелт-караңгы төстә эшләдем. Чөнки бронза ачык һавада оксидлашып, ахыр чиктә шундый төскә керә. Нәтиҗәдә, ул 7 метр да 30 сантиметр биеклектә булырга тиешле эш.

Рәссамнардан башка макетка якын килеп, игътибар белән караучы да булмады. Рәссам Илдар Байбеков: "Социаль челтәрләрдәге рәсемнәрдә күргәч – бер хис, ә оригинал макетын күргәч, бөтенләй башка хис туа. Бу Казанның теләсә кайсы урамына утыртып куярлык эш булган", диде. Танылган фотограф Рамил Галиев та ошатты, шаккаткыч идея дип әйтте: "Опера һәм балет театры белән Министрлар кабинеты арасындагы бакчага кертеп утыртырга менә дигән эш бу", диде. Чынлап та, ул универсаль проект: кешеләре белән бергә композиция итеп тә, кешеләрсез, аерым бер мөстәкыйль һәйкәл буларак та куела ала. Бауман урамына, Камал театры каршындагы мәйданга, фонтаннар арасына да куярга мөмкин булыр иде. Юк шул, бар эш каршылык белән бара. Шуңа күрә татарның иреге дә, дәүләте дә юктыр инде.

Факил Гайфетдиновның "Туган тел" һәйкәле проекты Бауман урамына куелган күренеше
Факил Гайфетдиновның "Туган тел" һәйкәле проекты Бауман урамына куелган күренеше

— Фикер алышу барышында, барлык туган телләргә багышланган, гомуми пландагы һәйкәл кирәк, дигән фикер дә булды. Имеш, "Туган тел" — ул татар теле турында гына түгел, анда татар дигән сүз бөтенләй юк. Икенчеләр исә, нәкъ менә "Туган тел" шигыренә куярга кирәк, дип саный. Сез кайсы вариант яклы?

— "Туган тел" шигыренә һәйкәл кую инициативасы Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровныкы булды. Бу идеяне безнең язучылар да күтәреп чыкты. Ул вакытта әле президент саналган Рөстәм Миңнеханов та ризалык бирде. Башыннан ук, сүз нәкъ менә "Туган тел" шигыре турында бара. Тик ул шигырьгә генә куела торган һәйкәл түгел, ә Татар теленә һәйкәл дә булып чыга. Безнең тел бик бай, аның белән күпме әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Ни генә булмасын, без бүген дә татарча аралашабыз. Тик телебезнең проблемнары да күп. Шуңа бу һәйкәл татар теленең бер символы буларак бик мөмкин эш дип уйлыйм. Үзем дә татар җанлы кеше, балаларымны да татар телле итеп үстердем.

— "Туган тел"гә түгел, бар халыкларның туган телләренә гомуми пландагы һәйкәл булсын диючеләр нәрсәгә нигезләнә? Казанда татар теленә һәйкәл булса, урыслар каршы чыгар дигән чираттагы куркумы бу?

— Минем проектның артык милли сурәтле булуына контраргумент буларак яңгыраган сүз булды ул. Чөнки андагы һәр элемент татарлык турында кычкырып тора. Лалә чәчәге брусчаткадан эшләнгән татар сөлгесенә урнаштырылган, таҗларына "Туган тел" шигыре төрле вариацияләрдә язылган, балалар "Туган тел" китабы укый... Мин шуны аңламыйм: нигә әле Африкадагы, Америкадагы, Австралиядәге һәм башка җирләрдәге төрле халыкларның телләренә без татарлар һәйкәл куярга тиеш? Үз хәлебез хәл! Чираттагы толерантлык күрсәткече дияр идем, шуның аркасында телебезне югалттык бит инде. Безнең толерант булуыбызга яхшы бәя бирелдеме соң? 2017 елның ноябрендә толерантлыгыбызга лачт итеп төкерделәр.

Факил Гайфетдиновның "Туган тел" һәйкәле макеты
Факил Гайфетдиновның "Туган тел" һәйкәле макеты

— Бәйгегә тәкъдим ителгән барлык эскизлар белән танышып чыккансыздыр. Алар арасында сезнекеннән башка да лаеклы эшләр бар иде дип саныйсызмы?

— Бу эшкә тотынганчы ук катнашучыларның барысы да Тукай образы белән бәйле эскиз ясаячагына иманым камил иде. Шулай килеп чыкты да. Казанда Тукайның ике һәйкәле барын беләм, шуңа күрә ит белән сөякне генә аерам инде. Матбугатта басылган мәкаләләргә, соңгы вакыйгаларга караганда, комиссия әгъзаларының кайберләре нәрсә куелачагын, нинди һәйкәлне югарыдан хуплаячакларын аңламый, чөнки алар капма-каршы фикерләрне трансляциялиләр. Ркаил Зәйдулла скульптура ансамблендәге үзәк урынны "Туган тел"гә һәйкәл алып торырга тиеш, дигән сүз әйткән иде. 31 гыйнварда "Бизнес-онлайн"да басылган мәкаләдә аңа җавап итеп, "ахыр чиктә, бәлки, алай булмас әле", дип әйтүләре язылган. Болар хәзер "унифицированный", "урбанизированный", "стилизованный", гомумиләштерелгән нәрсәдер уйлап чыгарачак. Менә шунда минем проект алга барыбер калкып чыгачак, чөнки аны куелачак шул проект белән чагыштырып карап булачак.

— 17 мартта Татмедиада булган фикер алышуда, беркемгә аңлашылмый торган композиция корып куймагаек тагын, дигән шөбһә әйтелде. Андый һәйкәлләр башкалада болай да бар, диделәр. Сез андый аңлашылмаган һәйкәлләрне атый аласызмы, алар чынлап та бармы?

— Казанда андый һәйкәлләр бар дип искә төшми, анда күбесе билгеле шәхесләргә куелган. Ул шартлы гадиләштерелгән формалы һәйкәлләр Чаллыда бар. Илдар Хановның декоратив характердагы сыннары шәһәр мохитен бизәүче объектлар булып тора. Мин Италиядә яшәп карадым, шартлы сыннар анда да, башка илләрдә дә очрый. Тик бу очракта андый символик сыннар килешмәячәк, чөнки биредә тирән фәлсәфи мәгънә, идея белән эшләнүче һәйкәл турында сүз бара.

— Ркаил Зәйдулла фикер алышу вакытында икенче бәйге игълан ителү турында әйткән иде. Анысында катнашачаксызмы?

— Аны чынлап та игълан иттеләрме икән соң? 17 мартта булган җыелышта Ркаил Зәйдулла икенче бәйге игълан ителү турында әйткәч, узган атна башында мин мәдәният министрлыгына шалтыраттым. Ул бәйгенең таләпләрен җибәрүне яки каян укып булуын сорадым. "Ул әлегә әзер түгел", дип җавап бирделәр. Чынлап та, яңа бәйге игълан ителсә, нигә миңа ул хакта әйтмиләр икән?! Астыртын гына эшләп, берәр Мәскәү скульпторына эшләтергә дә мөмкиннәр анысы. Чөнки Казандагы иң зур, танылган һәйкәлләрне алып карасак, аны үзебезнекеләр эшләмәгән яки икенче автор булып читтән килгән кеше куелган.

Факил Гайфетдиновның "Туган тел" һәйкәле проекты Казансу ярына куелган күренеше
Факил Гайфетдиновның "Туган тел" һәйкәле проекты Казансу ярына куелган күренеше

— Музыка өлкәсендә дә, читтән килгән сценаристларга, музыкантларга миллионнар түләп, "Үзгәреш җиле" ясауларын күрдек. Мәскәү дизайнерларына да, миллионнар биреп, логотиплар эшләтүләрен дә тыныч кына күзәттек. Даши Намдаков эшләгән барс сыннарын Казанга китереп куюга гына халык каршы чыгып карады. Үзебездәге осталарга, шул ук сынчыларга игътибар булсын өчен ничектер йогынты ясап була дип саныйсызмы? Җәмәгатьчелек ниндидер хәлиткеч адым ясый аламы?

— Без хәзер сәясәткә кереп китәбез, ул темага керәсем килми.

— Татарстанда нинди тенденция күзәтелә: һәйкәлләргә игътибар артамы, кимиме?

— Һәйкәлләр куелмый, бөтенләй игътибар юк, дип әйтеп булмый. Ләкин нинди сыйфатта куела бит. Хәзер күбесе пластиктан, эпоксид сумала кебек композит материаллардан ясала. Аларның вакыты – 15-20 ел. Бездә анысын да скульптура дип атыйлар. Скульптура – ул сәнгать әсәре. Бронзадан эшләнә икән, сәнгать әсәре була, ә тегеләре – муляжлар. Шуның ише муляжлар кую, билгеле кешеләрнең бюстларын да арзан материаллардан ясау тенденциясе бар. Чаллыда да андый һәйкәлләр тора. Аларны һәйкәл дип әйтүе авыр, ничектер экономияләү исәбеннән чыгып эшлиләр, алай очсызрак чыга. Бу һәйкәл кую темасы – бик четрекле мәсьәлә.

Кара гранитка коймак шикелле ясалган битләр Казандагы йортларның диварларын кабергә әйләндереп бетерде

2021 елның мартында, Зәйдә Икенче дөнья сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан куелган "Азат итүче сугышчы" һәйкәле янганнан соң, Татарстан Мәдәният министрлыгында коллегия утырышы узган иде. Шунда рәссамнарны, сәнгать әһелләрен дә җыйдылар. Мәдәният министры үзе, Казан мэриясе кешеләре дә бар иде. Анда һәйкәлләрне, мемориаль такталарны да тәртипкә китерү турында сөйләшенде. Мемориаль такталар буенча стандартлар, нормалар булырга тиеш дигән фикер булды. Тик аларны электән ничек әвәләсәләр, хәзер дә шулай ясыйлар. Кара гранитка коймак шикелле ясалган битләр Казандагы йортларның диварларын кабергә әйләндереп бетерде. Менә бу очракта, әйе, кабер ташы турында сөйләп була. Ә лалә чәчәгендә ничек кабер ташы күреп була – монысын аңламыйм.

— Соңгы вакытта кайсы билгеле татар шәхесләренә һәйкәлләр куелды?

— Чаллыда соңгы тапкыр 2019 елда, КамАЗ төзелә башлауның 50 еллыгына багышлап, аның беренче генераль директоры Л.Васильевка һәйкәл куелды. Аны мин эшләдем. Казанда халкыбызның танылган кешеләренә куйгалыйлар, сирәк-мирәк кенә күренгәли. Ләкин бәйгеләрен яшерәләр, безгә катнашырга мөмкинлек бирмиләр.

— Тагын кемнәргә һәйкәлләр куярга кирәк дип исәплисез?

— Кайсы өлкәне алсак та, халкыбызда күтәрерлек бөек шәхесләр күп. Театрыбызга килсәк, татар халкының бөек уллары Галиәсгар Камал, Марсель Сәлимҗановлар һәйкәлгә лаек дип саныйм.

— Сөембикә турында әйтерсез дип көткән идем, чөнки бу хакта күптән сөйләнә. Казакъ сынчысының һәйкәлен куясылар икән дигән сүз дә булган иде.

— Татарның моңа кыюлыгы җитми. Башкортлар булса, Салават Юлаевка куйган төсле куяр иде. Безнең халкыбыз Казанны яклап шәһит булган ата-бабаларга һәйкәл кирәк дип зар елый. Мин шул очракка, Сөембикәгә һәйкәленең берничә төрле вариантын ясадым. Энергетиклар мәдәният йортында 2 метрдан биегрәк сыны да тора. Ул анда малае белән тасвирланган. Ярты ел эшләдем, бик арыдым. Һәйкәл идеясендә ул үзе генә түгел, малае белән бергә булырга тиеш дип исәплим. Чөнки ул Мәскәүгә 5-6 яшьлек улы белән бергә алып кителгән. Сөембикә аны авыр язмышыннан саклагандай җилкәсенә ике кулын куеп тора.

Сөембикә һәйкәлендә трагедия дә чагылырга тиеш

Галимнәрдән дә, язучылардан да: ни өчен безнең халык Сөембикәне Касыйм шәһәреннән алып, Казанга кайтарып җирләми, дип сораганым булды. Ислам дине бер җиргә иңдерелгән кешене яңадан казып алырга рөхсәт итми дигән җавап алгач, мин бу сүзне кабат кузгатмадым. Югыйсә, Икенче дөнья сугышында җирләнгән кешеләрне әле дә казыйлар, алып кайтып күмәләр. Казакъстан сынчысының 18 метр биеклектә куярга теләгән сынының рәсемен дә күрдем, ләкин анда трагедия юк. Итәкләре төрле якка җилпенгән, Сабантуй гүзәле сыманрак. Һәйкәлдә трагедия дә чагылырга тиеш дип исәплим. Бик катлаулы язмыш бит. Улы Мәскәү чиркәвендә Александр исеме белән җирләнгән. 20 яшьлек вакытында үтергәннәрме, үлгәнме... Сөембикә белән малаеның калдыклары аша генетик экспертиза ясатып, аларның туганлыгын раслатырга да булыр иде. Касыймда мавзолейда чын Сөембикәме, юкмы, икәнен дә ачыкларга була, әмма аңа кыюлык кирәк.

— Татар дәүләтен яклап шәһит булган ата-бабаларга һәйкәл турында да әйттегез. Аны ел саен сөйлиләр, эскизлары да каралган. Әзерләнгән һәйкәле дә бар, куелмый гына дип тә сөйләделәр. Җәмәгатьчелек фикере белән генә ниндидер һәйкәл идеясен күтәреп алып, аны Татарстан башкаласында куйдыру мөмкинме?

— Мөмкин дип саныйм, әмма җәмәгатьчелек фикере безнең халык өчен бик авыр тема. Безнең халык ул юрганны төрле якка тарта башлый. Мәсәлән, шул ук Сөембикә һәйкәлен куябыз дип алынсак та, динебез кушмый дип, тагын аңа каршы чыгучылар булуы бар. Менә бу очракта компромиссны ниндидер шартлы символик сын аша да табарга буладыр. Шуңа бу өлкәдә белгечләр эшләргә тиеш. Идеясен – язучылар, галимнәр бирә ала, әмма аны формага әйләндерү рәссамнәр, сынчылар һәм архитекторлар эше. Һәр белгеч үз өлкәсендә үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.

— "Туган тел" һәйкәленә 20 миллион сум бирелә, ә реаль тел проектларына моңа кадәр андый суммалар бүлеп бирелгәне булмады. Ни өчен хәзер һәйкәлгә шулкадәр зур сумма бирәләр дип уйлыйсыз?

30 ел эчендә телне әллә нинди биеклеккә менгерергә була иде

— Бәйге игълан ителгәндә 20 миллион турында сүз юк иде, сездән беренче ишетәм, ләкин җавап бирә алам. Һәйкәлнең матди чыгымнары күп. Спортчы бозда шуып, ел буена миллион доллар яки евро ала икән, аңа беркем шаккатмый. Аның барысы да шул бер хоккейчы кесәсенә китә. Ә һәйкәл очрагында – башкача. Беренчедән, әле аннан 13 процент салым түләргә кирәк. Икенчедән, банк хезмәт күрсәткән өчен 4 процентын тагын тотып кала. Инде 17 проценты юк дигән сүз. Материаллар, төзүчеләр эше, фундамент эше, краннар, эретеп ябыштыру, таш эшләре – хезмәте бик күп. Башка өлкә белгечләр дә кушылгач, ул 20 миллион күпме кеше арасында бүленә. Сынчыга 3-5 миллионы калса да уңыш дигән сүз.

— Үзегез искә алган башкортлар белән чагыштырсак та, мөгаен, алар һәйкәлгә дигән 20 миллион сумга да чираттагы тарих китапларын бастырып, Татарстан районнарына таратыр, мәгариф-агарту эше алып барыр иде.

— 1992 елда суверенитет кабул ителгәннән бирле 30 ел гомер узды. Шул вакыт эчендә телне әллә нинди биеклеккә менгерергә була иде. Милләтнең иң зур уңышы - милли университет булдыру булыр иде. Шушы университет булмагач, тегеннән-моннан чеметкәләп, өлешләп-өлешләп биреп кенә тел үстереп булмый шул. Ике көнгә бер генә ашатып мал симерми, шуның кебек, телебезне дә, үлмәс өчен, ваклап кына ашатып торалар. Шушы 30 ел эчендә төпле бер нигез итеп милли университет та булдыра алмагач, хәзер үзегез күрәсез: бөтен әйберне федераль кануннарга тигезләп куйдылар да, авыл мәктәбендә дә балалар тулысынча урысча укып яталар. Нишләргә белгән юк.

Татарстан соңгы елларда нәрсәләр югалтты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

— Сезнең проектны тормышка ашыру өчен 85 миллион сум кирәк булачак дип бәяләгәнсез. Аны 20 миллионга сыйдыру мөмкинме?

— Юк, тулаем бар проектка ул сумма җитмәячәк. Эскизда каралган гаиләне алып ташлап, лалә чәчәген генә калдырсаң, сыешып була. Әйткәнемчә, гомуми сумма кулланылачак материаллардан, җәлеп ителәчәк осталардан һәм башка күп факторлардан тора. Чагыштыру өчен, Опера һәм балет театры янәшәсендә урнашкан Рудольф Нуриев скульптурасын алыйк. Сәнгатькәрләр арасында аның бәясе 50 миллион сум булуы турында сүзе йөрде. Церетели эше икәне мәгълүм. Башта аны Уфада куясылар иде, Уфа кире каккач, Казан үзенә алды.

Гомер иҗатта, әмма хәерчелектә узды

Шул зур булмаган сыннан чыгып, мин тәкъдим иткән проектны чагыштырып карагыз. Икенчедән, Татарстанда спортка бик күп акчалар тотыла. Уртача гына спортчының да еллык кереме 80-100 миллион сум. Андыйлар бездә бик күп. Чаллыда яшәүче, танылган, атказанган исеме алган бер театр артисты белән сөйләшеп утырдык. "Матур, лаеклы исемнәр алып йөреп, гомеребез хәерчелектә узды", диде. Шул сүзләре күңелдә калган. Мин дә иҗат кешесе, гомер буе эшләдем. 2005-2006 елда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына бардым. Бер билгеле җырчыбызның концертына җыендык. Билетның берсе 800 сум тора, икесе – 1600 сум. Ә мин ул чакта педагогика институтында укытам һәм хезмәт хакым 8 мең сум иде. Теге артист әйтмешли, гомер иҗатта, әмма хәерчелектә узды.

— Факил әфәнде, бүгенге шартларда Русиядә журналист һөнәренең бернинди перспективасы юк. Ә рәссамныкы бармы?

— Менә әле күптән түгел мәдәният министры Ирада Әюпова театр көненә багышланган чыгышында: "Татарстанда сәнгать кешеләренә барлык мөмкинлекләр тудырылган", диде. Тудырылганмы, юкмы икәнен танылган, исемнәр алган рәссамнәрдән сораштырып карагыз әле. Гади рәссамнар турында әйтеп тә тормыйм. Медиада рәссамнәр турында елына ничә мәкалә чыга икән? Телевизорда юк инде, мин ТНВны карап барам. Елына ике-өч тапкыр бер-ике минутлы сюжет булса гына. Без дә бу илнең гражданнары, әмма безнең бернинди хакыбыз да, нәрсәдер эшләргә мөмкинлегебез дә юк. 11 ел буе Чаллыда Рәссамнәр берлеген җитәкләдем, рәссам буларак зур күргәзмәләрдә катнаштым. Әгәр безнең милләт вәкиле "Голос" кебек тапшыруда чыгып җырласа, шау итәләр. Ә безнең рәссамнәр Русия күләмендәге иң зур күргәзмәләрдә, форумнарда катнаша, бәйгеләрдә урыннар ала – берсе дә белми.

2016-2017 елда Архангельскида булган "Лики России" дигән зур күргәзмәдә катнаштык. Ул бөтен Русия буенча, Камчаткадан алып, Калининградка кадәрле рәссамнәрнең эшләрен үзендә туплаган зур чара. Татарстаннан 10-12 кеше идек. Хәзер биш елга бер була торган "Большая Волга" дигән күргәзмәнең сайлап алу туры бара. Аны башта аерым шәһәрләрдә, аннан төбәкләрдә, шуннан соң Мәскәүдә сайлап алалар. Минем күп эшләрем Третьяков галлереясенең заманча залларында урнаштырылды. Ул турыда да белмиләр. Менә бүген Чаллыда Мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәләр, мине чакыручы булмады. Югыйсә, мин Чаллы гербы авторларының берсе, бу шәһәрдәге мәдәният-сәнгатькә шактый өлеш керткән кеше. Рәссамның, сынчының кадер-хөрмәте, республикадагы, илдәге перспективасы шуннан да яхшы күренә.

Хөрмәтле укучылар, ә сез бу хакта ни уйлыйсыз, "Туган тел"гә һәйкәл кую кирәкме, ул нинди булырга тиеш? Фикерегезне форумда әйтегез.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG