15 апрель көнне Татарстанның Милли китапханәсе Казанда бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә. Дәресләр интенсив форматында 3 ай дәвамында барачак.
"Ярар" дип аталган курстан соң катнашучылар татарча сөйли һәм яза алачак, дип ышандыра оештыручылар. Дәресләр атнага бер тапкыр оештырылачак, телне өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен аерым төркемнәр оешачак.
Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр бушлай үтәчәк. Азатлыкка билгеле булганча, бу курсларны оештыруга хосусый ширкәтне җәлеп итә алганнар. Финанс ярдәмне KazanExpress онлайн-кибете күрсәтәчәк.
"Ярар" дәресләрендә коммуникатив методика кулланылачак, укучылар танышу, үз-үзеңне тәкъдим итү, гаилә, хобби, кибеттә, комплиментлар кебек темаларга аралашырга өйрәнәчәк.
Казанда бушлай татар теле дәресләрен бюджет хисабына Казан университеты оештыра. Моңарчы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 2023 елда республикада, Русиядә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар теле курслары оештыру өчен ярты миллион сум бүлеп биргән иде.
Бушлай татар теле курсларын Татарстан Диния нәзарәте дә үткәрә. 2020 елда 100 мәчеттә мондый дәресләрне үткәрү өчен нәзарәт 2500 дәреслек тә бастырган.
2022 елда Казан башкарма комитеты да муниципаль һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар теле дәресләрен оештырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум