Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 30 муниципаль һәм 17 хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре татар теле курсын тәмамлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Курслар үз эченә 12 дәрес алган.

Казан мэриясе 30 муниципаль хезмәткәр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең 17 белгече өчен бушлай татар теле курслары оештырган. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. Курсны тәмамлаучыларга махсус таныклыклар тапшырылган.

Татар телен өйрәнү өчен курсларда катнашырга 100дән артык гариза килгән. Муниципаль хезмәткәрләр өчен дәресләр 20 сентябрьдән 10 ноябрьгә кадәр, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре 28 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр алып барылган. Дәресләр атнага ике тапкыр телне өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр төркемнәрендә үткәрелгән. Һәр төркемдә тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә 12 дәрес алган.

"Кунакханә, кафе-ресторан, кибет хезмәткәрләреннән тыш, быел транспорт хезмәткәрләре өчен дә дәресләр узды. Былтыр курслар турында бик күп кайтавазлар килде. Шуңа быел да аларны дәвам итәргә булдык", дип белдергән Казан башкарма хакимияте урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Мэриядә хәбәр итүләренчә, быел ноябрь аенда Казанның җәмәгать транспорты хезмәткәрләре, кондукторлар өчен бушлай татар теле курслары оештырылган. Барлык курс та Дөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә узды.

Узган ел Казан хакимияте хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен түләүсез курслар оештыра башлады. Укуны тәмамлау турында сертификатларны 20 кеше алды. Татар теле дәресләре шәһәр түрәләренә дә үткәрелде. Казан мэры Илсур Метшин татар телен инглиз телен укыткан кебек өйрәтергә чакырган иде.

Былтыр Казан федераль университетында республика министрлыклары җитәкчеләре һәм вице-премьерлар өчен махсус татар теле курслары оештырылган иде. Анда 23 түрә йөрде.

Быел Татарстан хакимияте Русиядә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар теле курслары оештыруын белдерде. Моңа республика бюджетыннан 500 мең сум бүленде. Курслар 100 кеше өчен үткәреләчәк диелде.

Шул ук вакытта Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту кыенлаша баша. Бу уку елыннан гамәлгә кергән яңа федераль стандартлар туган тел дәресләрен ике тапкырга киметүне күзаллый. Быелдан мәктәпләрдә ата-аналар гариза язып туган тел урынына дәүләт теле буларак татар телен укый ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG